Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Өлкәннәргә игътибар кирәк

28 гыйнварда Черемухово Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карточкин Семен Васильевич үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенгесе көндә ветеран ничек яши, язмабыз әнә шул хакта.

2006 елдан бирле ул кызы Елизавета Семеновна өендә яши. Ә аның үзенең туган авылы - Волчья Бистәсе, монда ул, тол калганчыга кадәр, үзенең икенче хатыны белән яшәгән. Ул ике тапкыр тол калган. Үләр алдыннан паралич суккан беренче хатынын 8 ел караган ул. Аның белән бергә 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ялгызы калгач та әле җитез ветеран тагын биш ел буе зур бакчасында яшелчәләр, чебешләр алып үстергән, 70 шәр чиләк бәрәңге казып алган. Әмма 2006 елда бәла килеп чыга.
-Өйгә хулиганнар - авылда яшәүче исерекләр килеп керә һәм әтине бик каты кыйныйлар, бөтен нәрсәне ватып, җимереп бетерәләр, акчасын тиененә кадәр талап чыгалар,- дип сөйли Елизавета Семеновна. Хастаханәдә, әгәр яхшы тәрбия булса - яшәр, диләр. Шуннан бирле аның сәламәтлеге бик үк шәптән түгел, көч-хәл белән, таякка таянып кына хәрәкәтләнә. Кызының кайгыртучанлыгы аркасында гына ул әле һаман исән.
-Баш белән җәфалана, бигрәк тә кан басымы белән. ФАП-та эшләүче Таня Зубатова, Наташа Белоглазовалар килеп барлык уколларны да ясыйлар. Авыр чакларда алар ярдәме белән генә хәл ала. Хәзер тыны кысыла, ике атна инде менә төнлә дә йокламый, - дип сүзен дәвам итте ул.
Ветеранның калган балалары Украинада яшиләр, кайткалап, хәлен белеп торалар. Бер атна элек үзенең улы белән кызы Екатерина кайткан булган. Семен Васильевичның барлыгы 15 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Яңа Чишмәдә яшәүче, инде олы яшьтәге оныкчыклары Миша һәм ире белән Наташа, Елизавета Семеновнаның ике кызы һәм кияве ветеран янында ешрак булалар, әлбәттә.
-Оныгым Миша киявем белән атна саен мунчада юындыралар, кырындыралар. Алар белән аралашырга бик ярата ул, - ди Елизавета Семеновна.
Кайчакта ветеран элеккеге тормышын, фронттагы иптәшләрен, окопларда бергәләшеп туңган-өшегән чакларын, минометчылар, аннары саперлар, укчылар бүлеге белән җитәкчелек иткән вакытларны искә ала. Сугышны кече сержант Карточкин элемтәчеләр бүлеге командиры буларак тәмамлый. Кулы яралана, битләрендә хәзер дә тирән ярчык ярасы эзе бар. Кырда 30 ел комбайнда иген урып-җыйган чакларын, сыйфатлы эшләгәне өчен Ленин ордены алуын искә ала. Хәтта мәктәптә өйрәнгән шигырьләрне дә хәтерли, аларны тотлыкмыйча сөйли. Күптән булган хәлләрне яхшы хәтерли, тик менә хәзергеләрендә генә бераз ялгыша.
Аппетитына зарланмый, нәрсә теләсә дә, кызы әзерли, пешерә яки сатып ала, 95 яшьтә булуына да карамастан, тешләре исән. Кызы тәрбиясендә ул җылы, чиста, уңайлы зур йортта яши. Әгәр дә Елизавета Семеновна инде мәрхүм булган ире белән шушы йортны төземәгән булсалар, ветеран мондый уңай шартларны күрер иде микән?
Ветераннар барысын да хәтерли, аларның батырлыкларын да онытмасыннар иде. Чөнки аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Менә безнең героебыз да, ачыкланганча, үзенең юбилеен хастаханә палатасында каршылаган (безнең белән булган әңгәмәдән соң кызына аны хастаханәгә салырга туры килгән), шунда аны район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге һәм , Черемухово авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре юбилее белән котлаганнар, бүләкләр дә тапшырганнар.
Ветеран турындагы язмабыз сездә нинди уй-фикерләр тудырды, бу хакта газетабызның novoshishminsk.ru сайтында урнаштыра аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X