Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Озын гомерле булуның сере –хезмәттә

89 яшьлек Илалия Гарип кызы Гатауллина Акъяр авылында яши. Аның иркен өендәге бүлмәләрдә якты һәм уңайлы. Диварлар, түшәм һәм идәннәр чисталыктан ялтырап тора – аларны үзләре даими юып торалар. Өйдә бар җирдә дә тәртип һәм чисталык хөкем сөрүе хууҗабикәнең уңганлыгын һәм хезмәт сөючәнлеген раслый.


Без кызы Ризифә белән килеп кергәч тә, Илалия әби, безне кайнар пилмәннәр белән сыйлар өчен, тиз арада кәстрүл астына ут төртеп җибәрергә җыенды. Ул аларны һәрвакыт әзерли һәм алдан күреп беленмәгән кунаклар килгәндә салып җибәрер өчен суыткычта саклый икән. Без аның мәшәкатьләнмәвен, бары тик эш буенча гына килүебезне аңлаттык.
Аның әнисе Маһирәнең 7 баласы һәм 20 оныгы булган, Илалия әби үзе 8 балага гомер биргән, тик бер кызы һәм бердәнбер улы сабый чакта бакыйлыкка күчкәннәр. Гаиләдә 6 бала тәрбияләп үстерү бер дә җиңелләрдән булмагандыр (Ризифә бишенче бала булып дөньяга килгән). Әтиләренең фронттан сәламәтлеге какшап кайткан, авыр физик эшне башкара алмаган, өйдәге барлык эшләр дә әниләре һәм кызлар җилкәсенә төшкән. Кызлар утын ярган, Илалия әби ат җигеп, печән чапкан. Аның чалгы тоткан кулларына хәтта күз иярмәгән, ир-атлар да исләре китеп карап торганнар. Гомумән холкы буенча ул бик нык, чыдам кеше, нинди генә авырлыкларга юлыкса да,  сынмаган сыгылмаган, бар көчен туплап, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга тырышкан.
Кызлар 7 яшьтән әниләренә фермада булыша башлыйлар, барлык җәйге каникуллары да шунда уза. Әниләре эштән кайткан җиргә өйдәге эшләрне дә башкарып куялар, чәйләре дә кайнаган була. “Бер тирән акыллы кеше, өлкән баланы яхшы итеп тәрбияләсәң һәм бар эшкә дә өйрәтсәң, калган балалар барысын да аннан өйрәнә, дип әйткән бит, - ди Илалия әби. Үзе дә намус белән эшләгән, балаларын да эш сөяргә, чит кеше малына тимәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Кызлар бик акыллы, күндәм булып үскәннәр, мәктәптә дә алар өчен кызарыр сәбәп булмаган. Алтысы да техникум тәмамлаган, ә Ризифә Казанда кооператив техникумда укыган һәм инде 33 ел туган авыл җирлеге башкарма комитетында бухгалтер булып эшли. Акъярда Илалия әбинең бер кызы – Ризифә генә, икесе Зирекледә, берсе Ижауда яши, икесе инде исән түгел.
Ул гомере буе балалар үстергән. Кияүгә чыккач, башта иренең ир туганын (алар ата-аналарыннан башка үскән), аннары үз кызларын, иренең апасының балаларын караган. – Кайчакларда өйдә 19 шар кеше яши идек, - дип сөйли Ризифә. Күршедәге абыйсының гаиләсе белән дә тату яшәгәннәр. Бертуганының уллары Илдар һәм Рөстәм дә янәшәдә генә йорт корганнар һәм бар эштә дә Илалия әбигә булышалар. Тик ул ярдәмгә әлләни мохтаҗ да түгел, чөнки әлегә кадәр бөтен эшне үзе башкара: мунча яга, ашарга әзерли, керләр юа һ.б. Теләсә нинди шөгыльне ул үзенең күңел юанычы дип саный. – Туганнарым турында җаным әрнемәсен өчен, эш эшләп мин онытылам, - ди ул. Нигә борчылырга икән соң, аларның барысы да яхшы бит. Менә шундый тынгысыз кеше инде ул. 
- Әгәр дә гаиләдә берәр нәрсә була калса, ул аны күршеләр аркылы булса да барыбер беләчәк һәм читтә кала алмаячак, - ди Ризифә. – Ә кинәт кенә аның ярдәме кирәксә? Һичшиксез булышачак: акча беләнме, эш яки киңәш бирепме. Оныкларына акча белән һәрчак ярдәм итә. Әгәр аңа кибеттән әйберләр сатып алсаң, акчасын бирә, ә үзе беркайчан да акча алмый, исән чагымда мин сезгә булышырга тиеш, ди.
Һәр көнне, күпьеллык гадәте буенча, Илалия әби иртәнге сәгать 3 тә тора һәм эш белән шөгыльләнә башлый. Тик башта һәр гаилә әгъзасының иминлеге хакына дога кыла. Бу аның тормыш (яшәү) тәртибе. Язын, җәен, көзен үз бакчасында мәш килә ул: казый, утырта, су сибә, утый, уңышын җыя, әле Ризифәгә дә, күршедәге туганнарының улларына да булышырга өлгерә. 
- Эшсез утырып тора алмыйм. Йә берәр нәрсә пешерәм, пилмәннәр ясыйм. Элек бөтен гаиләмә оекбашлар бәйләдем, әмма хәзер бармаклар элеккечә җитез түгел шул, - ди Илалия әби үзенең кулларын күрсәтеп.
Күршедә генә бик күп әбиләр яши, кайсына 89, кайсына 84 яшь, алардан олырак булса да, күршеләренең хәлен белергә үзе йөри. Янәшәдә генә “дус кызы” яши, әгәр дә алар бер-берсе белән бер генә көн күрешми калсалар, телефоннан сөйләшеп алалар.
Быел җәй Илалия әби Ижауга бердәнбер исән калган энесенең 80 яшьлегенә барган. Әбине машина белән бертуганының улы алып барган. Юлда йөрергә курыкса да, аллага шөкер, исән-сау барып кайтканнар.
Үзенең 90 яшьлегенә ( Илалия әби 29 октябрьдә билгеләп үтәчәк) 50 ләп кеше җыелачак – барысы да үз туганнары... Соңыннан, инде традициягә әверелгән озын гомерле булуның сере нидә дигән сорауны биргәч, әбинең җавабы безне бер дә шаккатырмады: - Эш, эш һәм бары эш кенә. 
Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев