Наталья (ул чакта Шмакова) Татарстан АССРның Октябрь районында туып үскән, хезмәттә зур уңышларга ирешеп, якташларының хөрмәтен казанган. 20 яшендә аны җирле Советка, аннан район Советына депутат итеп сайлыйлар, 23 яшендә инде ул ТАССР Югары Советы депутаты була. Җиденче сыйныфта укыган Наташа кышкы каникул чорында, авырып киткән әнисен алыштырып, фермага эшкә килә һәм шуннан кабат мәктәпкә барып та йөрми, әнисе савыга алмый - кыз укуын ташлый.
Өч-дүрт елдан яшь сыер савучы районда иң әйбәт терлекчеләр арасында санала, 20 яшендә инде социалистик ярышта җиңүче була. -Ни өченме? Мин җавап бирәм, - дип сөйли Наталья Федоровна, - олы яшьтәге хатыннардан аермалы буларак, минем гаилә мәшәкатьләрем дә, балаларым да юк иде, бер кая ашыкмадым, эшемне җиренә җиткереп башкардым, - ди ул.
Минзәләдә терлекчеләр мәктәбендә укыганда Наташа Михаил Лазарев белән таныша һәм Михаил аны хатыны сыйфатында туган ягына алып кайта.
-Яңачишмәлеләр, бигрәк тә кайнанам, миңа каршы булды, җылы каршыламады, - дип искә ала Наталья Федоровна. - Миша бик булган ир-ат иде: чибәр, акыллы, кирәк җирдә таләпчән, әдәпле иде. Өйдә ул ике сөйләшер урын калдырмады, кырт кисеп, кабыргасы белән куйды: "Мин икегезне дә яратам һәм без бер түбә астында яшәячәкбез, бернинди әрләшү булырга тиеш түгел", - диде. Шулай булды да, кайнанам белән бер-беребезгә үпкәләшсәк тә, кешегә белгертмәдек. Мин ата- аналарыннан башка аерым яшәгән гаиләләргә көнләшеп карый идем. Тик дүрт балабыз булгач, әби-бабайдан башка ерак китә алмавыбызны аңладым: без көнен-төнен эштә булып, балаларыбызны шундый акыллы, хезмәт сөючән тәрбияли дә алмаган булыр идек. Акыллылык нәселдән килсә дә, хезмәткә өйрәтергә кирәк. Шушы эшне безнең әти-әниебез башкарды. Тора-бара алар мине дә аңладылар, карашлары үзгәрде, без 30 ел бергә гомер иттек.
Наталья Федоровнаны соңрак яңачишмәлеләр дә хөрмәт итә башлыйлар. Авыл җирендә бар да күз алдында бит, Лазаревлар гаиләсе турында начар сүзләр ишетелми, балалары да тәртипле, мәктәптә дә гел "бишле"гә генә укыйлар. Наталья үзе кебекләр һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар белән дуслаша, ул икейөзләнми, гайбәт сөйләми, кешеләрнең уңай якларын күрә белә, күршеләр белән тату яши, башта аны бер дә өнәмәгән кешеләр белән дә уртак тел таба. Кешеләр алдында Натальяның саф күңеле үзенекен итә: аны белгән һәркем аны кабул итә. Газетабыз аша ел саен дусларыннан туган көненә килгән котлаулар да шуңа дәлил. Наталья Федоровна гади хезмәтчән чын әни, яраткан әби һәм карт әби. 2010 елда ул район делегациясе составында республика күләмендә үткәрелгән "Ананың йөрәк җылысы" дип аталган чарага да чакырыла.
Тормыш авырлыклары турында Наталья Федоровна сөйләми, бернигә дә зарланмый, сукранмый, ә тормышта борчыган яисә сөендергән нәрсәләрнең барысын да кәгазь битенә төшерә, шул юллардан шигырьләре туа. Наталья Лазареваның шигырьләре безнең газета битләрендә дә басылып чыкты: 2005 елда ул "Поклонимся великим тем годам" дип аталган район конкурсы җиңүчесе булган иде. Хатын-кызлар, әниләр, балалар, патриотизм турында шигырьләре бик күп, Шушма елгасын пычрату проблемасын күтәргән шигыре дә бар. Аның "Не грусти", "Осень", "Нас осень радует плодами" һ.б. шигырьләрендә кешенең замана белән үзара элемтәсе чагылдырыла.
Үз көзен Наталья Федоровна менә болай аңлата: "Минем тугыз оныгым, 10 оныкчыгым бар, Ходай боерса, әле тагын булыр. Аларның һәрберсенең дөньяга килүе минем өчен зур шатлык".
Без бу хакта сөйләшмәсәк тә, Наташа әбекәйнең үз балалары - Елена, Николай, Татьяна һәм Әфганстанда үзенең интернациональ хәрби бурычын намус белән үтәгән, шушы сугыш нәтиҗәсендә 43 яшендә вакытсыз вафат булган кече улы Александр белән горурланган кебек, оныклары һәм оныкчыклары белән дә горурлануын күрдем мин. Ирен һәм улын югалтудан булган йөрәк әрнүен аның шигырьләреннән дә аңлап була, тик ул аларны газета битләрендә бастырмый, чөнки алар үзе өчен генә, шәхси.
Лазарева Наталья Федоровнаны 85 яшь тулган көне белән котлап, туганнары һәм дуслары аңа саулык-сәламәтлек, иминлек телиләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы
Нет комментариев