Өмет, ышаныч һәм мәхәббәт белән
Хатын-кыз өчен мәхәббәтнең күбе яисә азы юк: ул йә була, йә юк. Ул һәркемгә дә бирелми, аңа лаек була белергә кирәк. Язмабыз героинясы моның шулай икәнлеген үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Ирина Арсеньева тулы гаиләдә туа: аның әтисе дә, әнисе дә була. Ә аннары кыз әнисеннән башка, аның киңәшләрен ишетмичә, ана...
Хатын-кыз өчен мәхәббәтнең күбе яисә азы юк: ул йә була, йә юк. Ул һәркемгә дә бирелми, аңа лаек була белергә кирәк. Язмабыз героинясы моның шулай икәнлеген үз тәҗрибәсеннән чыгып белә.
Ирина Арсеньева тулы гаиләдә туа: аның әтисе дә, әнисе дә була. Ә аннары кыз әнисеннән башка, аның киңәшләрен ишетмичә, ана назын, яратуын тоймыйча үсеп буйга җитә, тормышка чыга. Иринаны әтисе тәрбияләп үстергән, яхшы кеше булса да, бик кырыс булып тоелган аңа әтисе. Бәлки, ул андый да булмагандыр, әмма барып чыкмаган шәхси тормышы аның кәефенә, алай гына да түгел, характерына йогынты ясамый калмагандыр. Әни кеше сирәк кенә булса да кызының тормышында күренгәләп киткәндә, Ирина аның аз гына булса да яратуына өметләнеп яшәгән, тик соңыннан әнисе бөтенләй юкка чыккан. Ул чакларда алар Әлмәттә яшәгәннәр һәм әтисе, кызын үзе белән алып, туганнары янына Иваново өлкәсенә киткән. Үсә төшкәч, Ирина иң якын һәм иң кадерле кеше - әтисе булуын яхшы аңлый, әтисе дә кызын үзенчә ярата. Кырыс шартларда тәрбияләнсә дә, Ирина хатын-кызларга хас йомшаклыгын югалтмый, бик яшьли бар эшкә дә өйрәнә. 19 яшендә Ирина тагын бер кешене ярата башлый, әлегәчә аның фамилиясен - Арсеньева - йөртә. Алар бик тату яшиләр, бабаларына өч онык бүләк итәләр. Ирина үзенең бөтен мәхәббәтен әтисенә, иренә, балаларына бирә.
Петропавел Бистәсенә - әнисенең туган ягына - Арсеньевлар гаиләсе Иринаның әтисе вафат булгач кайта. Монда алар кечкенә генә бер йортка урнашалар. Бухгалтер белеменә ия булган Ирина кибеттә-сатучы, ире колхоз гаражында слесарь булып эшли башлыйлар. Яңа яшәү урынында аның иренә нидер була: ул нык үзгәрә, хатыны белән ялгызы гына калганда еш кына мәхәббәт турында түгел, ә үлем турында сөйләнә башлый. Тиздән ул фаҗигале төстә вафат була. Ирина балалары: Юлия, Илья һәм Николай белән торып кала. Авыл җирендә ир-ат ярдәменнән башка тормыш итүләре бик җиңел түгел. Иринаның бәхетенә ятим калган гаиләгә терәк булырдай кеше табыла. Сергей белән Ирина өйләнешеп, балаларны бергәләп тәрбиялиләр, эшлиләр. Арсеньевлар - Ушаковлар гаиләсендә Иринаның өч баласы гаиләнең тагы да ишәюенә киртә була алмый. Хәзер олыларының үз гаиләләре бар, Юляның инде үзенең дүрт баласы. Кечкенәләрдән Ольга - Чистай медицина училищесында, Сергей - сигезенче сыйныфта укый, спортны ярата, Саша сәламәтлеге аркасында Түбән Камада - коррекция мәктәбендә, Маша - икенче сыйныфта укыйлар, укуы бик әйбәт, аңа да физкультура ошый, дүрт яшьлек Никитка балалар бакчасына йөри, тик ул ял көнен әнисе белән бергә алырга ярата икән.
Хәзер алар Петропавел Бистәсендә төзекләндерелгән зур йортта яшиләр. Һәр гаиләдәге кебек, гаиләнең үз проблемалары, үз мәшәкатьләре, тик иң мөһиме - гаиләдә ярату бар, Ирина Николаевна бар көченә шушы хисне саклап калырга тырыша.
Еракта калган бала чагында ук ул әти-әниле зур гаилә турында хыяллана, Ходайдан үзенә дә шундый бәхет сорый һәм шуңа ышанып яши. Үзе ана мәхәббәтен татый алмаса да, яратырга өйрәнә. Бар эш-гамәлләрендә Иринага Аллаһка ышану һәм ярату ярдәм итеп килә, балаларын да шуңа өйрәтә.
Лариса ФЕДОРОВА
Рәсемдә: Никитка, Ирина Николаевна, Машенька һәм Сергей
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев