Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ольга Карпова:“Ярдәм күрсәткән өчен барыгызга да рәхмәт!“

Безнең районнан "Нечкәбил - 2016" конкурсында катнашкан Ольга Карпова дәрәҗәле конкурс финалына чыккан.

17 сентябрьдә Ольга "Казан - Арена" стадионында ярымфиналда уңышлы чыгыш ясаган. Ә гаилә бәйрәмендә республиканың 30 районыннан сайлап алу турларында компетентлы жюри тарафыннан сайлап алынган 44 гаилә катнашкан. Шунысын билгеләп үтү сөенечле, Карповлар гаиләсе бик матур чыгыш ясаган. Тырышлык, түземлек һәм якын кешеләрнең, шулай ук оештыручыларның ярдәме үз җимешләрен биргән. Карповлар гаиләсе берьюлы өч номинациядә җиңгән, алар I дәрәҗәдәге өч диплом иясе булганнар. Аларның берсе "Гаилә горурлыгы" номинациясендә, икенчесе кулинария конкурсында "Кышкылыкка әзерләү" номинациясендә, ә өченчесе "Корстонда иң яхшы гаилә" номинациясендә - "Корстон - Казан" ҖЧҖ рестораны генераль директоры фикеренчә, хуҗабикә Ольга Карпова әзерләгән өстәл иң яхшысы булган.
Компетентлы жюри һәм бик күп сандагы тамашачылар бу гади фермер һәм әйдәп баручы инженер гаиләсе генә булмавына инанганнар. Үз чыгышларында алар үз гаиләләрен булдыру тарихы, тормыш иптәше һәм балаларына булган мәхәббәт, әлеге гаиләдә яшәп килүче гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында сөйләгәннәр.
- Сәхнәгә чыкканда да безнең Ольга башка катнашучылар (конкурста) арасында үзенең искиткеч матурлыгы белән башкалардан аерылып торды, - диләр аның терәге булган бер төркем дуслары.
Конкурс порталында Ольга өчен актив тавыш биргән дуслары һәм хезмәттәшләре ярдәме белән ул конкурсның чираттагы этабына узган (44 катнашучыдан финалга 13 кеше генә узган).
Конкурсны оештыручылар фикеренчә, "Нечкәбил" бүгенге заман хатын-кызлары тормышында гаилә кабат беренче планга чыгуын аңларга ярдәм итә. Безнең якташыбыз моңа дәлил булып тора. "Тормышта иң мөһиме - бу гаилә. Карьера сине өйдә көтеп тормый, акча гына да бөтен нәрсәне хәл итә алмый. Минем гаиләм - минем байлыгым, - ди Ольга Карпова.
Фестивальгә Карповлар гаиләсенә терәк булып килгән туганнары, дуслары, хезмәттәшләре генә түгел, ә конкурсның жюри әгъзалары да алар сүзенең дөреслегенә инанган. Алар җыр-биюләр, "кыяр" флэш- моб белән бергә әзерләнгән иҗади номерга лаеклы бәя биргәннәр һәм Ольганың төгәл инструкцияләре астында окрошка әзерләүдә катнашканнар. "Кыяр" бәйрәме, әйтергә кирәк, бик шәп килеп чыккан. Ә Карповлар гаиләсе өчен бу тантана күптән түгел генә традициягә әверелгән: Ольганың ире Александр үзенең дусты Вячеслав белән теплица төзегәннәр, анда ел әйләнәсенә бөтен Яңа Чишмә районы халкы өчен кыярлар үсә. Кыярлары шулкадәрле яхшы ки, Ольга хәтта алардан варенье ясарга да өйрәнгән,бусы исә хөкемдарларга һәм фестиваль кунакларына бик ошаган - "кышкылыкка әзерләү" осталыгына лаеклы I урынны биргәннәр.
- Әлбәттә, тырыштык, байтак әзерләндек, - дип сөйләде Ольга Казаннан кайткач. - Мин җиңәргә дигән максат куймадым, максатым - лаеклы чыгыш ясау иде. Чөнки күпме кеше безгә ышанычын белдерде, аларның кәефләрен төшерәсе килмәде. Конкуста безнең белән бергә актив катнашкан В.Н. Семенякка, Н.М.Зыкова, И.Н. Слимова, С.Г. Пьянзина, Л. Коновалова, М. Попкова, "Шешминка" ансамбле кызларына олы рәхмәт белдерәсем килә. Дусларыбызга, Тухтамановлар гаиләсенә, апалы-сеңелле Рузановаларга, туганнарга - Богомоловлар гаиләсенә дә рәхмәт. Безгә көч биреп торган әнием М.И. Петровичевага, балаларыма , яраткан иремә зур рәхмәт. Район башлыгы В.М. Козловка, Яңа Чишмә РЭЧ начальнигы Х.Х.Хөсәеновка һәм ЧЭЧнең "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы директоры А.А. Наумовка конкурска әзерләнүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.
Миңа ярдәм итеп, үзләренең җылы сүзләре белән көч, минем өчен тавыш биргәннәре, борчылганнары өчен Г.М. Сабирҗановага, И.Ю. Иляшкинага, О.И. Лазаревага, Н.И. Селиверстовага, Яңа Чишмә РЭЧ коллективына һәм Яңа Чишмә районында яшәүче барлык кешеләргә зур рәхмәт. Инде менә 15 ел сезнең белән бергә яшәвемә горурланам һәм мин Яңа Чишмә кызы, дип горурланып әйтә алам. Без бергә булганда - без көчле!
Редакциядән: Тагы ике айдан Ольгага кабат уңыш теләп торачакбыз - финал 26 ноябрьдә булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев