Мария Николаева: «Бездән, ветераннардан зур рәхмәт»
Февраль башында Ленино авылында яшәүче Николаева Мария Александровнага 90 яшь тулды.
Мария Александровнаның әтисе сугыш башлангач та бер айдан соң хәбәрсез югалган. Аның беренче һәм соңгы хатын ул яттан хәтерли: "Поездда барабыз, кая барасыбызны белмибез. Смоленскидан 100 км ераклыкта тукталдык. Иртәгә сугышка керәбез". – Бетте, шул вакыттан бирле берни дә юк! Киткәч, бер ай да үтмәде - әти югалды, - ди, әби кулларын җәеп. Хатыны һәм биш бала кала, соңгысына бер яшь була, әтиебез Александр Арбузов турында башка берни дә белмәдек. Аның истәлеге булып әти кулы белән төзелгән, кече улы яши торган ныклы ата-ана йорты тора.
Сугыш вакытында гаилә бик авыр яши: кияргә кием, ашарга ризык булмый, колхозда эш авыр. Дөрес, аларны сыер коткарган. Балалар әниләре белән басуга, фермага эшкә йөргән. Мария 4 сыйныфны тәмамлый һәм 1949 елга кадәр колхозда эшли. Шәһәрдә бик укыйсы, белгечлек аласы килә аның. Тик колхозчыларга паспорт бирмиләр, ә аннан башка укуга алмыйлар. Шунда вербовщик Кемерово өлкәсенә эшкә чакырырга килгән. – Кием-салым, ризык кирәк. Һәм мин шунда паспорт алырга бардым. Биш ел эшлә, аннан паспорт алырсың, диделәр, - дип искә ала ул. Алты ел төзелештә ярдәмче эшче булып эшләгән, ә кышын анда минус 30-35. Бик аз түләгәннәр, башына кирпеч тә төшкән. Ике ай хастаханәдә яткан. Бернинди больничный да бирмәгәннәр, ә инвалидлык турында әйтеп тә торасы юк. Аның башы шул вакыттан бирле гел авырта икән. Паспорт белән ул ирекле кеше буларак кайта. Яңа Чишмәдә КМС заводында, аннары Зәйдә ГЭСта арматурчы булып эшли. Яр Чаллыга китәргә җыена, әмма Ленинога әнисе янына килеп, язмышына язылган егеткә - Константинга кияүгә чыга һәм иренең туган ягына - Аксубай районына китәләр. Шунда фермада эшли. Берничә елдан соң Ленинога кайтырга карар кылалар, йорт салалар, колхозда эшлиләр, ике кыз үстерәләр. Әмма Мария Александровнага тормыш бик күп сынаулар әзерли. Иренә ике тапкыр инсульт булган, аны паралич суккан. Кызы Татьяна 6 яшендә инвалид була: авылда балалар белән уйнаганда аягын сындыра. Аның белән әнисе хастаханәләрдә йөри, кыз укый алмый, мәшәкатьләр күп була. Кызы Ольга медикка укый, эшли, кияүгә чыга, ике бала таба, тик 32 яшендә каты авырудан үлә. “Кешеләрне дәвалады, ә менә үзен саклый алмады", - ди авыр сулап Мария Александровна.
Ире вафатыннан соң алар Татьяна белән икәү кала. Тормыш дәвам итә, икесенә дә өйдә эш җитәрлек була: Татьяна керләр юа, җыештыра, ашарга әзерли, әнисе дә пешерергә бик ярата: көн саен төрле пироглар, камыр ризыклары әзерли. Элек ике рус мичендә пешергән, алар һаман да төзек, хәзер исә - газ духовкасында. Үзләре өчен дә, киленнәре Галина Шишкина, күршесе Татьяна өчен дә пешерәләр. Алар әби белән кызның хәлен белеп ярдәм итеп торалар. Кызы белән Мария Александровна да әкренләп бакчада бераз гына булса да барысын да утырта, су сибәләр, утыйлар. Мунчалары да яхшы, икәүләп ягалар. Өйдә чисталык һәм тәртип. Элек Мария Александровнаны чиркәүдә, Питрау бәйрәмендә очратырга була иде, әмма бер ел тирәсе инде ул өйдә генә. Олыгайдым инде, ди, кан басымыннан да зарлана, күзләре дә начарланган. Әмма әбинең хәтере бик шәп. «Аз булса да, икебез дә аякта, йөрибез әле», - ди ул.
Мария Александровна Россия Президенты Владимир Путинның Җиңүнең 75 еллыгына тыл хезмәтчәннәренә 50 шәр мең сум акча бүлеп бирү хәбәренә аеруча шат. Ул моны телевизордан ишетә һәм башта ышанмаган да. Барысы да бездән: "Дөресме, әллә юкмы? Чыннан да бирәләрме?” - дип сорыйлар. Моннан тыш, без аны Татарстан Президентыннан ТАССРның 100 еллыгына 5 әр мең сум акча да бирәчәкләр дип тынычландырдык. Чөнки Мария Александровна сугышта хезмәт куйган, тыл хезмәтчәне буларак, барлык медальләргә дә ия. Сугыштан соң бик тырышып эшли, 1980 елда «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнә.
Җиңү юбилеена бу түләүләрнең дөрес булуын белгәч: «Без, ветераннардан аларга зур рәхмәт», - диде.
Ольга ИВАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев