Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Өлкәннәргә игътибар – җәмгыятьнең бурычы

Ел са­ен ма­тур көз кө­нен­дә без яшь бу­ын­га үзе­нең кө­чен һәм бе­ле­мен кыз­ган­ма­ган өл­кән бу­ын­ны хөр­мәт­ли­без. Ча­ра­лар пла­ны ни­ге­зен­дә бар­лык то­рак пункт­лар­да өл­кән ке­ше­ләр­не хөр­мәт­лә­де­ләр. Акъ­яр, Ар­хан­гел, Пет­ро­па­вел, Әдәм­сә, Чу­аш Ча­бак­са­ры, Шах­май авыл җир­лек­лә­рен­дә алар хөр­мә­те­нә чәй мәҗ­лес­лә­ре уз­ды, сый-нигъ­мәт­кә 73223 сум ак­ча то­тыл­ды, шу­ның 31323 су­мын җир­ле бюд­жет кап­ла­са,...

Ел са­ен ма­тур көз кө­нен­дә без яшь бу­ын­га үзе­нең кө­чен һәм бе­ле­мен кыз­ган­ма­ган өл­кән бу­ын­ны хөр­мәт­ли­без.

Ча­ра­лар пла­ны ни­ге­зен­дә бар­лык то­рак пункт­лар­да өл­кән ке­ше­ләр­не хөр­мәт­лә­де­ләр. Акъ­яр, Ар­хан­гел, Пет­ро­па­вел, Әдәм­сә, Чу­аш Ча­бак­са­ры, Шах­май авыл җир­лек­лә­рен­дә алар хөр­мә­те­нә чәй мәҗ­лес­лә­ре уз­ды, сый-нигъ­мәт­кә 73223 сум ак­ча то­тыл­ды, шу­ның 31323 су­мын җир­ле бюд­жет кап­ла­са, 14400 су­мын - шәх­си эш­мә­кәр­ләр, 27500 су­мын авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры һәм предп­ри­я­ти­е­ләр бир­де.

Кал­ган авыл җир­лек­лә­рен­дә дә өл­кән­нәр игъ­ти­бар­сыз кал­ма­ды, алар­ны да бик ма­тур, җы­лы кот­ла­ды­лар, җәм­гы­се 450 мең 426 сум­лык азык-тө­лек па­кет­ла­ры та­ра­тыл­ды, шу­ның 254295 су­мын җир­ле бюд­жет, 4200 су­мын шәх­си эш­мә­кәрләр, 183250 су­мын авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры һәм предп­ри­я­ти­е­ләр бир­де. РҮХ, РЭЭЧ, РМБ, электр чел­тә­ре, 118 нче ҺУ, ХСХ­КҮ, КМС за­во­ды, рай­газ, мә­дә­ни­ят бү­ле­ге, поч­та бү­лек­лә­ре­нең проф­со­юз ко­ми­тет­ла­ры та­ра­фын­нан, тра­ди­ци­я­гә туг­ры ка­лып, ве­те­ран­нар­га чәй та­бын­на­ры хә­зер­лән­де. Бу оч­ра­шу­лар да бик җы­лы үт­те.

Өл­кән­нәр ун­көн­ле­ге­нә старт Карт­лар йор­тын­да би­рел­де. Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге әзер­лә­гән кон­церт­тан, баш­лан­гыч мәк­тәп­тә уку­чы ба­ла­лар, үзәк ки­тап­ха­нә сис­те­ма­сы чы­гы­шын­нан ка­ла, Зи­рек­ле ха­тын-кыз­лар со­ве­ты­ның күч­мә кот­ла­вы оеш­ты­рыл­ды.

Ки­но чел­тә­ре өл­кән­нәр ун­көн­ле­ген­дә алар­ның яшь чак­та­гы фильм­на­рын күр­сә­теп, өл­кән­нәр өчен бәй­рәм оеш­тыр­ды.

Бы­ел­гы ун­көн­лек­тә "И­ге­лек те­ле­фо­ны" ак­ци­я­се яңа­лык бул­ды, ул рес­пуб­ли­ка­да да, ра­йон­да да бер ва­кыт­та старт ал­ды. Ра­йон­да өй­лә­ре­нә ба­рып хез­мәт күр­сә­те­лә тор­ган 19 ял­гыз граж­дан­га ра­йон оеш­ма­ла­ры һәм предп­ри­я­ти­е­лә­ре бер­ке­тел­гән иде, алар­ның һәр­бер­се­нә тан­та­на­лы шарт­лар­да кә­рәз­ле те­ле­фон­нар тап­шы­рыл­ды, те­ле­фон­нар­га исә ашы­гыч яр­дәм хез­мәт­лә­ре кноп­ка­ла­ры көй­лән­гән. Өл­кән­нәр күр­сә­тел­гән игъ­ти­бар­га бик ку­ан­ды­лар.

1 ок­тябрь­дән 10-ына чак­лы ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге та­ра­фын­нан "Без си­нең өең­дә җы­лы сак­лый­быз", "Ту­ган кө­нең­не бер­гә­ләп бәй­рәм итә­без" ак­ци­я­лә­ре үт­кә­рел­де. "Шәф­кать­ле­лек эки­па­жы" мо­биль бри­га­да­сы Но­во­по­се­лен­ная Ле­бед­ка, Сөл­чә­баш авыл­ла­ры­на бар­ды.

4 ок­тябрь­дә мә­дә­ни­ят бү­ле­ге өл­кән­нәр өчен «Исән-имин яшә!» дип атал­ган бәй­рәм кон­цер­ты оеш­тыр­ды.

5 ок­тябрь­дә "О­лимп" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лек­сын­да пен­си­о­нер­лар ара­сын­да Яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек та­ра­фын­нан оеш­ты­рыл­ган шаш­ка һәм шах­мат ярыш­ла­ры үт­те.

Пет­ро­па­вел, Че­ре­му­хо­во, Яңа Чиш­мә авыл җир­лек­лә­рен­дә "Се­ля­ноч­ка" ан­самб­ле кон­церт­ла­ры бу­лып үт­те. Алар­ның чы­гыш­ла­ры әби-ба­бай­лар кү­ңе­ле­нә хуш кил­де.

Мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә ве­те­ран-пе­да­гог­лар бе­лән "Кө­меш шат­лык" дип атал­ган оч­ра­шу­лар оеш­ты­рыл­ды. "Ми­нем ярат­кан әби­ем һәм ба­бам" те­ма­сы­на рә­сем­нәр күр­гәз­мә­се үт­кә­рел­де. "Хез­мәт де­сан­ты" ак­ци­я­се оеш­кан төс­тә үт­те, өл­кән ке­ше­ләр­гә яшел­чә­ләр­не җы­ю­да, бак­ча ка­зу­да, ише­гал­ла­ры җы­еш­ты­ру­да яр­дәм күр­сә­тел­де.

Бар­лык ин­фор­ма­ци­я­ләр опе­ра­тив төс­тә "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" га­зе­та­сы­на һәм ра­йон сай­тын­а ур­наш­ты­рыл­ды.

Ра­йон Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты өл­кән­нәр ун­көн­ле­ген­дә ак­тив кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да һәм өл­кән бу­ын­га да­и­ми төс­тә игъ­ти­бар итү­че һәр ке­ше­гә рәх­мәт бел­де­рә.

Ва­лен­ти­на СЕ­МЕ­НЯК,

ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев