Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Наилә апаның тормыш юлы

    Чертуш авылында гомер кичерүче, колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Нәгыймова Наилә апаның тормыш юлы күпләргә үрнәк.


    Ул 1939 елның июнь аенда колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.Әтисе белән әнисе балаларга яшьтән төпле тәрбия,хезмәт күнекмәләре биреп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы башлану белән, әтиләре –Әгълиулла абыйны фронтка озаталар. Әле баласы  туган гына, берсеннән-берсе кечкенә 4 бала һәм әбисе  белән әнисе кала. Тормыш бик авыр була. Әнисе, Маһирә апа көне-төне колхоз эшендә, Җинүне якынайту өчен кайтмый эшлиләр. - Әнинең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала идек, - дип сөйли Наилә апа, күз яшьләренә тыгылып, чөнки эшләгән өчен ике чүмеч аш бирәләр, ул үзе ашамый, 4 баласы, әнисенә алып кайтып, безне ашата иде,- ди ул.
    Наилә апа да 7 сыйныфны бетерүгә колхозга эшкә чыга. Мәдинә апа белән терлекләргә һәр көнне 3 казан су кайната идек. Ул зур казаннарга башта су тутырабыз, ә утынны, гаражны үзебез сүтеп, ваклап яга идек, ди. Аннан соң Зәйтүнә апада прицепщик та булып эшли ул. Көндезләрен колхозда эшләсә, кичләрен чигеш чигә, бәйли.
    Бервакыт  авылга Тинчурин театрыннан вәкилләр килә, Наилә апаны артистлыкка кыстыйлар. Ләкин ул  авылыннан китми. Яшьтән ут борчасы кебек кыз, бер эштән дә курыкмый, сарыклар да, дуңгызлар, бозаулар да карый, сыер да сава. 15 ел терлекләргә ат белән фураж да ташый. Аның иңнәре аша күпме авыр йөк узган. Колхозда эш стажы 40 елга якын.
    Тормышының бөтен матурлыгы гаиләдә.Наилә апа тормыш иптәше Мансур абый белән 1958 елда кавышып, эш сөючән балалар тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Равил, аннан соң Әзгать, Гүзәлия, Гөлсәрия һәм кече кызлары Ләйлә. Тормыш шулай үз көенчә бара, ата-ана көн буена колхоз эшендә. Ярый әле каенанасы Мәрзыя апа балаларны караша, үстерергә булыша. Мин аңа бик рәхмәтле, ди Наилә апа.  
    Менә шулай матур гына яшәп ятканда, гаиләгә авыр кайгы килә.
    Гыйнвар ае. Кызы Гүзәлиянең шатланып туйга әзерләнеп йөргән көннәре. Туй күлмәге, балдаклар алынган, кунаклар чакырылган. Ул көнне яшьләр, килен төшәсе өйне бизәп кайтырга дип, юлга чыгалар, тик кызганыч, 20 се дә тулмаган, яшәргә  дип канатланып йөргән кыз бала, юл һәлакәтенә очрап, мәңгелеккә күзләрен йома. Бөтен авыл, туганнары, дуслары  елап аны соңгы юлга озата. Ничек кенә авыр булмасын, Наилә апа белән Мансур абый сабыр итеп, тормышларын дәвам итәләр. Бер-бер артлы кыз һәм уллары тормыш коралар. Олы уллары Равил башта Чаллы шәһәрендә эшли, яши, аннан авылга кайта, хәзергесе вакытта әнисе янында төп ярдәмче. Икенче уллары  Әзгать  Түбән Камада яши, 4 бала тәрбияләп үстерә, 33 ел буе ерак юлларда шофер булып эшли. Кызлары Гөлсәрия гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер итә. Өч бала үстерделәр, ә кече кызлары Ләйлә гаиләсе белән Шахмай авылында яши. Ул ире Рамил белән гел әнисенә булышып тора, тату яшиләр.
    Тик язмыш ананы тагын сыный. Улы, Әзгать абыйның, 56 яшендә үлеп китүе анага аяз көнне яшен суккандай була. Очсыз - кырыйсыз юллар ананың икенче баласын да ала.
    Әзгать абый шатланып, әнисе белән бергәләп яшәргә дип, 8 елга якын сап-сары наратлардан өй торгыза. Айлар буе рейста булып, ял атнасында туганнары белән бергәләп өй мәшәкатьләре белән йөри. һәрбер авылдашка, якыннарына, дусларына ачык йөзле Әзгать абый өйнең бөтен эшен бетереп, газларны кертеп калдыра. Киләсе кайтуда күчәрбез дип, юлга кузгала. Тик әлеге рейс соңгысы була.
    Тәкъдир дигәннәре шулдыр дип, күркәм сабырлык белән гомер кичкән әлеге анага сокланмый мөмкин түгел. Авылдашларыбыз арасында да абруе зур. Быелгы Сабан туенда аның йорты  ”Иң матур йорт” номинациясендә җиңүче дип танылды.  Наилә апаны барлык авылдашлар исеменнән юбилее белән котлыйм. Аңа исәнлек-саулык, тыныч картлык, бәхетле озын гомер телим.
     Рәмзия Мусина, Чертуш авылы
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: