Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Очрашырга насыйп булгач…

Диң­гез­че бу­лып хез­мәт ит­кән дүрт егет­нең әни­се, ике диң­гез­че оны­гы­ның әби­се Ма­рия Ми­хай­лов­на Фе­ок­тис­то­ва Хәр­би-диң­гез фло­ты (ХДФ) кө­нен 1980 нче ел­лар­дан, бе­рен­че шат­лы­гы - улы Алек­сандр Ерак Көн­чы­гыш­та­гы хәр­би-диң­гез фло­тын­да срок­лы хез­мә­тен үти баш­ла­ган­нан бир­ле бил­ге­ләп үтә. Ә соң­гы өч ел­да Ма­рия Ми­хай­лов­на бу көн­не үзе­нә бер төр­ле "киң ко­лач...

Диң­гез­че бу­лып хез­мәт ит­кән дүрт егет­нең әни­се, ике диң­гез­че оны­гы­ның әби­се Ма­рия Ми­хай­лов­на Фе­ок­тис­то­ва Хәр­би-диң­гез фло­ты (ХДФ) кө­нен 1980 нче ел­лар­дан, бе­рен­че шат­лы­гы - улы Алек­сандр Ерак Көн­чы­гыш­та­гы хәр­би-диң­гез фло­тын­да срок­лы хез­мә­тен үти баш­ла­ган­нан бир­ле бил­ге­ләп үтә. Ә соң­гы өч ел­да Ма­рия Ми­хай­лов­на бу көн­не үзе­нә бер төр­ле "киң ко­лач алып" бил­ге­ләп үтә: һәм Ле­ни­но авы­лын­да яшәү­че­ләр­нең кү­бе­се аның өе тү­бә­сен­дә ХДФ сим­во­лы бул­ган Анд­ре­ев әлә­ме җил­фер­ди­сен бе­лә­ләр.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Ма­рия Ми­хай­лов­на Фе­ок­тис­то­ва­ның өе хәр­би-диң­гез фло­тын­да хез­мәт үт­кән ир-егет­ләр өчен прис­тань бу­лып то­ра. Ике ел элек аның ул­ла­ры: Алек­сандр (га­и­лә­се бе­лән Ле­ни­но авы­лын­да яши), Сер­гей (Ле­нинг­рад хәр­би ака­де­ми­я­сен­дә бе­лем эс­тәп, ХДФ шта­бын­да хез­мәт итә), Ва­си­лий (Вла­ди­вос­ток­та ко­рабль ко­ман­ди­ры), Ми­ха­ил (абый­сы янын­да ко­рабль­дә хез­мәт ит­кән), ту­ган ни­гез­лә­ре­нә кай­тып, шу­шы әләм ас­тын­да ти­рә-як авыл­лар­дан бай­так кы­на элек­ке­ге һәм хә­зер­ге­се диң­гез­че­ләр­не җы­еп, оч­ра­шу үт­кәр­де­ләр. Ише­гал­дын­да бәй­рәм өс­тә­ле янын­да мат­рос­лар һәм мо­ряк­лар диң­гез ту­рын­да әң­гә­мә кор­ды­лар, хә­тер-ха­ти­рә­лә­рен яңар­тып, хез­мәт ит­кән ел­ла­рын ис­кә ал­ды­лар. Ае­ры­лыш­кан­да, ал­да да шу­лай оч­ра­шып яшәр­гә, үт­кән­нәр­не ис­кә алу гы­на тү­гел, бер­гә­ләп мө­һим мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итәр­гә дә сүз ку­еш­ты­лар. Һәр ел­ның 29 июль кө­нен­дә Ма­рия Ми­хай­лов­на өе тү­бә­сен­дә­ге Анд­ре­ев әлә­ме диң­гез­че­ләр­не оч­ра­шу­га ча­кы­рып то­ра­чак.

Ин­де М.М. Феок­тис­то­ва­ның оны­гы - Конс­тан­тин (Люд­ми­ла һәм Алек­сандр улы) да флот­та хез­мәт үтеп, ту­ган авы­лы­на әй­лә­неп кайт­кан. Оны­гы Сер­гей да яр­ты елын хез­мәт ит­кән (кы­зы Оль­га улы). Ма­рия Ми­хай­лов­на­ның кал­ган та­гын 15 оны­гы ара­сын­да әле ир-егет­ләр бар (7әү), кем бе­лә, бәл­ки алар да ки­лә­чәк­тә мо­ряк бу­лып хез­мәт итәр­ләр. Ди­мәк, аның өчен бу ин­де га­и­лә бәй­рә­ме, аны бу көн­не күр­ше­лә­ре, дус­ла­ры, ба­ла­ла­ры һәм онык­ла­ры да кот­лый. Бы­ел аны кот­лар­га күч­тә­нәч­ләр һәм чә­чәк­ләр бе­лән Чис­тай хәр­би ко­мис­са­ри­а­ты хез­мәт­кә­ре Алек­сей Мель­ни­ков та кил­гән иде.

Рә­сем­дә: А.И. Мель­ни­ков М.М. Фе­ок­тис­то­ва, ки­ле­не Люд­ми­ла һәм кы­зы Оль­га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев