9 декабрьдә Акъяр авылыннан Фидаил белән Зөлфия Фәрхаевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр - бергә гомер итүләренә 55 ел тулган.
Сабыр холыклы, төпле, акыллы ир белән, аралашырга яраткан, җитез хатын бик матур тормыш корган. Хәзер берсенә - 78, икенчесенә 77 яшь, алар арасындагы җылы мөнәсәбәт чит кешегә дә сизелеп тора. Алар ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, укытканнар. 25 ел әти-әниләре белән бер түбә астында яшәгәннәр, хәзер дә шул ук йортта, инде уллары Фатыйх һәм киленнәре Әнисә белән бергә яшиләр, тик хәзер өйләре тагы да иркенәйгән, уңай, матур бүлмәләр саны да арткан. Кайчандыр үзләре гаилә тормышында гармониялелеккә, татулыкка әти-әниләреннән үрнәк алган булсалар, хәзер үзләре Фатыйх белән Әнисәгә үрнәк, аларның да өч кызлары үсеп буй җиткән. Алардан кала, әби белән бабайның алты оныклары, ике оныкның да 4 баласы бар. Бер кызлары - Фәридә Яңа Чишмәдә, Зөлфирә -Шахмайда, Илдар Яр Чаллыда яши. Фидаил ага да, Зөлфия әби дә Акьярда туып үскән, яшьлектә танышып, тормыш корып җибәргәннәр һәм бөтен барлыкларын биреп туган авылларында хезмәт куйганнар.
-Гаиләдә мәхәббәтне саклап калырга сезгә нәрсә ярдәм итте?
-Ирем бик әйбәт кеше. Беркайчан миңа каршы - килмәде, бик тыныч, җайлы булды. Ни генә тәкъдим итсәм дә, гел минем белән килеште. Эшчән, эчмәде, тартмады. Ныклы терәгем булды. Балаларыбызны да хезмәт белән тәрбияләдек. Алар кечкенәдән мал-туар караштылар, фермага минем янга булышырга килергә дә вакыт таптылар. Үзем гомер буена сыерлар саудым, 55 яшемдә пенсиягә чыктым, - дип башлады үзенең сүзен Зөлфия әби. Фидаил Фәтхетдин улы исә тракторда эшләгән, аннан балта эшенә күчкән. Кырык елга якын балта, пычкы, фуганка тотып, бригадалары белән йортлар, фермалар төзегән, ремонтлаган - чын оста булып җитешкән. Әлбәттә, эш шартлары авыр булган, урманда, мастерскойда аркаңны да турайтмыйча агач белән эш итү үзенекен иткән - ул һөнәри авыру алган. 1988 елда аңа астма диагнозы куеп, инвалидлык биргәннәр.
Озак кына больницада ятып, шифаханәләргә йөреп авыруы белән көрәшкән. Туганнарының булышуы да ярдәм иткән. Өянәге кузгалганда, без аның яныннан бер адымга да китмәдек, - дип сөйли хатыны. -Балалар инде ул чакта үсеп беткән иделәр.
Үзенең авыру булуына карамастан, ул яраткан эшен ташламаган. Җиңел кәсеп эзләмәгән. Инвалидлыкка чыкса да, пенсиягә чаклы эшләгән. 1996 нчы елдан бирле ул лаеклы ялда, элеккеге кәсебен ташлап бетерми, вак-төяк көрәк-сәнәкләрне төзәтеп, саплап тора. Хәзер үзен әйбәтрәк хис итә, кирәкле даруларны эчеп тора. Күтәренке кәеф саклауга һәм үз-үзләрен әйбәт хис итүгә догалар да ярдәм итә: Зөлфия әби намазларын өйдә укыса, Фидаил абый мәчеткә йөри.
-Бу җан өчен генә түгел, тән өчен дә сихәтле. Җәяү йөрү үзе исәнлеккә файда, -ди Әнисә.
Зөлфия әби бик җитез, хәрәкәтчән кеше, ул кул кушырып утырырга яратмый. Гел кул эше тоткан, элегрәк чиккән дә, хәзер исә бәйләү эшләре белән мәшгуль.
-Безгә әни иртәләрен тәмле боткалар пешерә, мин җитешә алмаганда, төшке аш та хәзерли, бөтен гаиләбезгә җитәрлек оекбашлар да бәйли, -ди киленнәре Әнисә. -Без хәзер ярдәмчеләр генә инде: мин -кухняда, ирем - йортта, -дип шаярта Зөлфия әби.
Уллары электрчы, киленнәре китапханәче булып эшли, йорт тутырып мал-туар (ике сыер, тана, үгезләр, сарыклар) асрыйлар. Кызлары шәһәрдән атна саен кайтып, өй җыештыралар, бу әниләренә зур ярдәм булса, өйрәнгәннәре киләчәктә үзләре өчен дә кирәк.
-Өегез тыштан да, эчтән дә бик матур. Аны ничек яратуыгыз күренеп тора, -дибез без.
-Тырышабыз инде. Татар азрак акчасы булса, йорт-җирен бөтенәйтүгә тота бит. Быел түшәмнәрне яңарттык, яңа гараж салдык, машина алдык. 27 ел элек өйләнешкән чактагы кебек, без төзибез, үзгәртәбез. Хезмәт хакына шәхси хуҗалыктан алган табыш та кушыла, -дип сөйли Әнисә. Тик Фәрхаевлар йорты төзеклеге белән генә түгел, ә гаиләдәге җылылык, бер-берсен ярату, өлкәннәрне ихтирам итү хисләре, бер-берсен кайгыртып яшәү белән дә матур. Бу йортта башка хисләргә, авыру-сырхауга урын юк, дип ышанып әйтергә мөмкин.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев