Менә шундый хәлләр
Узган атна ахырында Архангел авыл Мәдәният йортында предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм гражданнар оборонасы өчен җаваплы кешеләр катнашында киңәшмә булып үтте. 2012 елда гражданнар оборонасы буенча эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы, район гражданнар оборонасы җитәкчесе Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Гражданнарны яклау...
Узган атна ахырында Архангел авыл Мәдәният йортында предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм гражданнар оборонасы өчен җаваплы кешеләр катнашында киңәшмә булып үтте. 2012 елда гражданнар оборонасы буенча эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы, район гражданнар оборонасы җитәкчесе Вячеслав Козлов чыгыш ясады.
Гражданнарны яклау өлкәсендә район халкын хәзерләү планына таянып "эшчәнлек итүнең иминлек нигезләре" курсы буенча учреждение җитәкчеләре һәм белгечләре (162) өйрәнүләр (уку) узган. Урындагы шәхесләрне укыту быел да дәвам итәчәк. Өйрәнүләр узучыларның барысы да "куелган таләпләргә чикле күләмдә туры киләләр" дип билгеләнгән, ә авария -коткару оешмалары куелган таләпләргә туры киләләр. Мондый нәтиҗәләрне 2012 елда КМС заводында, 118 нче ҺУ, ТКХ КПП, Яңа Чишмә гимназиясендә һ.б. коткару оешмаларының хәзерлеген тикшерү максатларында үткәрелгән чаралардан чыгып та әйтергә мөмкин.
Район мәктәпләрендә һәм 118 нче ҺУ-да 17 ТИН укытучысы бар, югары сыйныфларда укучы 224 укучы җәлеп ителгән иде, кирәкле дәреслекләр бар. ТИН курсы буенча оборона - массакүләм эшләр айлыгы кысаларында олимпиадалар, ярышлар үткәрелә.
2012 елда 16 тактик-махсус өйрәнүләр һәм 1 меңнән артык кеше җәлеп ителгән объект тренировкалары (47), шулай ук 200 укучы белән тренировкалар үткәрелгән.
Шул ук вакытта оешмаларда һәм учреждениеләрдә өйрәнү-матди база гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен матди-техник чаралар белән әлегә начар җиһазландырылган. ТКХ КПП системасында ГО буенча җиһазландырылган укыту сыйныфлары юк, районда шәһәрчекнең укыту элементлары юк, моңа акча кирәк.
Агымдагы елда ГО буенча эш планнарын яңартырга, ГО буенча җитәкчелек итүче составны хәзерләү һәм өйрәтүне дәвам итәргә, норматив-хокукый документларны тәртипкә китерергә һәм матди-техник базаны ныгытырга кирәк.
Гомумән, район ГОның җитәкче һәм командирлар составы халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча бурычларны хәл итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев