Без газетабыз битләрендә дөнья күргән "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дип исемләнгән язмалар циклына туганнары җавап биргән якташларыбыз - сугыш тоткыннары язмышы турында сөйли башлыйбыз.
Шулардан беренчесе - Волчья Бистәсеннән Иван Власов турында редакциягә район Крайны өйрәнү музееның Акбүре филиалы директоры Вәсил Вәлиуллин юллаган.
- 22 август көнне миңа Чистайдан Иван Степанович Власовның оныгы Валентина Николаевна шалтыратты, район газетасында чыккан язма аны һәм әтисе Николай Ивановичны (Иван Степановичның улы) бик нык дулкынландырган. Хәзер алар икесе дә Чистайда яши. Туганнары Батеневлар Волчья Бистәсендә кунакта булганда газетада Иван Власовны танып алалар һәм язманы Валентина Николаевнага күрсәтәләр. Ару-талуны белмәгән, физик яктан нык хезмәтчәнне Рус. Волчьяда гына түгел, хәтта күрше Акбүре авылында да хәтерлиләр - онытмаганнар икән әле.
Валентина Николаевна бабасының язмышы турында сөйләде. Ул 1909 елның 4 гыйнварында туган. Аннан гаилә яңа поселокка - Красная Зорька авылына күченгән, ул авыл Тат. Волчья белән Черемухово арасында, Волчья Бистәсенә якын була. Башкалар кебек үк, ул да колхозда хезмәт куя, урманчы булып эшли. Аның булдыклылыгын күреп алып, колхоз җитәкчелеге аны бригадир итеп куя, моннан тыш ул үз хуҗалыгын да үрнәк тәртиптә тота, умартачылык белән шөгыльләнә, сокланырлык бакча торгыза!
Сугыш башлана, Власов 24 июнь дә үк фронтка чакырыла. Аларны алып барган эшелон дошман авиациясенең көчле уты астына эләгә. Немец гаскәрләре актив төстә һөҗүм итә башлый. Иптәшләре төркеме белән рядовой Власов дошман тоткынлыгында була. 1941 елның 3 августында Чуд күле тирәсендә әсирлеккә эләгә. Аның тормыш юлында иң куркыныч көннәр башлана. Ул Германиядә "Шталаг IXA" һәм "Заган" лагерьларында интегә, Латвиядә бер бай поместьесында эшли. "Шталаг IXA" лагеры бик тә куркыныч, безнең сугыш тоткыннары өчен андагы шартлар түзә алмаслык була, аларны монда "Өченче рейх"ның төрле почмакларыннан китерәләр. "Шталаг"ка асфальт юл берничә километрга сузыла, совет әсирләрен, камчы һәм овчаркалар белән куып, әлеге юлдан җәяүләп алып баралар. Хәлдән тайган һәм ач кешеләр мондый прогулкага түзә алмый, әсирлеккә алынучылар колоннасыннан артта калучыларны фашистлар урында ук атып үтерәләр. Әлеге юлны "үлем юлы" дип атыйлар. Сугыш башланганда лагерь тулысынча төзелеп бетмәгән була, әмма шуңа да карамастан, анда китерелгән сугыш тоткыннары саны арта гына бара. Башта аларны лагерьның ишегалдында ачык һава астында чәнечкеле тимерчыбык белән чорнап алынган җирдә тотканнар. Аларны ашатмаганнар, тоткыннар үлән, агач яфрагы һәм кайры белән тукланган, вакытлар узу белән әлеге агачлар барысы да корып беткән. Нацистлар бигрәк тә совет әсирләренә начар мөнәсәбәттә булганнар, чөнки безнең җитәкчелек сугышка чаклы сугыш тоткыннары статусы буенча кирәкле халыкара документларны имзаламаган. СССР сугыш доктринасы буенча яшен тизлегендәге һөҗүмнән соң безнең армия тиз арада җиңеп чыгар һәм табигый ки әсирләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел, дип уйлаганнар. Әсирлеккә алынган америка, инглиз һәм француз сугышчыларының хәле безнең солдатларныкына караганда шактый яхшырак була. Аларны ашатканнар, хат язулар рөхсәт ителгән, алар посылкалар һәм акча переводлары алганнар. 1942 елда Төньяк Африкада әсирлеккә алынган британия танк король корпусы солдатының кызыклы хәтер-хатирәләре сакланган. Аларга лагерьда көндәлек алып барырга рөхсәт ителгән булган. Көндәлектә рацион язылган. Алар яшелчә ашлары (тик һәр көнне төрле ашлар) ашаганнар, бераз ипи, 25 грамм маргарин яки 50 грамм сыр, яки 70 грамм джем биргәннәр. Кофе яки бөтнекле чәйне көнгә 2 тапкыр эчкәннәр.
Немец әсирлегендә - коточкыч шартларда Иван Степанович исән кала алган. Монда ул үзенең якташлары Татар Булчиеннан Зыятдин Залаков һәм тагын бер кеше белән танышкан (ул Кәминкәдән, Югарымы яки Түбәнме, туганнары исемен оныткан). Лагерь 1945 елның 30 мартында америка солдатлары тарафыннан азат ителгән. Әмма ул чорлардагы кырыс законнар буенча безнең сугыш тоткыннары тикшерү узганнар. Иван Степанович Власовны Пермь өлкәсенә ташкүмер чыгарырга озатканнар. Начар шартлар һәм авыр эш булуга да карамастан, Иван Степанович бертуктамый эшләгән. Удар эш өчен шахта җитәкчелеге солдатка туган ягына ял (отпуск) биргән. 1946 елда Иван Власов туган ягына кайта. Ул 5 ел өендә булмаган. Аны сагынып көткәннәр. Солдат барысын да күргән: тәүлекләр буена колхозда эшләгән хатын-кызларның арыган йөзләрен, авылдагы ачлыкны да, ә күпме авылдашы яу кырында ятып калган! Һәм һәр җирдә авылда ышанычлы һәм нык ир-атлар кулы җитешмәгән. Ул хәрби исәпкә басар өчен районга килә. Яңа Чишмә районы хәрби комиссары ул чакта бик грамоталы кеше булган, ул сугыштан соң авылдагы барлык проблемаларны белгән һәм Власовта нык кулларны һәм хезмәткә булган теләкне күреп алган. Кызылармияче кенәгәсенә мөһер куйгач, солдатның күзләренә туры карап: "Эшлә, Иван! Пермьдә шахтадамы, монда колхоздамы - бөтен җирдә эш эш инде ул! Үз колхозыңда эшлә! Монда кешеләр кирәк! Ә кирәк урынга мин хәбәр итәрмен", - дигән. Аны кабат бригадир итеп куялар. 60 нчы елларда Красная Зорьканы, "перспективасыз авыл" буларак, таркаталар һәм Иван Степанович гаиләсе белән Рус Волчьяга әйләнеп кайта. Монда ул үзенең өен дә сүтеп күчерә, Волчанка елгасы буенда яңа бай бакча булдыра, шунда буа ясый. Аның суы чиста, салкын була, балыклар да үрчи. Красная Зорькадагы кебек, монда да умарталар урнаштыра. Тормышка сөенеп яши башлыйлар, Власовларның җиде балалары була, уллары Николай һәм Александр совхозда комбайнчы һәм шофер булып эшлиләр, шулай ук кызларының икесе туган авылларында яшәгән, тагын өч баласы - Украинада һәм Чайковскийда, оныклары үсә.
1975 елның 2 августында "Ильин көне"ндәге коточкыч яшенле коеп яуган яңгырны күпләр яхшы хәтерлидер, мөгаен. Ул чакта Тат. Волчья авылында кырда көтү көткән яшүсмер Фәрхат Шакировны яшен сугып үтергән иде. Волчья Бистәсендә тыныч кына агып торган Волчанка елгасы киңәя башлый, зур дулкыннар ярга бәргәләнеп, үз юлындагы бар нәрсәне юдыртып алып киткән. Зур су Иван Степановичның умарталарын агызып китү куркынычы да тудыра. Озак уйлап тормастан, өстенә плащ киеп, ул хәләл көче белән булдырган эшен - умарталарын коткарырга тели. Буаны сүтә башлый. Тик үз көчен исәпләмәгән, фашист әсирлегендә тәмуг эчендә кайнап та, аннан могҗиза белән котылган 66 яшьлек ир-ат шул чактагы табигать көченә каршы көрәш корбаны була. Берни дә эшләп булмый... Язмыш!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев