Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Олыласаң олыларны, олыларлар үзеңне

8 декабрь көнне Тубылгы Тау мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары Наҗия әби Вәлиевага хәл белергә бардылар. Укучылар сөйләшә башлауга әбекәйнең тулышкан күңеленә әллә ни булды,ул елап та җибәрде.Аның кайгысы зур. Ул күптән түгел бердәнбер улын югалтты. Язмыш белән һич кенә дә килешәсе килми аның, әрнеп-әрнеп сөйлисе килә. Сөйли-сөйли дә, туктап...

8 декабрь көнне Тубылгы Тау мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары Наҗия әби Вәлиевага хәл белергә бардылар.
Укучылар сөйләшә башлауга әбекәйнең тулышкан күңеленә әллә ни булды,ул елап та җибәрде.Аның кайгысы зур. Ул күптән түгел бердәнбер улын югалтты. Язмыш белән һич кенә дә килешәсе килми аның, әрнеп-әрнеп сөйлисе килә. Сөйли-сөйли дә, туктап кала.
Наҗия әби 1930 нчы елгы. Ачысын да төчесен дә күрә дөньяның. Гомере буе фермада эшли. Әйтерсең дөньяның бөтен авыр эше аңа гына булган. Әбекәйнең Чистайда 2 оныгы бар. Эльвира бөтен эшен ташлап Наҗия әбине карарга кайткан. Без кергәндә аш пешереп йөри иде. Аллаһы Тәгалә аңа әҗер -савапларын бирсен.
Әбиебезнең әллә ни эше дә юк иде, әмма олы кешенең күңеле бар һәм аны күрә белергә кирәк.
Динә Хәлиуллина, Тубылгы Тау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев