Җәмәгать тәрбиячеләре эше
Педагоглар, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре "җәмәгать тәрбиячеләре" була алалар. Илсия ШӘМСИЕВА, КДН һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Бүгенгесе көндә КДН да 7 яшүсмер исәптә тора, аларның һәркайсына җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Аларның күпчелеге үз вазыйфаларына намус белән карыйлар. Җәмәгать тәрбиячеләренең...
Педагоглар, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре "җәмәгать тәрбиячеләре" була алалар.
Илсия ШӘМСИЕВА, КДН һәм аларның
хокукларын яклау комиссиясе секретаре
Бүгенгесе көндә КДН да 7 яшүсмер исәптә тора, аларның һәркайсына җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Аларның күпчелеге үз вазыйфаларына намус белән карыйлар. Җәмәгать тәрбиячеләренең үтенечләре нигезендә балигъ булмаган 4 яшүсмернең исәптән төшерелүе моңа ачык мисал булып тора: җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган өчен 2010 елның декабреннән бирле исәптә торучы Эльмира Я. (тәрбиячесе М.А. Борисов) һәм Дарья К. (тәрбиячесе Р.Я. Закирова); 2009 елның июленнән бирле исәптә торучы Анатолий С. (тәрбияче К.Г. Семеняк) һәм кәрәзле телефоннар урлаган өчен 2011 елның мартыннан исәптә торучы Мария Н. (тәрбияче О.И. Лазарева). Балигъ булу яше җитү сәбәпле тагын 2 яшүсмер исәптән төшерелгән. Җәмәгать тәрбиячеләре - Р.Н. Билалов һәм Т.Н. Порецкаяның яхшы эшләүләрен билгеләп үтәсе килә. Мисал өчен, Екатерина Ш. (тәрбияче Т.Н. Порецкая) еш кына өеннән чыгып качкан. Эш барышында исә Катяның башкалар, үзеннән өлкәнрәк кызлар йогынтысына бирешкән булуы ачыкланган һәм мондый аралашуның ахыры ничек беткән булыр иде, билгесез. Хәзер кыз барысын да яхшы аңлаган, ул мәктәп тормышында актив катнаша башлаган, ә "Раздолье" санаториясенә баргач, аннан байтак кына грамоталар алып кайткан. Т.Н. Порецкая кызның гаиләсе белән танышкан, төрле тестлар үткәреп, яшүсмернең шундый хәлгә төшү сәбәпләрен ачыклаган. Зур эш башкарып, ул барыбер гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешкән, хәзер кыз мәктәптә дәресләрне калдырмый. Эшкә урнашкан яшүсмерләр белән дә эш алып барыла, мисал өчен Роман П., ул Түбән Камада эшли. Аның җәмәгать тәрбиячесе Н.Н. Сөләйманова Роман һәм аның әти-әнисе белән даими очрашып тора. Балигъ булмаган яшүсмер Динар Г. Чистайга шоферлыкка укырга җибәрелгән иде, ул укуын тәмамлады һәм 22 февральдә, аңа 18 яшь тулгач, ул машина йөртү таныклыгы алачак. Әлегә Динар терлекчелек фермасына эшкә урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев