Озын гомерле булуның серләре
18 июнь көнне Чертуш авылында яшәүче Әхсәнова Зәйнәп Гыйльметдин кызына 90 яшь тулды. Сер итеп кенә Зәйнәп апа үзенең озын гомерле булу рецепты белән уртаклаша. Һәм бу рецептта төп ингредиентлар - яхшылык, кайгырту һәм мәхәббәт. Зәйнәп апа (кыз чагында Баһаветдинова) күп балалы гаиләдә туа. Әти - әнисе-гади крестьяннар - балаларны якыннарын яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
- Без барыбыз да шушы хисләр белән яшәргә тырыштык. Бүген ун баладан быел 80 яшен тутыручы энем Вахит белән икәү калдык, - дип сөйли Зәйнәп апа. - Без бай да яшәмәдек, ач та булмадык, сыер һәм бакча – төп тормыш чыганагы булды, барыбыз да шунда хезмәт куйды. Мәктәптә 6 сыйныфны тәмамладым, колхозда 12 яшемнән эшли башладым. Башта бу яшелчә үстерүче бахча иде. Көзге-кышкы чорда җигүле үгезләрдә печән, салам ташыдым. Өлкәнрәк булгач, атларны миңа ышанып тапшырдылар, мин анда урман ташый идем. Орлык материалы төягән чанага чаклы тартырга туры килде, без аларны Чистайдан алып кайттык. Миңа 18 яшь тулгач, безне, яшь кызларны, Берсутка урман хәзерләүгә җибәрделәр.
Зәйнәп апа 1956 елда Чертуш егете Минсәгыйр Әхсәновка кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала туа: Мидхәт, Суфия һәм Әмир. Бәхетне гаилә башлыгының кинәт үлеме боза. Ул вакытта балаларга 16, 13 һәм 11 яшь була. Зәйнәп апа Ходай ярдәме белән сабыр итеп, колхозда эшләвен дәвам итә, ишегалдында зур ярдәм булган терлек асрауны ташламый. Балаларын укытырга акчаны шулай эшли. Өчесе дә белем алган, һөнәрлеләр, барысына да туй уздырган.
“Игелек игелеккә тартыла", ди халык. Әхсәновларның балалары да искәрмә түгел: улы Мидхәткә киң күңелле, акыллы һәм чибәр хатын эләккән. Зәйнәп апа Тәслияне үз гаиләсенә мәхәббәт һәм хөрмәт белән кабул итә. Бер түбә астында алар 20 ел яши. Һәм хәзер көн саен диярлек очрашып торалар, чөнки бер урамда (күрше диярлек) яшиләр. Ә кече улы гаиләсенә ул 15 ел элек Әмирнең хатыны Рәсилә тәкъдиме белән күчкән, ул килене дә акыллы, күркәм һәм чибәр. - Бәлки, әни безнең белән, минем карау-күзәтү астында яшәрсең, - дигән килене. Барлык балаларны да бертөрле яратучы ана каршы килмәгән, чөнки барысы да янәшәдә һәм барысы да бергә бит. Бу тәкъдим буенча гаилә советында фикер алышканнар һәм риза булганнар: әйе, әниләре сәламәтлеге медикаментоз ярдәм таләп иткән яшьтә. Ә моны ничек эшләргә кирәген табибтан да яхшырак кем белә. Ә Рәсилә Малик кызы - чын табибә.
- Миңа авырау оят. Рәсилә миңа шулкадәр игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә, мин аңа бик рәхмәтле. Ул билгеләгәннәрне үтимен: даруларны да вакытында кабул итәм, хәрәкәтләнәм дә.
- Әни хәрәкәтләнү генә түгел, өйдә тәртип тота, төшке ашны да, кичкесен дә әзерли. Бакчада да кулдан килгәнчә эшли, - ди Әмир. – Без тыймыйбыз. Иң мөһиме, бу аның өчен авырлык түгел, ә шатлык булсын.
Кызы Суфия гаиләсе белән Чистайда яши, пенсиягә чыккач, әнисе янына ешрак кайта башлый. Аны бәхетле һәм актив итеп күрүемә шатмын, ди ул.
- Авыл хезмәте даими булуга карамастан, әни һәрвакыт уку өчен вакыт тапты. Хәзер дә укый, файдалы үләннәр җыя, юа, киптерә, аннары хуш исле чәй әзерли, хәл белергә килгән оныкларын һәм оныкчыкларын сыйлый, - ди Суфия, - һәм мин Әхсәновларның зур һәм тату гаиләсенә моның өчен бик тә рәхмәтлемен.
Зәйнәп Гыйльметдин кызы да гаиләсе белән горурлана. - Минем гаилә тәртипле һәм мин моның белән горурланам һәм мин бәхетле. Гаиләдә кайгырту һәм мәхәббәт хөкем сөргәндә-тормыш шатлыкка әверелә, - ди ул.
Зәйнәп апаларга юбилее уңаеннан тантанага аның зур һәм тату гаиләсе җыелган. Сәламәтлек теләп, җирле хакимият вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре дә РФ Президенты котлавын, чәчәкләр, бүләкләр алып килгәннәр, аңа исәнлек-саулык теләп, изге теләкләрен җиткергәннәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев