Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Лиза түти тормышыннан зарланмый

Кичә Яңа Чишмәдә яшәүче, тыл хезмәтчәне Елизавета Михайловна Стариковага 90 яшь тулды.

Лиза түти һәрчак хәрәкәтчән һәм аралашучан кеше булган, ул беркайчан кешесез тормаган.
- Сөйләшергә, сораштырырга бик тә яратам шул, мине бар нәрсә дә кызыксындыра, - диде ул.
Зур гаиләдә үскән, исәп буенча икенчесе, барлыгы 8 бала булган. Олы абыйсы Григорий үзе теләп сугышка киткән, Чехословакиядә һәлак булган. Лиза түти искә төшереп сөйләве буенча, әтисе партия кушуы буенча район авылларында колхозлар оештыру белән шөгыльләнгән, кайчакларда Лизаны да үзе белән алган. - Ул вакытларда халык надан була, "колхозчылардан" курыкканнар, хәтта сүз дә әйтмәгәннәр, күренмәскә тырышып йөргәннәр, - дип искә ала ул. Әниләре колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә Лиза, иң олы кыз буларак, энеләрен һәм сеңелләрен караган. Сугыш вакытында Лиза "фронт өчен, Җиңү өчен" агач хәзерләүдә эшләгән.
- Атналар буе урманда яшәдек, утын, кабык әзерләдек. Лесничийда кундык, - дип сөйли ул. - Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр генә эшләдек. Сугыш вакытында ничек итеп яшәүне әйтеп торасы да юк, безне ачлыктан сыер һәм терлекләр коткарды.
Мәктәптән соң Алабугага ветеринарга укырга киткән, аны тәмамлагач, авылга әйләнеп кайткан, тик белгечлеге буенча озак эшләмәгән. Кияүгә чыккан, бер-бер артлы балалар туган. Аннан соң май заводында эшләгән, спецкомендатурада техничка булган. 7 бала анасы буларак, 50 яшьтән пенсиягә чыккан. - Һәрчак зур хуҗалык тоттык, ярлы яшәмәдек, барысын да тәрбияләп үстердек, - ди ул.
Ире Николай Михайлович хәрби комиссариатта, халык судында секретарь булып эшләгән. Алар бергә 53 ел гомер иткән, тормыш иптәше 16 ел элек вафат булган.
Лиза түти инде өч улын җирләгән. - Балаларыңны җирләүдән дә авыр нәрсә юк икән, Ходай үзе сакласын, - ди ул, авыр сулап.
Хәзер ул үз өендә улы Михаил белән яши, Яңа Чишмәдә яшәүче улы Вячеслав хатыны Мира белән көн саен әниләре янына килеп, хәлләрен беләләр. Ул бик мөстәкыйль булса да, кибеткә йөрми, ашарга да үзе әзерләми, бу эшләр белән балалары шөгыльләнә, күбрәк өйдәге эшләрне Мира башкара: керен юа, җыештыра.Киленнәре Мира, Люба турында Лиза түти яхшы сүзләр генә әйтә (улы Евгений хатыны Люба белән Мәскәүдә яши). - "Бар эшне дә беләләр, тәмле итеп пешерәләр дә", - ди, аларны мактап. Кызы Нина да Мәскәүдә яши. Мәскәүлеләр ерак дип тормыйлар, еш кайталар, быел да инде әниләре янында ике тапкыр булганнар. Лиза түтинең 10 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Елизавета Михайловна дөньядагы хәлләр белән дә нык кызыксына, телевизор карарга да бик ярата, тик колагы гына бераз сыната - начар ишетә. Элегрәк бакчада бар эшне үзе башкарган, ә хәзер балалар эшли, әби исә эскәмиягә чыгып утырып, күршеләре белән аралаша. Лиза түтинең үзе белән бер яшьлек "дус кызлары" байтак булган, тик алар хәзер юк инде...
- Тормышым яхшы, пенсиям дә җитә, өйгә китереп бирәләр, сәламәтлегемә зарланмыйм. Башкалар да минем кебек яшәсәләр иде дип телим. Кибетләрдә бөтен нәрсә бар хәзер, бакчада ни генә үсми, Аллага шөкер! Тагын ни кирәк?!
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев