Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Оясында ни күрсә...

Күп балалы гаиләләрдә, кагыйдә буларак, иң хезмәт сөюче балалар үсә. Әмма бу күп балалы гаилә булу теләге аңлы рәвештә булган булса, ата-аналар моның белән спекуляция ясамасалар һәм дәүләттән "соранмасалар", ә киресенчә, балалары белән бергәләп хезмәт куеп иминлек тудырсалар гына.

Тик күп балалы ата-аналар арасында җавапсыз кешеләр дә очрый, алар, "без аларны тудырдык, хәзер инде хөкүмәт карасын", диләр. Әйе, дәүләт бераз ярдәм күрсәтә анысы, тик гаиләгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтү - ата-ана эше.
Авыл халкына җәен ял итү бик сирәк тия, гаилә зур булган саен, бакчада да эш күбрәк.
21 июльдә без кайбер күп балалы гаиләләрдә булдык, алар бакчаларында ниләр үстерәләр, хуҗалыкта нәрсәләр асрыйлар (чөнки болар өстәмә матди керем бит) - барысы турында да кызыксындык.
Черемухово Бистәсеннән Батьковлар гаиләсенең хатын-кызлардан торган өлешен без бакчада очраттык: Валерия һәм Юлиана әниләре белән бергә суган уңышы җыя иделәр,Женя ике яшьлек сеңелесе Ульянаны карый иде.
- Бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне җитәрлек утырттык, суган түтәлләре дә күп, әмма ул кыш буена барыбер җитмәячәк әле. Сатып алырга туры киләчәк, - дип сөйли биш бала анасы Галина, - киләсе елда суганны ике тапкыр күбрәк утыртырбыз дибез.
Батьковлар сыер сатып алганда кичектереп түләүдә ярдәм иткән район хакимиятенә рәхмәтле. "Хәзер безнең яшелчә һәм ит кенә түгел, сөт тә үзебезнеке", - диләр.
Овчинниковлар гаиләсендә дә биш бала. Монда да өлкән кызлар бакчада иде, кара карлыган җыя-җыя, алар: "Июньдә без җиләк тә җыйдык, әни варенье кайнатты, әле безнең чиябез дә өлгереп килә, анардан кышкылыкка компот ясыйбыз", - диделәр. Зур һәм яхшы итеп каралган бакча, мал-туар да күп, МЭТ генә дә 7 баш - болар бар да гаиләгә муллыкта яшәргә мөмкинлек бирә: ярдәмче хуҗалыктан кергән табыш акчасына Овчинниковлар өйгә янкорма ясаганнар.
- Безнең балалар хуҗалыктагы эшләрдә үзләре теләп булышалар, бу яхшы, эшкә өйрәнеп үссеннәр, - ди Наталья.
Һәм менә Яңа Чишмәдәге күп балалы гаиләнең шәхси хуҗалыгы: капка бикле, керер өчен чакыручы да күренми. Тыкрык буйлап үттек, ауган коймаларга күз салдык, бар җирдә чүп үләне үсеп утыра, биек булып үскән кычытканнар күгән куагын каплап киткән. Бакча уртасында полоса булып сирәк кенә бәрәңге үсентесе күренә, өйгә якынрак - яфраклары тишкәләнеп беткән кәбестә үсеп утыра, помидор үсентеләре дә әлләни ис китәрлек түгел.
Күршеләре болай ди:
- Татьяна үзенең балалары белән бу өйдә яшәми, "малосемейкада" яшиләр. Бакчада алар күренми. Нәрсәгә? Ире акча эшли, хөкүмәт булыша. Бакчада нәрсәгә дип азапланып, бил бөксеннәр ди, аларга болай да күңелле, еш кына исерек тә булалар. Балалар күп вакыт урамда уйнап йөриләр.
Без хуҗа хатынны эзләп йөрмәдек, безнең рейдның максаты - әти-әниләрнең үз үрнәкләрендә ничек итеп балаларын тәрбияләүне белү: мул тормышка хезмәт белән ирешүме, әллә "әрәмтамак" булып үсүме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев