Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Мәхәббәт җиңгән

Кемдер дөньяда әйбәт, намуслы кешеләр калмагандыр дип шикләнсә, Ленино авылыннан Валентина Григорьевна һәм Федор Федорович Журавлевлар һәм аларның тату гаиләсе белән таныша ала.

1 мартта алтын туйларын билгеләп үтүче бу гаиләне газета укучылар белән таныштырып, аларның гаилә тарихы белән генә түгел, һәрберсе белән аерым- аерым таныштырасы килә. Ир белән хатынның гаилә тормышы, үзләре кешелекле булгангадыр, бик матур булганына шик юк.
Федор Федорович ишле гаиләдә төпчек бала булып үсә. Әтисе ул туганчы ук дөнья куя, абыйсы фронтта һәлак була, кечкенә Федорны һәм апаларын әнисе белән уртанчы абыйсы Степан тәрбияли. 10 яшендә инде Федор әнисенә колхоз эшләрендә булыша, 7 сыйныфтан абыйсы Степанга колхоз атларын караша. 10 сыйныфны уңышлы тәмамласа да, әнисе укырга еракка җибәрми. Федор Федоровичның дөрес тәрбия алган, хезмәт белән чыныгып үскәне кыяфәтеннән үк күренеп тора. Тормышта аңа нинди эш йөкләсәләр дә, ул аны намус белән, җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара. Яшь чагында колхозда, аннан армиядә комсорг булып тора. Шоферга укып чыгып, белгечлеге буенча 40 елдан артык эшли. Техниканы биш бармагы кебек белгән тәҗрибәле шоферны башка оешмаларга да эшкә чакыралар, тик колхоз аны югалтудан курка. Һәм, ниһаять, аны Яңа Чишмә электр челтәрләре үзенә эшкә ала, анда ул пенсиягә чыкканчы - 18 ел хезмәт куя. Федор Федорович хезмәт иткән елларының һәммәсен җылы сүзләр белән искә ала. Ул тыйнак, җитди, җыйнак кеше, андыйлар турында: аңа һәрчак таянырга була, диләр. Валентина Григорьевна да үз язмышын шушы егет белән тиккә генә бәйләмәгән. Аларның гаилә кору тарихы да кызыклы.
Валентина Григорьевна - ышанычлы дус, тормыш юлдашы һәм гаилә учагын саклаучы. Ул да гади хезмәтчән, колхозда эшләгән, аннан мәктәпкә техничка булып күчкән. Оста хуҗаның эш урыннары йортында, сараенда, остаханәсендә булса (ул үзе киез итекләр дә баса), хатыны исә өй өчен җаваплы: өен бик чиста тотып, уңайлыклар тудыра, өй җылысын саклый. Бик хәрәкәтчән, сүзгә оста хатын гаиләсе өчен тырыша - гаилә әгъзаларын тәмле ризыклар белән сыйлый. Балалары, оныклары, оныкчыклары өчен үлеп тора. Әйе, әйе, нәкъ шулай, Валентина Григорьевна районда әбиләренең әнисе булган иң яшь кешедер, мөгаен. Аңа нибары 65 яшь кенә әле, ә аның оныкчыгының берсе өченче сыйныфта укый, икенчесе быел мәктәпкә бара, өченчесе балалар бакчасында. Федор Федорович аны мәктәп эскәмиясеннән үк хатынлыкка ала. Армиядән кайткач, Яңа ел тирәсендә ул мәктәптәге яшьләр кичәсенә килә. Егетләргә һәм кызларга хат таратып йөрүче "почтальон" костюмы кигән яшь кенә бер кызны биергә чакыра. Ул вакытта Валяның егете дә булган, тик Федор аны беркемгә дә бирмәскә дигән карарга килә. Мәктәп җәмәгатьчелеге аларның мәхәббәтләренә, бигрәк тә никахларына каршы булган - кәләшнең яшь булуы барысын да борчыган - аларның яшь аермасы 8 ел, тик яшьләргә киртә куярга теләүләре бушка була. Мәхәббәт җиңә - 1 мартта алар язылышалар һәм күңелле туй бер атна буе - 8 мартка чаклы дәвам итә.
Шуны да әйтеп үтү кирәк, каенанага яшь киленне хуҗалык эшләрен алып барырга өйрәтергә туры килми, Валя барысына да үз гаиләсендә өйрәнгән: икмәк тә пешергән, ашын да әзерләгән... Тату яшәгәннәр, ир белән хатын үзара бер-берсе белән аңлашып яшәгәнгә, гаилә нигезе нык булган. Бер елдан кызлары - Надеҗда, 1968 елда уллары Николай туган. 1978 елда алар яңа өй өлгертәләр, хәзер дә шунда гомер итәләр. Балалары дүрт онык: Сергей, Люба, Аня һәм Настяны, ә Аня һәм Настя үз чиратларында оныкчыклар бүләк итәләр. Балалар, киленнәр, кияүләр, оныклар, оныкчыклар Федор Федоровичны һәм Валентина Григорьевнаны бик тә яраталар. Гаиләдә яшь буын өлкәннәрне хөрмәт итә.
Икесе дә инде менә 10 елдан артык пенсиядә булсалар да, элеккегечә җир җимертеп эшләүләрен дәвам итәләр: ике бакчада (35 сутый) барысын да утырталар.
- Алар үз бакчаларында гына түгел, безгә килеп тә булышалар әле. Без Ленинода, ә кызым Надеҗда Кама Аланында яши, алар анда да барып булышалар. Бер генә эшебез дә алардан башка үтми,- дип сөйли килене Татьяна.
- Барысын да бергәләп,гаиләбез белән эшлибез, - дип аның сүзләрен раслады йорт хуҗасы, - хуҗалыкта 12 баш сарык та асрыйбыз.
- Бабай аларның артыннан яшь балалар артыннан йөргән кебек йөри. Барыбызны да үзе баскан киез итекләр белән тәэмин итә, ә әби оекбашлар, жилетлар бәйләп бирә. Бакчада үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ни генә әзерләми ул! Түтәлләре дә бит аның 25әр метрлы, 100 әр төп помидор утырта, күбрәк тә булмаса әле, - дип дәвам итә оныгы Сергей.
- Барысы да балалар һәм оныклар өчен, - диләр алар.
Яшьләр әби белән бабайның юбилеена сюрприз - бәйрәм программасы әзерлиләр. Кунакчыл өйгә зур өстәлләр янында тантана сәбәпчеләре хөрмәтенә барлык туган-тумача да җыелачак.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев