Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Өметләр өзелмәгән...

Моннан 12 ел элек Сергей һәм Маргарита Темниковлар гаиләсендә унөч яшьлек кызлары Кристина янында тагын бер кыз - Альбина пәйда була. Кызга ул чакларда ике яшь тирәсе булган - аны гаиләгә тәрбиягә алганнар һәм бу сер түгел: Альбина моны үзе дә белә.

Темниковларның тагын бер кызлары булу шатлыгын аларның якын туганнары, дуслары, хезмәттәшләре дә уртаклашкан. Бер генә проблема булган: бу яшьтә кыз әле йөри дә, утыра да, сөйләшә дә белмәгән. Тик гаиләдәгеләр моннан куркып калмаган, "Бала аякка бассын өчен барысын да эшләрбез", - дигән алар. Беренче ел аеруча да авыр булган - тиешле докторлар эзләү, РКБ-да дәваланулар, тернәкләндерү үзәгендә булу, аякларга массаж ясау һәм башка процедуралар, әмма әлеге тырышлыкларның барысы да яхшы нәтиҗә биргән.
- Ата-аналар авыру баланы кирәгеннән артык кызганып иркәләп зур хата ясыйлар. Үз балаңны мәрхәмәтле ярату белән яратырга кирәк, ә кызганып түгел. Жәлләп кенә утыру - ул кешене үтерә, - дип сөйли Маргарита. Ул педагог, әмма бу да иң мөһиме түгел: баланы тәрбияләүдә һәм сәламәтләндерүдә - баланы бәхетле итәргә теләүдә - гаиләгә үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү һәм үзара ярату хисләре булышкан. Үзенең беренче мөстәкыйль адымнарын Альбина өч яшендә ясый, хәзер ул йөрү генә түгел, йөгерә дә, бии дә, йөзә дә. Шат күңелле кызчык үзенең гаиләсе турында шатланып сөйли:
- Әтием бик тә яхшы, игътибарлы. Ул мине бик тә яхшы "өйрәнде". Әйтик, ул бик тә арыган кыяфәттә булганда, ә безнең әни белән кая да булса барасыбыз килсә, мин аның янына киләм дә: "Нихәл, әтием? Кәефең ничек?" - дип сорыйм. Ул шунда ук елмаеп куя һәм: "Ярар инде, җыеныгыз!" - дия, - кыскасы, минем ни әйтергә теләгәнемне тиз арада аңлый ул. Әтием пилмән ашарга бик ярата, кичләрен гаиләбез белән йөзләгән пилмән ясыйбыз, әтиебезне сөендерәбез, - ди Альбина.
- Альбинабыз өйдә утырырга бер дә яратмый. Кайбер фәннәр аңа җиңел бирелмәсә дә, ул мәктәпне бик тә ярата, булдыра алганча тырыша. "4" һәм "5" билгеләренә укый, җиде ел дәвамында ныклы дүртлегә уку - әлеге бала өчен үзе зур бер җиңүдер. Сәламәтлеге өчен без йөзүне сайладык, һәм менә 5 ел инде ул "Жемчужина" бассейнында тренеры Ольга Роменская белән шөгыльләнә. Республика ярышларында катнаша. Өч ел баян классы буенча БСМ дә уңышлы гына шөгыльләнде, тик вакыты җитмәү сәбәпле әлегә ул шөгылен туктатты, - дип сөйли әнисе.
Альбинаның Петропавел Бистәсендә дә, Яңа Чишмәдә дә, республиканың башка шәһәр һәм авылларында да дуслары күп. Алар белән ул күңеле булып катнашкан конкурсларда, олимпиадаларда, шулай ук һәр җәй ял итә торган Яңа Чишмә "Факел" һәм Яр Чаллыдагы "Бәхетнең җиде чәчәге" лагерьларында да таныша. Казанда күңел ачу үзәкләрендә булганда да дуслар таба. Күптән түгел аның тагын бер гадәти булмаган дусты пәйда булган - бу Кевин атлы песи баласы. Аны Альбинага туган көненә октябрь аенда апасы Кристина бүләк иткән.
- Минем апам Кристина Казанда яши, мин аны бик яратам, аңа сагынам. Шунысы яхшы, ул мине еш кына кунакка чакыра һәм без бергәләп Казанны карап йөрибез (мин анда туганмын), шулай ук "Макдоналдс"ка керергә дә онытмыйбыз, Ривьера аквапаркында ял итәбез, ТЮЗ-га спектакльгә һәм кинотеатрга мультиклар карарга йөрибез. Ә әни белән без Мәскәүдә булдык һәм Чехов исемендәге театрга-мюзиклга бардык: анда әнигә бик ошады, ә миңа күңелсез булды, аның каравы миңа Әдәбиятчылар йортында куелган күңелле пьеса бик тә ошады, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Альбина.
Кызчык үзен көтеп торган дус кызлары янына чыгарга ашыкты, ә әнисе исә йомшак күз карашы белән аны ишеккә кадәр озатты.
- Альбина сезгә үзенең ничек ял итүе һәм кайларда булуы турында гына сөйләп узды. Ә бит өйдә аның да үз вазыйфалары бар: ул савыт-сабаны, идәннәрне юа, тузаннарны сөртә, урын-җирләрне җыештыра. Бар эше дә идеаль килеп чыга димим анысы, мисал өчен, чәчәкләрне карарга, су сибәргә бик үк яратмый. Ул әле бала гына бит, еллар узган саен өйрәнер, чөнки боларның барысы да аңа тормышта кирәк булачак, - диде ышанычлы итеп Маргарита.
Әниләр көнендә бөтен гаилә әбиләре Валяның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Әниләрен, әбиләрен, түтиләрен котлар өчен Патрикеевлар гаиләсенең дүрт буыны җыелган. Бу исә оныклар һәм балалар өчен менә дигән үрнәк.
Лариса Федорова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев