Бүген, 14 февральдә, Зирекледә яшәүче Хафизова Нурсинә Габдрахим кызына - 90 яшь. Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов аның тормыш тарихын бик яхшы белә һәм шул хакта газета укучыларыбызга да сөйләп үтәсе килә.
- Ул Әлмәт районының Нәдер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. "Урта хәлле" дигән сүз ул чакларда гаиләне авыл кулаклары исемлегенә кертү өчен җитәрлек булган. Һәм аның әтисен раскулачить итәләр, 6 елга төрмәгә утырталар, гаиләне урамга куып чыгаралар.
Габдрахимны кулга алу хәсрәтен әнисе (Нурсинәнең әбисе) күтәрә алмый, авырып урын өстенә ята һәм башка тормый. Тиздән Нурсинәнең әнисе дә үлә. 1936 елда әтисе төрмәдән кайта һәм озак та үтми кабат өйләнә. Әмма үги ана бик усал була, шуңа күрә Нурсинә үзенең абыйсы Гариф белән бабасында яшәргә мәҗбүр булалар.
Сугыш Нурсинәне абыйсыз да калдыра: ул 1944 елда хәбәрсез югала. Бу вакытларда кыз 7 сыйныфны тәмамлый. Аны комсомолга алмыйлар ( чөнки ул кулак кызы), паспорт бирмиләр һәм ул колхозда эшкә кала. Бары тик 1947 елда гына Нурсинә әби колхоздан китеп, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң дус кызы Рәшидә Исхакова белән Ерыклы мәктәбенә юллама алалар. Монда аларны директор Ильяс Вәлиев җитәкчелегендәге мәктәп коллективы бик шатланып каршы ала.
Нурсинә Габдрахим кызы үзенең укучыларына әниләре кебек карый, дәресләргә намус белән ныклап әзерләнә, үз эшенә яңа ысуллар кертә, шуңа да дирекция аңа ачык дәресләр үткәрүне, Ерыклы кустына керүче алдынгы тәҗрибәле укытучылар төркемен җитәкләүне ышанып тапшыра, Яңа Чишмә РОНО-сы приказы буенча башлангыч сыйныфларда укыту буенча штаттан тыш инспектор итеп билгеләнә.
1950 елда аның булачак ире Камил Камалов армиядән демобилизацияләнеп кайта һәм ул шул ук мәктәптә укытучы булып эшли башлый, ә бер елдан соң алар Нурсинә Габдрахим кызы белән гаилә корып җибәрәләр.
Әлеге бәхетле гаиләдә биш бала туа: Наилә, Гөлсинә, Сәрия, Илгиз, Ләйсән.
Кызганычка каршы, Илгиз - "Әлмәтнефть" НГДУ-ның комсомоллар башлыгы - иске йортны сүткән вакытта фаҗигале төстә вафат була. Аңа нибары 23 яшь кенә була.
Бүгенгесе көндә Нурсинә Габдрахим кызы Зирекледә кызы Ләйсән белән яши. Әмма туган ягы турындагы хәтер-хатирәләр аның күңеленә гомерлеккә кереп урнашкан... Ул туган ягы - Әлмәт районы Нәдер авылын бик сагына.
- Анда минем туган җирем, ул һәрчак минем йөрәгемдә, - ди Нурсинә әби.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев