...Нәрсә җитә ана булуга!
Әни нинди булырга тиеш? Әлбәттә, ягымлы, йомшак, барысын да аңлый, балаларны ярата торган.
Красный Октябрь поселогында яшәүче гади һәм тыйнак, өч малай тәрбияләп үстергән Елена Николаевна Нестерова нәкъ менә шундый әни.
Аның олы улы Алексей КМС заводында КамАЗ шоферы булып эшли, өйләнгән, ике бала тәрбияләп үстерә. Икенче улы Николай да гаиләле, Түбән Камада заводта эшли, аның бер баласы. Өченчесе 19 яшьлек Василий Түбән Камада һөнәр алган, ай ярым эшләгәннән соң 19 ноябрьдә армиягә киткән. Алексей һәм Николай да үз вакытларында армиядә хезмәт иткәннәр.
- Улларыгызны тәрбияләү сезгә авыр булмадымы?
- Юк, әлбәттә. Мин аларны беркайчан да әрләмәдем, җәза бирмәдем, яхшылык белән тәрбияләргә тырыштым. Алар тыңлаучан балалар булдылар, өй эшләрендә һәрчак булыштылар, эшне “ир-атныкы” һәм “хатын-кыз” эше дип тормадылар. Кич белән эштән кайткан җиремә өйдә чиста, тәртип һәм мал-туар каралган була иде. Тәрбияләү тыныч кына узды, беркайчан да нервыланмадым. Алар минем менә дигәннәр!
- Егетләребез яхшы безнең, - дип раслады әтиләре Михаил Васильевич, - хулиганнар түгел, эчмиләр, тартмыйлар, барысы да эшлиләр.
Нестеровлар гаиләсендә дөрес тәрбия генә түгел, ә геннары да яхшы. Елена Николаевна да, Михаил Васильевич та күп балалы гаиләләрдә үскәннәр. Еленаның әнисе ялгызы гына сигез баланы тәрбияләп үстергән, әтиләре үлгәндә олысына 17, ә кечкенәсе берничә айлык кына булган. Шушы балаларны үзең генә аякка бастыра алмассың дип, үгетләп карасалар да, берсен дә интернатка да, балалар йортына да бирмәгән. Михаил Николаевичның әнисе дә сигез бала тәрбияләп үстергән. Тату яшәргә, бер-береңә таянырга, ярдәм итәргә, шатлыкта да, мохтаҗлыкта да бергә булырга кебек сыйфатларны – үзләренең гаилә традицияләрен үз гаиләләрендә дә дәвам иткәннәр. Гаиләнең асылы - ышаныч, өмет һәм мәхәббәт диләр алар.
Өйдә әтиләренең авторитеты, әлбәттә, зур булган. Михаил Васильевич улларына ирләр тәрбиясе бирергә, кырысрак булырга тырышкан. Чөнки балалар үскәндә вак-төякләр буенча төрле хәлләр булырга мөмкин, тик алар өчен кызарган чаклары булмаган. Әниләр һәрчак яклаучы була бит инде. – Юк, мин кырыс түгел, - дип сөйли Елена Николаевна, - бәлки, башкачарак булырга кирәктер дә, тик минем бер йомшак сыйфатым бар – мин аларны шунда ук кызгана башлый идем.
- Ирле-хатынлы Нестеровлар бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп инде 31 ел бергә яшиләр. Елена Николаевна тумышы белән Баулыдан, Красный Октябрьгә дус кызы янына (ул монда кияүдә була) кунакка килгәч, Михаилны очрата. Башта “Красный Октябрь” совхозында, хәзер “Зубов А.В.” КФХ да сыер савучы булып эшли.
- Безнең әти, аның каенатасы яхшы характеры, ярдәмчел булуы өчен кече киленен барыннан да күбрәк яратты, - ди Елена турында каенсеңел Валентина. – Иң мөһиме, ул менә дигән уллар тәрбияләде. Холыклары белән барысы да әниләренә ошаган: киң күңеллеләр, ягымлы һәм карусызлар.
- Менә акрынлап кына ремонт ясый башладык, - ди Елена Николаевна, безне озатканда. – Минем бит эшчеләрем тулы бер бригада – өч улым. Барысы да уңган, эшкә осталар. Барысын да үзләре эшли, әтиләре бригадир булып кына йөри, ә мин йомышчы – инструмент, материал китереп, биреп торучы. Әтиебез Әлмәт СМП да эшли, “кытай юлы” төзи. Миңа әле пенсиягә ерак. Ни әйтә алам инде, мин үз балаларымнан канәгать. Кичә Василийны армиягә озаттык, туганнар, яшьләр күп җыелды. Бүген ире белән Валя килде безгә, бергәләп, балабыз турында сөйләп, кайгырып утырабыз. Барыбыз да аның сау -сәламәт әйләнеп кайтуын телибез һәм көтәбез.
Ольга ИВАНОВа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев