Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Озын гомерле әбинең девизы: «Зарланырга түгел, ә сөенергә»

13 март көнне Екатерина Бистәсендә яшәүче Лидия Николаевна Поляковага 90 яшь тулды. Бүген ул туганнары һәм якын кешеләре арасында, үзе әйтмешли, туклыкта һәм мәшәкатьсез гомер кичерә. Ә бит аның тормышында авыр вакытлар да була.


- Мин күп балалы Зябловлар гаиләсендә туганмын: без җидәү идек. Ә утызынчы елларда ачлык-ялангачлык белән бәйле чирләрдән бик күп кеше һәлак булды. Безгә авылда сау калу җиңелрәк иде: җәен - алабута, кычыткан, кышын - туңган пешкән бәрәңге. Без шуннан артыгын күрмәдек. Сугыш елларында да һәм аннан соң да, өйдә шундый ризык булгач, димәк, гаилә тук дигән сүз. Ләкин без сау калу гына түгел, бернигә карамастан, эшләдек тә, укыдык та. Әти - әниләр безне зарланмаска, Ходай биргәнгә сөенергә кирәк дип тәрбияләделәр, - дип сөйли Лидия Николаевна. 
Лидиянең олы абыйсы фронтка китә, апасы Анастасия тракторчыга укый һәм басуда ягулы тракторда эшли. Ә трактор өчен ягулыкны Горшковода утын әзерләүдә эшләгәндә Лидия дә булдыра.  Алар җиңүгә һәм өйләренә әйләнеп кайткан фронтовикларга бик сөенәләр һәм бөтен авыл белән һәлак булганнарны елап искә алалар, - бу хакта ул Җиңү бәйрәме көннәрендә генә түгел, ә аннан соңгы еллар турында сораганда да искә ала. Бәхеткә, абыйсы Михаил сугыштан  исән-сау кайткан.  Аның кече сеңелләре һәм энеләре күкрәгендәге сугышчан бүләкләре белән горурланалар. Тыныч вакытта эшләп, ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.   Лидия Николаевна үз туганнары белән горурлана. Кече Таисия дә (хәзер Карпова) гомер буе алдынгы сыер савучылар арасында булган.  Лида үзе җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң совхозда эшли, ә 18 яшендә аны һәм башка кызларны торф чыгару эшенә алалар.  Туган ягына кайткач, аны совхоз конторасына эшкә чакыралар.
- Мин директорларның сәркатибе булдым, ә алар бу вазифамда 22 еллык стажымда бик күп алышынды: Г. М. Мингатин, Н.П. Соловьев, В. Н. Гладков..., – дип санап китте Лидия Николаевна элеккеге совхоз җитәкчеләрен. - Һәрберсенең үз холкы, аларга ияләшергә туры килде. Эш җиңелләрдән түгел: грамоталы булу гына аз, әдәпле һәм сабыр кеше булырга кирәк. 
Лидия бу сыйфатларга тулысынча ия, шуңа да аны авылдашлары хөрмәт итә. Лидия Николаевна үзенең ярдәмчел холкы аркасында, пенсиягә чыккач, озак еллар иҗтимагый эш алып бара: авылдашларына дини йолалар үткәрергә ярдәм итә.
Эш эш белән, ләкин һәр хатын – кыз өчен иң мөһиме-гаилә. 
1950 елда Лидия Иван Сергеевич Поляковка - хезмәт сөючән һәм менә дигән гармунчы егеткә кияүгә чыга. Алты бала тәрбияләп үстерәләр.  Шаян, мәшәкатьле булса да, тормыш булган: чөнки яшь булганнар, бар нәрсәгә сөенә белгәннәр.
Кызлары Лидия (әниләре хөрмәтенә аталган): “Әти исән булганда, һәр бәйрәмне әтиебез гармун уйнап, күңелле уздыра идек. Без әле дә бу шатлыклы гаилә тантаналарын искә алабыз. Хәзер болай күңел ача алмыйлар”,- дип сөйли.  
Лидия һәм Иван Поляковлар хөрмәткә лаек балалар үстергәннәр. Барысына да белем биргәннәр,барлык һөнәрләре дә кирәкле. Өлкән кызы Александра пенсиягә кадәр Чистай районында авыл советы рәисе булып эшләгән, Николай - Екатерина Бистәсендә механизатор, Владимир-Чистайда шофер, Борис нефть компаниясендә эшли, Лида КМС заводыннан пенсиягә чыккан, кечесе Татьяна Чистай РҮХ дә шәфкать туташы булып эшли. Балаларның өчесе туган авылда әниләре тирәсендә яши. Шуңа да Лидия Николаевна  оныклары һәм оныкчыкларының кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен тоеп яши. Иң яратканы кем соң? Бу сорауга юбиляр әби болай дип җавап бирә: «Барысы да, ә алар минем 13әү.  Алар менә дигәннәр – барысының да эше бар.  Оныклар арасында хәрби, хокук саклау органнары хезмәткәре, эшчеләр, финансистлар, медиклар, педагог бар. Минем шулай ук 21 оныкчыгым һәм бер оныкчыгымның баласы бар. Барысын да яратам. Яныма кайтсалар шатланам. Әмма, кызганычка каршы, сәламәтлек җитми инде, алар белән күбрәк вакытымны үткәрә алмыйм – арыйм”, - ди.
Юбилей көне иртәсендә Лидия Полякованың өендә телефон тынмады: күпләр аны шундый истәлекле дата белән котларга ашыкты. Юбилярны котларга һәм бүләкләр тапшырырга авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре, клуб хезмәткәрләре һәм ФАП фельдшеры шәхсән өйләренә барган. Ә аларның теләкләре бер: «Озын гомер сезгә, Лидия Николаевна!».
Лариса ФЕДОРОВА
 Ике Лидия-әнисе һәм кызы. Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев