2 июньдә мәгариф отличнигы, 32 ел педагогик стажы, федераль, республика һәм район әһәмиятендәге байтак кына бүләкләр һәм билгеләргә ия булган Флюра Шәрип кызы Шәйхетдиновага 80 яшь тула.
Шушы айның 25 нче числосында Шәйхетдиновлар гаиләсе, әйтергә кирәк, гадилеге, игелеклелеге һәм намуслылыгы белән аерылып торучы гаилә, тагын бер бәйрәмне - бриллиант туйларын билгеләп үтәчәк.
- Мин 1934 елда тудым һәм 7 елдан соң минем бала чагым узып та китте кебек булды, чөнки әтием Шәрип Камалов фронтка китте һәм хәбәрсез югалды. Безне, өч баланы, әни үстерде, тормышлар авыр һәм ярлы булды, тик әни һәрвакытта да: "Тормыш яхшы булсын өчен укыгыз, белем алыгыз", - дия иде. Без әнинең теләген үтәдек: барыбыз да яхшы белем алдык. Минем һөнәр сайлавыма - балалар бакчасында тәрбияче булу теләгемә балаларны яратуым да тәэсир иткәндер. Мин аларны яратырга, алар турында кайгыртырга, аларны кеше итәргә, кыскасы, кечкенә баланы шәхес итеп тәрбияләргә хыялландым. Чистай педучилищесын тәмамлаганнан соң, ике ел Мари-Элда практика үттем. Аннан соң Ленинода, ә аннары Яңа Чишмә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Авыр булды, балалар - бу бик тә җаваплы нәрсә, ә инде балалар бакчасы мөдире итеп билгәләгәч, коллектив өчен дә җаваплылык тоту өстәлде, - дип үзе турында сөйләп алды Флюра Шәрип кызы. Ә аның элеккеге хезмәттәшләре менә ниләр сөйлиләр:
Нина Зевакина - элеккеге хезмәттәше: "Мин Флюра Шәрип кызы белән 28 ел эшләдем. Ул үз эшенең остасы: балаларга бик тә игътибарлы һәм кайгыртучан, шул ук вакытта тәрбиячеләргә дә, гомумән, бөтен коллективка гадел төстә таләпчән дә иде".
Наталья Ведякина: "Ландыш" балалар бакчасы мөдире: "Безнең коллективта үзләренең педагогик эшчәнлекләрен Флюра Шәрип кызы эшләгән вакытта башлап җибәргән тәрбиячеләр эшли һәм, әйтергә кирәк, алар бик грамоталы, җаваплы тәрбиячеләр, аларга үрнәк алырдай кешеләр булган".
Фаина Шәрип кызы (яңачишмәлеләрнең күпчелеге ни өчендер әле һаман аны шулай атый) тәрбиясен алган балалар (инде үзләре дә олы яшьтә) бүгенге көндә кай төбәкләрдә генә яшәми дә, кем генә булып эшләмиләр.
Ә Яңа Чишмәдә Шәйхетдиновлар гаиләсе 1959 елдан бирле яши (аның ирен - Нурислам Шәйхетдиновны Яңа Чишмә "Сельхозхимия"сенә эшкә күчерәләр).
Нурислам Шәйхетдиновны Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач армиягә алалар. Ул Магаданда ЭЭМ гаскәрләрендә 4 ел хезмәт итә һәм менә дигән милиционер да булган булыр иде, тик әтисенең техникага мәхәббәт тәрбияләве (Нурислам аганың әтисе дә фронтта булган, ул исән-сау өенә кайткан) аны МТС-ка эшкә китерә. Һәм, тормыш күрсәткәнчә, юкка түгел: Нурислам Шәйхетдиновны озак еллар буе сәләтле техник-механик һәм бик тә грамоталы инженер буларак бөтен тирә-юньдә яхшы белгәннәр.
Үзе турында ул менә ни ди: "Мин нормировщик булдым, склад белән, аннары мастерскойлар белән мөдирлек иттем. Нинди бар, барлык техник журналларны яздырып алдым, эштән һәм гаиләдән аерылмыйча үзлегемнән күп нәрсәләргә өйрәндем. Һәм бары тик бер тапкыр гына гаиләмнән бик озакка аерылып тордым, ул да булса Ленинград СХИ-га квалификацияне күтәрергә бардым, аны уңышлы якладым һәм шунда ук Яңа Чишмә "Сельхозхимия"- сенә баш инженер итеп билгеләндем. 1988 елда управляющийның транспорт буенча урынбасары итеп билгеләделәр, минем карамакта 100 берәмлектән артык техника һәм эшчеләр (алар саны тагы да күбрәк) иде, оешмадагы партия секретаре эшен дә алып бардым".
Аның хезмәт стажы - 45 ел. Хәзер Нурислам Шәйхелислам улына 86 яшь һәм хатыны Флюра Шәрип кызы белән алар, үзләре әйтүенчә, тормышның бик уңай булмаган чорында: дүрт ел элек Нурислам ага тулысынча күрми башлаган һәм шуңа да мөмкинлекләрдән чикләнгән.
Флюра Шәрип кызы менә тагын ниләр сөйләде:
- Без Нурислам белән үзебезнең туган авылыбызда - Чистай районының Яүширмә авылында Сабан туенда таныштык. Өч көн очраштык та, мин яңадан Мари-Элга китмәсен өчен, ул миңа тәкъдим ясады. Шулай итеп без тиз арада өйләнешеп тә куйдык. Бергә яшәү дәверендә бер-беребездән байтак кына яхшы нәрсәләргә өйрәндек. Бергәләп балалар үстердек, өйдәге, йорттагы, бакчадагы барлык эшләрне дә бергәләп башкардык. Аның хәзерге халәтен күрүе миңа авыр, әлбәттә, мин барысын да аңлыйм: заманында көчле ихтыярлы булган кешегә үз авыруы белән килешүе читендер. Тик без монда да гел янәшә, бергә балаларның һәм оныкларның килүен көтәбез, бергә каршылыйбыз. Элек мин гаиләм, ирем өчен камыр ризыклары әзерләргә бик ярата идем, хәзер кухняда кайнашуы бик җиңел бирелми.
Олы кызым Роза гаиләсе белән Чистайда яши, еш кайталар, кызым өйне тәртипкә китерә, кияү ишегалдында эшли. Улларым Илнур һәм Дамир гаиләләре белән Яңа Чишмәдә яшиләр: алар белән еш аралашабыз, һәр көнне диярлек, оныкларым (алар безнең җидәү) да килеп торалар. Элеккеге хезмәттәшләребез, дусларыбыз шалтыратып, хәлебезне белешеп торалар, үзләренә кунакка чакыралар. Шуңа, безгә бер дә күңелсез түгел.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев