Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Надежда Сергеева: “Теләк булса, игътибар барысына да җитә“

Үз балаларыңа яхшы әни булу - бер нәрсә, ә менә чит балаларны тәрбиягә алу - бусы батырлыкка тиң.

Андреевка авылында яшәүче Надежда һәм Иван Сергеевлар үз өсләренә әнә шундый зур җаваплылык алганнар, ел ярым элек гаиләдә тәрбиягә алынган ике малайның кайгыртучан әти-әниләренә әверелгәннәр. 10 яшьлек Родион һәм 4 яшьлек Ярослав приютта да, балалар йортында да булырга өлгергәннәр, чөнки үз әниләре аларны тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Яңа гаиләдә балаларны яраталар, кайгырталар, хәзер аларның тормышында иң мөһим нәрсә - гаилә бар.
Гаиләгә тәрбиягә балалар алу идеясе Иван белән Надеждада 10 ел элек туа. Үзләренең өч кызларын яратып тәрбияләгән гаиләдә малай булуын да теләгәннәр, аеруча да һәр эшкә оста Иван үзе белгәнне , сәләтен, күнекмәләрен кемгә дә булса мираска калдыру теләге белән янган. Кызлары үсеп, яннарында 14 яшьлек Ольга гына калгач, алар, ниһаять, асрамага бала алырга булалар.
- Мин балалар йортында булып таңга калдым! - дип искә ала Надежда. - Ничек шулай була инде, ни сугыш, ни бәла-казалар юк, шулай да бездә күпме ата-ана назыннан мәхрүм ителгән бала! Андый балалар бик кызганыч!
2015 елның ноябрендә Родион белән Ярославны балалар йортына җибәрү мәсьәләсе күтәрелгәч, опека бүлеге Сергеевларга балаларны гаиләгә алырга куша. Кыенлыклар булуы турында да искәртеп куялар: "Чыгып качарга да мөмкиннәр". Әмма Иван белән Надежда куркып калмыйлар: "Нәрсәдән качып китәргә? Җылы өйдәнме? Өйдәге игътибар һәм назданмы?"
Һәм аларның теләкләре тормышка аша. - Малайлар бик акыллы, алтыннар, дуслык хисләре дә көчле. Аларны тәрбияләве авырмени? Юк, әйтерсең лә алар гел безнең гаиләдә яшәгәннәр диярсең, - дип сөйли Надежда. - Безнең бурыч аларны мәхәббәткә, назга күмү генә түгел, ә кешеләр белән аралашырга өйрәтү, дөрес итеп тәрбияләү. Без аларны нәрсәгә өйрәтәбез соң? Аларга дөнья ничек корылган булуын, анда ничек яшәргә кирәклеген аңлатабыз, аларны киләчәк тормышка әзерлибез. Дөрес тормыш күрсәтмәләре бирәбез. Нинди дә булса һөнәр үзләштерү теләге уятырга, бар нәрсәгә дә хезмәт белән генә ирешеп булуын аңлатырга тырышабыз. Кызыксынган бар нәрсәләре турында да уртага салып сөйләшәбез. Аларның сораулары бик күп. Теләсә кайсы сорауга җавап бирергә әзер булырга кирәк. Нәрсәне эшләргә ярый, ә нәрсәне ярамавын мисалларда (уңай һәм тискәре) аңлатам, - ди ул.
Әлбәттә, игътибар, кайгырту, елмаю, яхшы караш, дәртләндерү, өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышы һәм эшләнгән эшләре дә тәрбияләүдә аз урын алмавын Надежда белән Иван беркайчан онытмыйлар.
- Гаиләдә җылы атмосфера хөкем сөрү бик мөһим, - ди Надежда. - Беренче чиратта баланы иркәләргә, кочып алып, башыннан сыйпарга, мактарга кирәк. Әгәр нәрсәне дә булса дөрес эшләмәгәннәр икән, мин әрләргә курыкмыйм. Чөнки бала үзенең дөрес түгеллеген белергә тиеш. Ул үзенә карата ярату хисе булуын күрәчәк, бу бала тәрбияләүдә иң мөһиме. Сүз дә юк , азрак әрләргә тырышасың. Чөнки андый балаларга күбрәк наз кирәк, алар болай да тормышта күпне күргән, күпне кичергән.
Малайлар өчен ана тәрбиясе генә аз, аларга ата тәрбиясе бигрәк тә мөһим. Надежда һәрвакыт гаиләдә ире Иванның баш булуын күрсәтергә тырыша. Чөнки ул гаиләне туендыручы, балалар өчен чын ир-ат үрнәге булып тора. Родион белән Ярослав гаражда әтиләре янында кайнашырга яраталар. Әлегә алар әтиләренең ничек итеп кискәнен, игәүләгәнен, ышкылап шомартуын, ремонтлавын күбрәк карап торалар һәм өйрәнәләр. 10 яшьлек Родион кул эшләрен бик тә ярата һәм чын ярдәмче булып үсәчәк - күптән түгел үзе генә баз капкачын ясаган. Мәктәптә дә алга китеш күренә: өчлегә укыган бала хәзер "4" һәм "5" билгеләре генә ала. Мәктәптә өй эше итеп бирелгән мәсьәләләрне чишәргә Надежда һәм апасы Ольга булыша. Ольга бигрәк тә кечкенә Ярослав белән шөгыльләнергә ярата. Өлкән кызлары Лариса (ул кияүдә, кызы бар) һәм Галина да (Лениногорск педколледжында укый) малайларны бик җылы кабул иткәннәр, аларны һәрдаим бүләкләр белән сөендерәләр. Надежда белән Иванның бөтен зур гаиләсе дә: әбиләр , бабайлар, апа- абыйлары да малайларны бик яраталар. Әбиләре аларны үзендә бөккәннәр пешереп каршы ала. Әби һәм бабалары балаларга Надежда белән Иванга әти-әни дип әйтергә кушканнар. Малайлар инде барысын да үз иткәннәр һәм туганнары дип саныйлар.
Иван белән Надежда зур хуҗалык тоталар, бакчада бар нәрсәне дә үстерәләр. Инде сыер сатып алырга хыялланалар. Малайларның яраткан ризыгы - пилмән, кабактан манты, сөттә пешкән боткалар. Өйдә пешкән татлы бөккәннәр турында беренче тапкыр тәрбиягә алган әниләрендә белгәннәр. Бакчалары тулы җиләк-җимешне дә бик яраталар. Сентябрь аеннан Надежда авылда клуб мөдире булып эшли, "Оста куллар" түгәрәген алып бара, хатын-кызлар вокаль ансамблен булдырган, анда Родион да җырларга йөри, биергә дә теләге бар.
Надежда тормышта шундый борылыш ясавына бер дә үкенми. - Һәрбер бала гаиләдә үсәргә тиеш. Теләк булса, игътибар, наз барысына да җитә ул. Мин аларны үземнең балаларым күк кабул иттем, барысы өчен борчылам. Хәзер аларны чын кешеләр итеп тәрбияләү - минем Ходай Тәгалә каршындагы бурычым, - ди ул.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев