Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Мәсьәләгә бер караш

Ста­тис­ти­ка бу­ен­ча, Та­тарс­тан хал­кы­ның дүрт­тән бе­ре авыл җи­рен­дә яши. Авыл хал­кы­ның 7 про­цент­ка якы­ны гы­на юга­ры бе­лем­ле, бо­лар: укы­ту­чы­лар, та­биб­лар, аг­ро­ном­нар, ве­те­ри­нар­лар… Кыс­ка­сы, авыл­да шә­һәр­дә укып кай­тып, тор­мыш­ла­рын авыл бе­лән бәй­ләр­гә те­ләү­че­ләр яши. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, хә­зер ан­дый­лар күп тү­гел. Ун ел­лап элег­рәк, кай­бер мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, алар ике­лә­тә күб­рәк иде. Хә­зер...

Ста­тис­ти­ка бу­ен­ча, Та­тарс­тан хал­кы­ның дүрт­тән бе­ре авыл җи­рен­дә яши. Авыл хал­кы­ның 7 про­цент­ка якы­ны гы­на юга­ры бе­лем­ле, бо­лар: укы­ту­чы­лар, та­биб­лар, аг­ро­ном­нар, ве­те­ри­нар­лар… Кыс­ка­сы, авыл­да шә­һәр­дә укып кай­тып, тор­мыш­ла­рын авыл бе­лән бәй­ләр­гә те­ләү­че­ләр яши. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, хә­зер ан­дый­лар күп тү­гел. Ун ел­лап элег­рәк, кай­бер мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, алар ике­лә­тә күб­рәк иде.

Хә­зер авыл­га яңа тех­ни­ка кай­та, җи­теш­те­рү үсә, кы­ен­лык бе­лән бул­са да фер­мер­лык ал­га­рыш­лы хә­рә­кәт­тә. Го­мер-го­мер­гә Рә­сәй хө­кү­мә­те­нең ни­ге­зен тәш­кил ит­кән авыл җи­ре­нең ру­хи тра­ди­ци­я­ләр­не югал­тып, ин­тел­ли­ген­ци­я­сез ка­лу­ын бер дә те­лә­ми­без. Авыл­лар­дан бе­лем­ле шә­хес­ләр кая ки­тә соң, алар­ны алып ка­лу мөм­кин­ме?

Хә­бәр­че­без Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов бе­лән шул хак­та әң­гә­мә ко­ра.

- Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич, сез­нең ра­йон­да со­ци­аль өл­кә­гә нык игъ­ти­бар би­ре­лә, күп ке­нә яңа­лык­лар нәкъ сез­дә кер­те­лә - кул­ла­ны­ла. Тик бү­ген­ге­се көн­дә за­ру­ри бул­ган үз­гә­реш­ләр­нең кү­бе­се гра­мо­та­лы, про­фес­си­о­наль пер­со­нал­дан баш­ка мөм­кин тү­гел. Ә авыл­да бе­лем­ле ке­ше­ләр аза­еп ба­ра…

- Кыз­га­ныч­ка кар­шы, шун­дый тен­ден­ция бик тө­гәл ча­гы­ла. Авыл­да кадр­лар проб­ле­ма­сы һәр­ва­кыт кис­кен бул­ды, авыл ху­җа­лы­гы өл­кә­сен­дә дә, ин­тел­ли­ген­ция ара­сын­да да. Әй­тик, хә­зер­ге­се ва­кыт­та авыл ху­җа­лы­гын­да без­дә Ма­рий Эл­дан (ни­гез­дә алар ме­ха­ни­за­тор­лар), Та­җикс­тан­нан ки­лү­че­ләр һәм рес­пуб­ли­ка­быз­ның баш­ка ра­йон­на­рын­нан кил­гән та­тарс­тан­лы­лар эш­ли. Шул ук ва­кыт­та яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең бай­та­гы ра­йон­нан чит­тә хез­мәт куя. Алар­ның тук­сан про­цен­ты - бик шәп бел­геч­ләр, алар бик ки­рәк­ле, әй­тик, нефть тар­ма­гын­да.

Без ай са­ен ра­йон авыл­ла­рын­да хез­мәт ре­зерв­ла­ры бү­ле­не­ше­нә мо­ни­то­ринг үт­кә­рә­без. Әй­тик, Ле­ни­но авы­лын­да эш­кә ярак­лы 400 ке­ше­нең 120се чит­кә ки­теп эш­ли. Баш­ка авыл җир­лек­лә­рен­дә дә шун­дый­рак хәл. Ху­җа­лык­лар­ның яр­ты­сы ча­ма­сы аг­ро­ном­нар һәм ве­те­ри­нар­лар бе­лән тәэ­мин ител­мә­гән. Ә бит иле­без вуз­ла­рын­да алт­мыш­тан ар­тык яңа­чиш­мә­ле нәкъ шул бел­геч­лек бу­ен­ча бе­лем эс­ти. Бер­ни­чә ел­дан алар кай­тыр­лар, ди­гән өмет бар. Тик уку­ла­рын тә­мам­лап ба­ры­сы­ның да ту­ган як­ла­ры­на кай­туы шик­ле. Прак­ти­ка шу­ны күр­сә­тә, укыр­га ки­тү­че­ләр­нең ни­ба­ры 5-7 про­цен­ты гы­на авыл­га әй­лә­неп кай­та.

- Тик, бу нис­бәт­тән яшь­ләр­не ге­нә га­еп­ләү дө­рес бул­мас иде, авыл­да тор­мыш итү шә­һәр­не­кен­нән күп­кә авыр­рак. Бер­ни­чә ел (уку дә­ве­рен­дә) шә­һәр тор­мы­шы­на ия­лә­шә баш­ла­ган, те­атр­лар­га, му­зей­лар­га, күр­гәз­мә­ләр­гә, дис­ко­те­ка­лар­га йөр­гә­лә­гән яшь­ләр­нең ка­раң­гы авыл­га кай­туы ике­ле шул…

- Ни­гә ка­раң­гы бул­сын? Бе­рен­че­дән, шә­һәр­дә бар­лык сту­дент­лар­га да шун­дый уңай шарт­лар ту­ды­ры­ла­дыр, дип уй­ла­мыйм. Уку тә­мам­лап әй­бәт эш та­буы да авыр, биг­рәк тә бел­геч­ле­гең бу­ен­ча. Әл­бәт­тә, яшь­ләр шә­һәр­дә­ге ке­бек то­рак, хез­мәт ха­кы бул­ды­рыр­га те­ли. Без­дә, ту­ла­ем рес­пуб­ли­ка­да­гы­ча ук, то­рак тө­зе­ле­ше бу­ен­ча бер­ни­чә прог­рам­ма эш­ли. Уз­ган ел ту­гыз га­и­лә (ике га­и­лә - яшь бел­геч­ләр) тө­зе­леш­кә суб­си­дия ал­ды, бы­ел та­гын ун­бер га­и­лә - чи­рат­та.

Без­нең ра­йон­да да, баш­ка җир­дә­ге ке­бек үк, со­ци­аль өл­кә­нең үз үзен­чә­лек­лә­ре бар. Мәй­да­ны ягын­нан ра­йон зур - 120 мең гек­тар­дан ар­тык авыл ху­җа­лы­гы җир­лә­ре бар, шу­ның 90 гек­та­ры - сө­рү җир­лә­ре. Ә ме­нә хал­кы аз - ун­биш мең­гә якын ке­ше яши. Әл­бәт­тә, шә­һәр бе­лән ча­гыш­ты­рып бул­мый, со­ци­аль өл­кә дә ае­ры­ла, ял­ны (буш ва­кыт­ны) оеш­ты­ру да юга­ры дә­рә­җә­дә дип бул­мый. Ха­лык­ны гел­дә­ге­чә шә­һәр кы­зык­ты­ра.

Шу­лай да ра­йон­да мәк­тәп­ләр әй­бәт хәл­дә - бу мин­нән ал­да эш­лә­гән ра­йон баш­лы­гы Алек­сандр Се­ме­но­вич Губ­кин­ның хез­мә­те. Ул со­ци­аль тар­мак­ны юга­ры дә­рә­җә­гә кү­тәр­де. Шу­ны әй­тү дә җи­тә, фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча агым­да­гы ре­монт­ка 23 мәк­тәп­кә без­гә ни­ба­ры 5 мил­лион­га якын ак­ча ки­рәк­те. 36 авылның һәр­бер­сен­дә бул­ган фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры да зур проб­ле­ма­лар ту­дыр­мый.

Бы­ел ра­йон­да - Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә мо­дуль­ле бер мед­пункт тө­зү пла­ны бар. Ки­лә­чәк­тә ике­не - Рус Ча­бак­са­рын­да һәм Әдәм­сә­дә тө­зер­гә ни­ят­ләп то­ра­быз. Бы­ел фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча РҮХ-нең ка­бул итү бү­ле­ге­нә ре­конст­рук­ция ясый­быз. Аны Ев­ро­па стан­дар­ты­на җит­ке­рә­чәк­без - мо­ның өчен биш ярым мил­ли­он сум ак­ча бү­леп би­рел­де. Клуб­лар тө­зү бу­ен­ча да фе­де­раль прог­рам­ма­га кер­дек, ок­тябрь аен­да Ак­бү­ре авы­лын­да мә­дә­ни­ят уча­гы ачы­ла­чак. Ә клуб­лар ки­рәк - биш авыл­да ту­зу сә­бәп­ле мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры ябыл­ган иде, алар­ны ре­монт­лау­ның мәгъ­нә­се юк. Әгәр прог­рам­ма уңыш­лы эш­лә­сә, өч ел­дан без клуб­лар бе­лән бул­ган хәл­не тө­зә­тер­без дип уй­лыйм.

Дө­рес, аз комп­лект­лы өч мәк­тәп­не баш­лан­гыч итеп кал­ды­рыр­га ту­ры кил­де. Зур­рак ба­ла­лар­ны мәк­тәп ав­то­бус­ла­ры йөр­тә, пе­да­гог­лар өчен ике ма­ши­на би­рел­де. Мәк­тәп­ләр­не ябу - мәҗ­бү­ри ча­ра бу­лу­ын аңлыйм. Бы­ел, әй­тик, Бу­ре­вест­ник­та бер уку­чы мәк­тәп тә­мам­ла­ды. Әгәр стан­дарт бу­ен­ча мәк­тәп­ләр­не комп­лект­ла­саң - һәр класс­та ун­дүрт ба­ла укыр­га ти­еш, дип ка­ра­саң, ра­йон­да ни­ба­ры өч мәк­тәп ка­лыр иде. Әл­бәт­тә, класс­та ба­ла­лар күп бул­са, алар­га кү­ңел­ле, уку да бик кыйм­мәт­кә төш­ми. Проб­ле­ма­га икен­че як­тан ка­рыйк - ин­тел­ли­ген­ци­я­не, пе­да­гог­лар­ны са­ныйк. Мәк­тәп­ләр ябыл­гач, алар эш­сез ка­лыр­га яи­сә баш­ка эш та­бар­га, яки авыл­дан ки­тәр­гә мәҗ­бүр бу­ла­лар.

Икен­че­се еш­рак кү­зә­те­лә. Нә­ти­җә­се - авыл бе­тү­гә йөз то­та, һәр­хәл­дә, бе­лем би­рү пла­нын­да. Па­ра­докс (сә­ер фи­кер), әм­ма го­му­ми оп­ти­маль­ләш­те­рү еш кы­на нәкъ ме­нә шун­дый нә­ти­җә­ләр­гә ки­те­рә. Га­ди бер ми­сал. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм су­гыш­тан соң­гы ел­лар­да һәр авыл­да те­ге яки бу хәл­дә­ге поч­та, сак­лык кас­са­сы, мәк­тәп бул­ган. Ә хә­зер? Күп­тән тү­гел без Сак­лык бан­кы­ның Чис­тай бү­лек­чә­се тәкъ­ди­ме бу­ен­ча эш­нең яңа фор­ма­сын керт­тек - тә­гәр­мәч­ләр өс­тен­дә Сак­лык кас­са­сы. Сак­лык бан­кы хез­мәт­кәр­лә­ре ста­ци­о­нар бү­лек­чә­ләр­дә хез­мәт күр­сә­тү­гә ки­рәк­ле бул­ган бар­лык та­ләп­ләр­не тәэ­мин итә­ләр. Ка­рап то­рыш­ка, ях­шы гы­на эш­ләп кит­те ке­бек - ике ай эчен­дә ге­нә дә әй­лә­неш 2,8 млн. сум тәш­кил ит­те. Әм­ма проб­ле­ма­лар да бар - кас­са һәр авыл­га бер-ике (аны­сы да һәр көн­не тү­гел) сә­гать­кә ге­нә ки­лә. Ме­нә сез­гә ин­фор­ма­ци­он тех­но­ло­ги­я­ләр га­сы­ры…

Оп­ти­маль­ләш­те­рү, бе­рен­че чи­рат­та, хал­кы аз бул­ган ра­йон­нар­га көч­ле тәэ­сир итә. Ме­нә ка­ра­гыз - по­ли­ци­я­не без­дә бе­рен­че чи­рат­та кыс­карт­ты­лар, бер­ни­чә зур бул­ма­ган авыл­га бер участ­ко­вый да җи­тәр, янә­се. Поч­та бе­лән дә шу­лай. Та­гын нәр­сә. Бө­тен ра­йон­га - Пен­сия фон­ды­нда 7 хез­мәт­кәр. Ча­гыш­ты­ру өчен: күр­ше Чис­тай­да - сиксән. Нә­ти­җә­дә без­нең Пен­сия фон­ды фи­ли­а­лы хез­мәт­кәр­лә­ре тәү­лек әй­лә­нә­се­нә ди­яр­лек эш­ли­ләр, хез­мәт ха­кы зур бул­са да тү­зә ал­мый­лар, эш­тән ки­тә­ләр. Хез­мәт ха­кы бе­лән ге­нә тү­гел бит әле, яшәр­гә дә ки­рәк…

- Әйе, ә бит ях­шы хез­мәт ха­кын эш­ләп алыр­га ки­рәк, оп­ти­маль­ләш­те­рү­нең мон­да ни мө­нә­сә­бә­те бар?

- Нәр­сә­дә дип, ква­ли­фи­ка­ци­я­ле кадр­лар өчен эш урын­на­ры бул­ды­рыр­га ки­рәк. Ми­сал өчен, бар­лык баш ида­рә­ләр­не бер ра­йон­да туп­лау­дан нин­ди мәгъ­нә? Ми­нем­чә, ми­сал өчен, бер ра­йон­да по­ли­ци­я­нең баш ба­за­сын, икен­че ра­йон­да - суд­лар­ның, өчен­че­сен­дә - тер­кәү па­ла­та­сын һ.б. бул­дыр­саң, мантыйклырак (ло­гич­ный) бу­лыр иде. Ә фи­ли­ал­лар­ны, әл­бәт­тә, бар­лык ра­йон­нар­да бул­ды­ру ярый. Ул ча­гын­да ква­ли­фи­ка­ци­я­ле кадр­лар, юга­ры бе­лем­ле ха­лык бар­лык рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча ти­гез бү­ле­нер иде.

- Сез­гә ки­лер ал­дын­нан, без Яңа Чиш­мә хал­кы бе­лән дә ара­ла­шыр­га өл­гер­дек. Һәм без­нең сөй­лә­шү хез­мәт хак­ла­ры һәм со­ци­аль өл­кә­гә ка­гы­лыш­лы гы­на тү­гел, ә җир­ле һө­нәр учи­ли­ще­сы­на ябы­лу кур­кы­ны­чы янау ха­кын­да да бар­ды… Ха­лык мо­ңа - кар­шы. Ә ха­ки­ми­ят?

- Ха­ки­ми­ят тә кар­шы. Дө­рес, сүз әле­гә учи­ли­ще­ны ябу ту­рын­да тү­гел, ә аны үз­гәр­теп оеш­ты­ру ха­кын­да бар­ды. Әм­ма бу со­ңын­нан ябы­лу­га тиң бу­лыр­га да мөм­кин. Аң­ла­тып үтәм. Бү­ген без­нең һө­нәр учи­ли­ще­сы (аның эш­лә­ве­нә чи­рек га­сыр­дан ар­тык) ме­ха­ни­за­тор­лар, эре­теп ябыш­ты­ру­чы­лар, таш­чы­лар, шту­ка­тур­чы­лар, пе­шек­че­ләр, төр­ле ка­те­го­ри­я­ле шо­фер­лар һәм баш­ка бик күп төр­ле - бү­ген­ге­се көн­дә авыл­га һава ке­бек ки­рәк бул­ган бел­геч­ләр әзер­ли. Мон­да хә­зер 400гә якын уку­чы исәп­лә­нә, алар­ның бер өле­ше - 11 сый­ныф ба­за­сын­да, бер өле­ше 9 сый­ныф ба­за­сын­да укый. Шу­лай итеп, 9 сый­ныф­тан соң уку­чы­лар­ны Алек­се­евс­кий­да­гы аг­рар кол­ледж­ка кү­че­рер­гә ни­ят­ли­ләр.

Мон­дый ка­рар­га кар­шы­лык­лы ар­гу­мент­лар без­дә бер­ни­чә. Бе­рен­че­се - кадр­лар мәсь­ә­лә­се. Үт­кән ел­да учи­ли­ще­ны 120 ке­ше тә­мам­ла­ды, шу­лар­ның 92се без­нең ра­йон­да эш­кә ур­наш­ты­рыл­ды. 14 егет ар­ми­я­гә оза­тыл­ды, хез­мәт ит­кән­нән соң алар ра­йон­га кай­тыр­лар дип уй­лый­быз. Ә хә­зер хә­тер­лик әле, чит­тә уку­чы­лар­ның күп­ме­се ту­ган як­ла­рына әй­лә­неп кай­та?! Дө­рес, 7 про­цент­ка якы­ны. Ди­мәк, ра­йон ел са­ен 100 ләп бел­геч­не югал­та­чак ди­гән сүз. Ке­че ва­тан­га бул­ган мә­хәб­бәт, пат­ри­от­лык хисе ту­рын­да ни сөй­ләп бу­ла? Го­му­ми то­рыш­ка кил­гән­дә, ел са­ен Та­тарс­тан­да­гы авыл мәк­тәп­лә­рен­нән биш мең ярым уку­чы (мәк­тәп тә­мам­лау­чы­лар) ту­ган як­ла­рын­нан ки­тә. Аң­ла­шы­ла, авыл - шә­һәр­ләр­не ту­лы­лан­ды­ру чы­га­на­гы бу­лып то­ра, ә бит мон­дый "чы­гым­нар" бул­ган­да авыл да бе­тәр­гә мөм­кин. Һәм та­гын. Әти-әни­ләр үз­лә­ре­нең 15 яшь­лек ба­ла­ла­рын 100 чак­рым ерак­лы­к­та­гы уку йор­ты­на ур­та бе­лем һәм эш­че һө­нәр­е алыр­га җи­бә­рер­гә те­ләр иде­ләр­ме икән? Бу оч­рак­та ин­де Ка­зан­га, тех­ни­кум­га ур­наш­ты­руың хә­ер­ле­рәк. Ә ра­йон өчен нә­ти­җә­се шул ук - ба­ла­лар ки­тә.

Учи­ли­ще, әй­тер­гә ки­рәк, без бер­тук­тау­сыз эш­че кул­лар­ның җи­теш­мә­ве ту­рын­да төр­ле дә­рә­җә­дә­ге три­бу­на­лар­дан сөй­ләп тор­ган баш­лан­гыч зве­но бел­геч­лә­рен әзер­ли. Без­дә учи­ли­ще­да ба­за бик ях­шы - ки­рәк­ле тех­ни­ка да бар, би­на да ях­шы, хәт­та ав­тот­ре­на­жер­ны да үз­лә­ре җый­ды­лар, укы­ту да ях­шы алып ба­ры­ла - бел­геч­ләр ме­нә ди­гән. Та­гы нәр­сә ки­рәк? Ә кол­ледж, ка­бат­лап әй­тәм, ур­та зве­но җи­тәк­че­лә­ре - бри­га­дир­лар, мас­тер­лар хә­зер­ләү­гә юнәл­де­рел­гән уку йор­ты. Шул чак­лы җи­тәк­че без­гә нәр­сә­гә ки­рәк? Бө­тен ке­ше дә бит шун­дый бу­лыр­га те­лә­ми. Ке­ше­нең те­лә­ге бар икән - уч­или­ще­ны тә­мам­ла­гач уку­ын дә­вам ит­те­рә ала, те­лә­ми икән - эш­кә рә­хим ит­сен.

- Тик, шу­лай да, учи­ли­ще үз­гәр­теп оеш­ты­ры­лыр­мы соң?

- Әле­гә со­рау ачык ка­ла, без бар­лык инс­тан­ци­я­ләр­гә, хәт­та Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты­на да хат юл­ла­дык. Әм­ма бор­чу­лы бил­ге­ләр күз ал­дын­да - мә­сә­лән, без­гә әле­гә бел­геч­ләр әзер­ләү­гә дәү­ләт за­казы бир­мә­де­ләр, ә ка­бул итү ко­мис­си­я­сен­дә, әле хәт­та эш­не рәс­ми төс­тә баш­ла­ма­ган да ки­леш, укыр­га те­ләү­че­ләр­дән 45 га­ри­за бар. Ди­мәк, кө­рә­шә­чәк­без. Сүз уңа­ен­да, авыл ин­тел­ли­ген­ци­я­се ту­рын­да да әй­теп үтим. Әгәр уй­ла­ныл­ган план бу­ен­ча учи­ли­ще­ны үз­гәр­теп оеш­ты­ру ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­сә, укы­ту­чы­лар­ның бер өл­еше эш­сез ка­ла­чак. Алар ме­ха­ни­за­тор бу­лып бар­ма­я­чак­лар, баш­ка урын­нар­га ки­тә­чәк­ләр. Бо­лай да хал­кы аз бул­ган Яңа Чиш­мә ке­ше­лә­рен та­гы да күб­рәк югал­та­чак. Ур­ба­ни­за­ция про­цес­сы үзен­нән-үзе зур әй­лә­неш ала­чак, аны та­гы да тиз­лә­тер­гә ки­рәк­ми­дер. Мон­нан бер­нин­ди ях­шы­лык та кө­тәр­гә юк…

- Нин­ди­дер кү­ңел­сез - моң­су әң­гә­мә ки­леп чык­ты… тик, шу­лай да, сез­нең ка­раш­ка, авыл­ның ки­лә­чә­ге бар­мы?

- Әл­бәт­тә. Кы­ен­лык­лар­га ка­ра­мас­тан, без ба­ры­бер төр­ле як­лап үсеш ала­быз. Ми­сал өчен, үт­кән ел­да ра­йон­да 10 га­и­лә фер­ма­сы оеш­ты­рыл­ды, бы­ел - 13. Алар­га кы­ен­га ту­ры ки­лә, рес­пуб­ли­ка Хө­кү­мә­те яр­дә­мен­нән баш­ка алар эш алып ба­ра ал­мас­лар иде, әм­ма ке­ше­ләр эш­ли. Әгәр без­дә са­тып алу бә­я­лә­ре ти­еш­ле дә­рә­җә­дә ку­ел­са, фер­мер ху­җа­лык­ла­ры тиз­рәк үсеш алыр иде, дип исәп­лим.

Тиз­дән без­дә ли­зинг-грант бу­ен­ча са­тып алын­ган (9 млн. сум­га якын) яңа җи­һаз­лар ку­ел­ган шәх­си ми­ни-сөт за­во­ды эш­ли баш­ла­я­чак. Яңа Чиш­мә­дә зур бул­ма­ган ме­талл кою це­хы уңыш­лы гы­на эш­ләп ки­лә- аны үз­мәш­гуль­лек прог­рам­ма­сы бу­ен­ча оеш­тыр­ды­лар, те­гү це­хы да эш­ли. Пре­зи­дент яр­дә­ме бе­лән кол­ба­са це­хы да ачыл­ды. Кү­ңел­ле уй-ни­ят­ләр бай­так, алар ба­ры­сы да тор­мыш­та ки­рәк­ле нәр­сә­ләр, тик авыл­да яшь, ква­ли­фи­ка­ци­я­ле кадр­лар кал­сын, алар ке­че ва­тан­на­ры­ның яз­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­сын­нар иде, чын пат­ри­от­лык нәкъ ме­нә шун­нан баш­ла­на бит.

"Рес­пуб­ли­ка

Та­тарс­тан" га­зе­та­сы,

28 июнь 2012 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев