Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Миннегөлсем әби ялгыз түгел

    Сөлчәбаш авылында яшәүче Мохтарова Миннегөлсем Харислам кызына 1 июльдә 90 яшь тулган.

    Миннегөлсем әби, авылдашлары фикеренчә, бик сабыр һәм тыныч холыклы хатын-кыз. Гомере буе колхозда эшләгән, ире белән бергәләп 9 бала тәрбияләп үстергән. Аны 3 ел армиядән көтеп алган, 1940 елда кияүгә чыккан, аннары тормыш иптәшен кабат башта фин, аннан соң Бөек Ватан сугышына озаткан. Фронттан ире инвалид булып кайткан. Күп балалы гаиләгә, әлбәттә инде, яшәү авыр булган. Өстәвенә, аларның йорты да ике тапкыр бөтенләй янып бетә. Тормыш сынаган көннәрдә оптимизм, намуслы хезмәт кенә коткарган, ире дә яхшы кеше эчмәгән, эшчән булган.
    - Өстәлендә ипи валчыгы булмаганда да, бик авыр яшәсәләр дә, ул беркайчан да зарланмаган, - дип сөйли авылдашы Илһамия Фәтхетдинова.
    Хәтта хәзер дә, йөри алмаса да, ул шаяртырга, күршесе 82 яшьлек адашы Миннегөлсем Әхмәдиева белән яшь чакларын, ничек гөмбә, җиләк җыйганнарын искә алырга ярата. Икәү үзләренә концерт та оештыралар икән әле: берсе җырлый һәм кул чабып утыра, икенчесе, яшьрәге "музыкага" биеп тә ала.
    - 88 яшенә кадәр бәрәңгене үзе казыды, үзе җыйды, ә күршеләренә: "Боларны мин башкармыйм, минем киленем бик уңган", дия иде. Гомере буена бер дару сәдәбе дә капмады, - дип сөйли аны тәрбияләүче улы Фәрит һәм килене Зөлфирә.
    Дару сәдәпләре аңа хәзер дә кирәкми, ФАП фельдшеры Наилә Зарипова витаминнар гына китерә, ә аяклары моннан ике ел элек инсульттан соң паралич суккач йөрми башлый. Ай ярым эчендә хастаханәдә Яңа Чишмә табиблары, йөри алмаса да, сәламәтлеген кире кайтаралар. Инде менә өч ел алар бергә улы һәм килене белән ветераннар өчен төзелгән йортта яшиләр, һәм аның сүзләре буенча, мондый шартларда һәм үзенең якыннары янәшәсендә ул әле йөзгә кадәр яшәргә дә риза. Бу авылда аның тагы 3 улы яши, калган балалары да шәһәрләрдән кайтып торалар, әбинең 19 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Янәшәсендә изге күңелле, ярдәмчел авылдашлары булуына да сөенеп бетә алмый ул.
    Өлкән кешегә Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева да (Миннегөлсем Әхмәдиеваның кызы) зур кайгыртучанлык күрсәтә, юбилейга бүләк белән килгән, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов та бүләк алып килгән. Зөлфирәгә еш кына хастаханәдә дәваланырга туры килә, бу вакытларда әбине дусты Римма Ишимова яки Миннегөлсем әбинең оныгы Гөлназ Закирова карый, 3 нче сыйныф укучысы күрше кызы Зөлфия дә әбинең йомышларын бик теләп үти. Красный Октябрьдә яшәүче икенче килене Любовь Мохтарова каенанасы хастаханәдә булганда ярдәм итә. Күршесе Фаягөл Шәвәлиева кирәк чакта гел булышып тора, әбигә камыр ризыклары пешерә, аның туган көнен һәрчак исендә тота. Әлегедәй изге күңелле кешеләр турында бик озак сөйләп булыр иде. Әле тагын 9 май - Җиңү көненә һәм юбилеена багышлап район башлыгы, Татарстан һәм Россия Президентлары тарафыннан юлланган изге теләкләр Миннегөлсем әбигә зур сөенеч булган. Ә өлкән кешегә иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, үзеңнең ялгыз түгеллегеңне тою.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: