Зирекледә яшәүче Мәрьям Халәф кызы Гобәйдуллинага 2017 елның 23 ноябрендә 90 яшь тула.
Аның тормыш юлы турында газета укучыларга Зирекле музееның фәнни хезмәткәре,тарихчы Мидхәт ГАЗЫЙМОВ сөйли.
- Ул зур гаиләдә өченче бала булып туган. Аның әтисе Халәф Гыймадиев гражданнар сугышында катнашкан кеше, ә 1942 елда хезмәт армиясенә мобилизацияләнгән. Мәрьям апа (инде җиткән кыз була)башкалар белән беррәттән колхоз кырларында эшләгән, гаиләсенә булышкан. 1947 елда Мәрьям апа "1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы елларда илдәге җимерелгән хуҗалыкларны яңадан торгызуга, эре төзелеш эшләренә кешеләрне эшкә җибәрүләр (вербовка) оештырылган. Мәрьям апа үзенең олы апасы Маһирә белән Чиләбегә киткән, әмма ул анда озак тормаган, яңадан туган ягына кайткан һәм эшли башлаган. Башта колхозда гади хезмәтче, ә аннан соң кассир, кибеттә сатучы булып эшләгән. Һәм хәтта Ерыклы сельпосында склад мөдире дә булган.
1953 елда Мәрьям апа авыл егете Нәсыйбулла абыйга кияүгә чыга. Ул бик яхшы кеше, кайгыртучан ир һәм ата була, тик бик иртә үлеп китә. Мәрьям апага нибары 36 яшь кенә була, ул җиде яшьлек улы Тәбрис белән ялгыз кала. Ничек кенә авыр булса да, төшенкелеккә бирелми: эшли, улын тәрбияли,кешеләрне хөрмәт итә, алар да аңа булышып торалар. Аның хакында хәзер дә авылдашлары: "Аралашучан, изге күңелле Мәрьям апа үзенең кунакларын һәрчак елмаеп каршы ала. Аның белән аралашуы да җиңел: татарча да, русча да ул рәхәтләнеп сөйләшә", - диләр.
Бу ай башында без Мәрьям Халәф кызы янында булдык. Улы кунакка кайткан иде, аның күзләрендә шатлык балкый, яшәреп киткәндәй күк. Улына яратып карап, әле аның кулыннан тота, әле җилкәсенә кагыла. Улы исә аның оныклары (Светлана һәм Руслан) һәм оныкчыклары (Анастасия һәм Ульяна) турында сөйли.
Әнисен үзе янына Сочига чакыра. Ә ул үзенең якыннары янында булырга бик тели дә бит, тик аның тамырлары туган җирдә һәм ул аннан аерыла алмый.
Мәрьям апаның улы бик еракта яшәгәнгә, аңа социаль хезмәткәр Разыя Галиуллина булыша, ә шәфкать туташы Мәдинә Кадыйрова сәламәтлеген кайгыртып тора. Җирле власть та өлкән кешене игътибарсыз калдырмый.
- Юбилее алдыннан, - дип сөйли М. Газыймов, - мин Мәрьям апа янында булдым һәм без аның белән үткәннәрне искә алдык, хәзергеләр турында сөйләштек, киләчәкне күзалларга тырыштык. Һәм мин, нәкъ моннан 10 ел элек, аңа 80 яшь тулган көндәгечә, аңа: "Мәрьям апа, без әле синең алдагы юбилееңны да бергә каршыларбыз", - дидем. Һәм ул, елмаеп кына: "Яшибез әле!" - дип җавап бирде.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев