Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

“Әле гөрләтеп яшәрбез!“

Шахмай авылында Сөләймановлар кебек 61 ел бергә гомер итүче башка пар юктыр да. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, Мөхәммәт Мәрдегалләм улы белән Рәшидә Әсәдулла кызы бик матур күренәләр.

33 ел инде алар уллары Гомәр гаиләсе белән бергә яшиләр, киленнәре Роза аларны кечкенә балаларны караган кебек карый. Өлкән кешеләрнең авырулары да җитәрлек, шуңа да киленнәре аларга әни дә, доктор да, шәфкать туташы да. - Ул безгә үз кызыбыз кебек, якын, гел тату яшәдек, - дип мактый аны Рәшидә әби.
Ул үзе дә 27 ел кайнанасы белән кайнатасын караган, шушы игелеге үзенә дә игелек булып кайткан. Аларга бирелгән ветераннар йорты да үзләренең туган нигезләрендә утыра, анда инде Сөләймановларның дүртенче буыны яши.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Сөләйманов сугышка 1944 елның декабрендә китә, аңарчы уртанчы абыйсы Ибраһим сугышта һәлак була, абыйсы Габдрахман да фронтта була. Олысы белән кечесенә өйләренә әйләнеп кайту насыйп була. Сугыш Рәшидә әбинең гаиләсенә дә кайгы китерә, Днепрны кичкәндә абыйсы Нәбиулланы үтерәләр.
Авылның иң өлкән кешеләре буларак, Сөләймановлар Шахмайда яшәгән халыкның һәммәсен дә беләләр. Еллар узып, туган якларын сагынып кайтучылар да беренче булып Рәшидә әби белән Мөхәммәт бабай янына сугылалар. Гомумән, Сөләймановлар кунакчыл халык. Роза Самат кызы бәйрәм саен туганнарын-кунаклар чакырып сыйлый. Күптән түгел, 12 февральдә бабайның туган көнен - 87 яшь тулуны билгеләп үткәннәр, үткән ел Рәшидә әбинең юбилее булган - 85 яшь тулган.
Рәшидә әби бик аралашучан, юмор хисле карчык, авылдагы хәбәрләр белән дә кызыксынып тора. Хәзер алар йортында әбиләр еш җыела (Роза Самат кызы мәҗлесләр үткәрә). Рәшидә әби кызлары, дус хатыннары белән телефоннан сөйләшергә дә ярата. Кызлары Ракыя, Гөлнур, Гөлфия Чистайда, Әлмәттә, Акъярда яши, олысы Суфия Шахмайда гомер итә. Габдрахман бабайның тол калган хатыны 91 яшьлек Рәхимә әби дә биредә кунакта еш була. Рәшидә әби өйдә таяк белән генә йөри, кайчагында аңа "ярдәмгә" урындык килә. -Бу минем өченче аягым", - дип шаярта ул.
-Ул безнең җырчы да әле, үзе шигырьләр яза. Хәзер инде сүрелә төште, элегрәк безнең белән аралашканда да шигырь чыгарып сөйләшә иде, - дип өсти оныгы Энҗе.
Мөхәммәт бабай аз сүзле, тыйнак кеше. 40 ел колхозда бердәнбер җиңел УАЗ-икта шофер булып эшләгән, колхоз рәисе Гайфетдин Хөснетдиновны йөрткән. Рәшидә әби аны мактап: - Ирем әйбәт кеше булып чыкты, тыңлаучан, тик бер "начар ягы" булды - өйгә кайтып кермәде - гел эштә булды, - дип сөйли. -Тәүлегенә 3-4 сәгать кенә өйдә була торган иде, - ди ул. - Колхоз рәисен Казанга өлкә комитетына, йә Чистайга киңәшмәгә алып китә иде, басудан да кайтып кермәделәр. Рәис үзенең хезмәт машинасын биреп тора иде, ә Мөхәммәт исә, авылдашлар үтенечен кире какмый, шуның белән авыраган кешеләрне яки бала табучы хатыннарны хастаханәгә илтте (ә бу бит 4 авылдан дигән сүз, һәр йортта 5-7 шәр бала), ә аннары яңа туган балаларны әниләре белән өйләренә алып кайта иде, кыскасы, аның бер генә минут та буш вакыты булмады.
Әлбәттә инде, хуҗалыктагы бөтен мәшәкатьләр (утыны да, терлеге дә, 5 бала да), авырлык хатыны җилкәсенә төшә. Әле бит эшкә дә барасы, Рәшидә әби гомере буе (12 яшьтән) колхозда сыер савучы да, хисапчы да булган, төрле эшләрне дә башкарган.
-Бераз әрли дә идем инде, тик ни эшлисең, аның эше шундый иде бит. Үсә төшкәч, балалары да булыша башлый, аларны эш сөяргә, түземле булырга, тәртипкә өйрәтеп тәрбиялиләр. Алар әти-әниләренә 11 онык, ә тегеләре үз чиратында 12 оныкчык бүләк иткән (мартта чираттагысы туачак). Пенсиягә чыккач, Мөхәммәт бабай үзенең туган Шахмаенда мәчеттә имам вазыйфасын башкарган, өч ел элек кенә авырау сәбәпле әлеге изге эшне туктаткан. Әби белән бабай көннәрен намаз укудан башлыйлар. Аларның хәзер буш вакытлары күп һәм, әлбәттә , мондый ялга алар бик лаек. Роза Самат кызы аларның кан басымын үлчи, даруын бирә, уколны ясый, ашарга әзерли, юындыра, урыннары өйнең түрендә. Әгәр инде хастаханәгә яткырырга туры килсә, Роза Самат кызы һәрчак янәшәдә. Җәен Мөхәммәт бабай белән Рәшидә әби саф һавага эскәмиягә чыгып утыралар, кышын - телевизор карыйлар, газеталар укыйлар.
-Әни хоккей карарга бик ярата, хәзер Сочидагы Олимпия ярышларын карый , - дип елмая улы Гомәр Мөхәммәт улы.
Алар үзләрен картайган көннәрендә бәхетле дип саныйлар, тик Рәшидә әби: - Яхшы яшибез, шулай булса да, тирән картлыкка җитү барыбер кирәк түгел инде, дип әйтеп куйды. Һәм картына:
-Йә нәрсә, бабай, бергә үләбезме, әллә бераз яшибезме, - дип тә шаяртты.
Җитди кыяфәт белән утырган Мөхәммәт бабай елмаеп: "Ю-ю-юк, үләргә теләмим әле мин, әле гөрләтеп яшәрбез!" - дип җавап кайтарды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев