Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

“Летай ТV» күңелләргә хуш килде

Фев­раль аен­да без Яңа Чиш­мә ра­йон электр элем­тә­се чел­тә­ре (РЭЭЧ) на­чаль­ни­гы Кад­рия На­сый­ро­ва бе­лән әң­гә­мә кор­дык, ул уз­ган ел­да оеш­ма­ның эше­нә йом­гак яса­ды. - РЭЭЧ ра­йон хал­кы­на нин­ди хез­мәт­ләр күр­сә­тә? Аның ку­ә­те нин­ди? - Без җир­ле, шә­һә­ра­ра, ха­лы­ка­ра хез­мәт­ләр һәм те­лег­раф элем­тә­се хез­мәт­лә­ре күр­сә­тә­без, або­нент­лар­ны Ин­тер­нет чел­тә­ре­нә һәм "Ле­тай ТV»...

Фев­раль аен­да без Яңа Чиш­мә ра­йон электр элем­тә­се чел­тә­ре (РЭЭЧ) на­чаль­ни­гы Кад­рия На­сый­ро­ва бе­лән әң­гә­мә кор­дык, ул уз­ган ел­да оеш­ма­ның эше­нә йом­гак яса­ды.

- РЭЭЧ ра­йон хал­кы­на нин­ди хез­мәт­ләр күр­сә­тә? Аның ку­ә­те нин­ди?

- Без җир­ле, шә­һә­ра­ра, ха­лы­ка­ра хез­мәт­ләр һәм те­лег­раф элем­тә­се хез­мәт­лә­ре күр­сә­тә­без, або­нент­лар­ны Ин­тер­нет чел­тә­ре­нә һәм "Ле­тай ТV» ин­те­рак­тив те­ле­ви­де­ни­е­се­нә то­таш­ты­ра­быз. РЭЭЧ сос­та­вын­да М-200 ти­бын­да­гы 20 элект­рон АТС һәм "К­ра­зар" ти­бын­да­гы бер стан­ция эш­ли. Ка­бель­ле ли­ни­я­ләр­нең го­му­ми озын­лы­гы - 813,4 км, шу­ның 114,4 км - җеп­сел­ле-оп­тик, 699 ки­ло­мет­ры - ба­кыр ка­бель­ле.

- Хә­зер һәр җир­дә ка­бель­ле элем­тә­не, җеп­сел­ле-оп­тик ка­бель­ләр­гә алыш­ты­рыр­га ты­ры­ша­лар. - Бу нис­бәт­тән без­дә ни­ләр эш­лән­де, шул хак­та ни ди­яр­сез?

- Җеп­сел­ле­-оп­тик ка­бель­ле те­ле­фон стан­ци­я­лә­ре 15 то­рак пункт­та (бар­лы­гы 105 км), ә 5 авыл­да: Пет­ро­па­вел Бис­тә­се, Анд­ре­ев­ка, Горш­ко­во, Чер­туш һәм Рус Ча­бак­са­ры авыл­ла­рын­да (37 км) ба­кыр ка­бель­ле элем­тә эш­ли. 2012 ел­да Әдәм­сә­гә чак­лы җеп­сел­ле-оп­тик ли­ния тө­зел­де, бу күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр­нең сый­фа­тын ях­шыр­ту һәм авыл ке­ше­лә­рен "Ле­тай ТV» ин­те­рак­тив те­ле­ви­де­ни­е­се­нә то­таш­ты­ру мөм­кин­ле­ге бир­де. Ан­нан ка­ла 0,7 км озын­лык­та шун­дый элем­тә "Ак Барс Банк" һәм "Тат­фонд­банк"­ка су­зыл­ды. Яңа ли­ни­я­ләр са­ла­быз, план бу­ен­ча са­лын­ган­на­рын ре­монт­лый­быз. Әй­тик, 2012 ел­да Рус Ча­бак­са­ры һәм Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә го­му­ми озын­лы­гы 16,6 км тәш­кил ит­кән або­нент ли­ни­я­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рел­де - җир ас­ты­на ка­бель­ләр са­лын­ды. Крас­ный Ок­тябрь, Пет­ро­па­вел Бис­тә­се, Ак­бү­ре, Яңа Чиш­мә авыл­ла­рын­да (2013 км) элем­тә ли­ни­я­лә­ре­нә агым­да­гы ре­монт эш­лә­ре үт­кә­рел­де.

- Ха­лык­ка те­ле­фон кер­тү бу­ен­ча эш­ләр ни­чег­рәк то­ра? Те­ле­фон куй­ды­ру күп­ме­гә тө­шә?

- 2013 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на мон­таж­лан­ган те­ле­фон стан­ци­я­лә­ре сы­еш­лы­гы 3664 но­мер­ны сый­ды­ра. Шу­ның 3401 эш­ли. Та­гын 263 но­мер куй­ды­рып бу­ла. Фа­тир те­ле­фон­на­ры - 2795 но­мер, оеш­ма­лар­да 568 төп те­ле­фон ур­наш­ты­рыл­ган. Юри­дик зат­лар­ның 13 те­ле­фо­ны чы­гым­нар­ны ки­ме­тү мак­са­тын­нан өзел­де, ва­фат бул­ган - 10 ке­ше­нең, кү­чеп ки­тү­че 16 ке­ше­нең, бу­рыч­лы - 4 һәм чы­гым­на­рын ки­ме­тер­гә те­ләү­че 9 ке­ше­нең те­ле­фо­ны өзел­де. Шу­ңа ка­ра­мас­тан, або­нент ба­за­сы үсә, уз­ган ел­да 60 те­ле­фон тәш­кил ит­те.

- Фи­зик шә­хес­ләр те­ле­фон куй­дыр­ган өчен 3600 сум тү­ли­ләр, авыл­лар­да тех­ник мөм­кин­лек бул­са, без аны 2916 сум­га ку­я­быз. Юри­дик зат­лар­га бу хез­мәт - 5832 сум­га, ра­йон авыл­ла­рын­да 5103 сум­га тө­шә.

- Ин­тер­нет­ка то­таш­ты­ру­га га­ри­за­лар күп бул­ды­мы? "Ле­тай ТV» хез­мә­те ту­рын­да тәф­сил­ләб­рәк сөй­лә­гез әле.

- Ин­тер­нет ра­йон хал­кы­ның өй­лә­ре­нә күб­рәк үтеп ке­рә, 2012 ел­да 465 кли­ент ин­тер­нет­ка то­таш­ты­рыл­ды, бу 2011 ел­да­гы­дан 100гә күб­рәк. 33 кли­ент Ин­тер­нет чел­тә­рен­нән өзел­де (фи­зик шә­хес­ләр - 24, юри­дик - 9). Бу чы­гым­нар­ны ки­ме­тү ни­я­тен­нән эш­лән­де.

"Ле­тай ТV» ин­те­рак­тив те­ле­ви­де­ние хез­мә­те әле яңа. Бү­ген­ге­се көн­дә бу хез­мәт­кә 710 кли­ент то­таш­ты­рыл­ган. 2012 ел дә­ва­мын­да 369 або­нент "Ле­тай ТV»­га то­таш­ты­рыл­ды. Бер ге­нә ки­ле­шү дә өзел­мә­ве, бер або­нент, (үзе баш­ка җир­гә кү­че­нү сә­бәп­ле), яңа­дан ур­наш­ты­ру­ны рәс­ми­ләш­те­рүе "Ле­тай ТV» хез­мә­те­нең ра­йон хал­кы кү­ңе­ле­нә хуш ки­лүе ха­кын­да сөй­ли. Хез­мәт күр­сә­тү бә­я­се фи­зик зат­лар өчен - 5200 сум, ки­чек­те­реп тү­лә­гән­дә - 5666 сум­га тө­шә.

"Ле­тай ТV» 2 та­риф­лы план бе­лән тәкъ­дим ител­гән. Бе­рен­че­се - 85 ка­нал­лы ба­за пла­ны һәм ай са­ен тү­ләү бә­я­се - 485 сум. Икен­че­се - "Оп­ти­ма плюс", ка­нал­ла­ры са­ны - 35, ае­на ни­ба­ры 50 сум гы­на тү­ли­се. Юри­дик зат­лар өчен то­таш­ты­ру 6000 сум­га тө­шә­чәк. Алар өчен ка­нал­лар­ның 2 тө­ре бар: "Ин­те­рак­тив-1" (35 ка­нал, ай са­ен тү­ләү - 70 сум), "Ин­те­рак­тив-2" (86 ка­нал, ай са­ен тү­ләү бә­я­се 350 сум).

- РЭЭЧ та­гын нин­ди өс­тә­мә хез­мәт­ләр күр­сә­тә?

- РЭЭЧ би­на­сын­да сә­гать 8дән 18.00гә чак­лы са­ту офи­сы эш­ли, шим­бә һәм як­шәм­бе көн­не - 9.00дан 15.00гә чак­лы. Мон­да або­нент­лар бе­лән ки­ле­шү­ләр тө­зе­лә, те­ле­фон ап­па­рат­ла­ры, мо­дем­нар һәм алар­га ак­сес­сур­лар, так­со­фон­нар һәм ПДК өчен уни­вер­саль тү­ләү кар­та­ла­ры са­ты­ла. Бо­лар­дан тыш, ксе­ро­ко­пия, факс җи­бә­рү хез­мәт­лә­ре тәкъ­дим ите­лә.

- Бы­ел нин­ди план­нар бе­лән яши­сез?

- Бе­рен­че­дән, Пет­ро­па­вел Бис­тә­се­нә һәм Чер­туш­та чак­лы җеп­сел­ле-оп­тик ка­бель (19 км) су­за­чак­быз. Шу­лай ук Яңа Чиш­мә­дә Шмидт, По­пов, Бо­лын урам­на­рын­да ка­бель ас­ты­на са­лып (11 км), элем­тә ли­ни­я­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рә­чәк­без, Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә һәм Ак­бү­ре­дә элем­тә ли­ни­я­лә­ре­нә агым­да­гы ре­монт яса­ла­чак. Ки­лә­чәк­тә дә кли­ент­лар­га те­ле­фон кер­тү, Ин­тер­нет­ка һәм IР-ТV-­га то­таш­ты­ру хез­мәт­лә­ре күр­сә­тә­чәк­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X