Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Парлы бәхет

Тулы бәхет, парлы шатлык тигез гомер итүчеләрдә генә буладыр ул. Әдәмсә авылы халкы 65 ел бергә тигез гомер итүче өлкән яшьтәге парлары белән чын күңелдән горурлана ала.

Икесе дә 1925 нче елгы Билданов Шәвәли һәм Бисал апалар бәхетенә әнә шундый өлеш туры килгән. Алар 1942 нче елны икесе бер көнне повестка алып, юлга кузгалалар: Шәвәли абзый сугышка, ә Бисал атлы кызны Казанга авиация заводына чакыртып алалар. Шәвәли абзый Ерак Көнчыгыш-Япония тирәләрендә сугышта була, яралана. Икесе дә 1948 нче елда авылга кайтып күрешәләр һәм, кушылып, гаилә корырга ниятлиләр. Тулы гаиләдә 4 бала дөньяга килә, кызганыч, хәзер арадан Гөлсем атлы кызлары гына исән инде. Шәвәли абзый гомер буе тракторда эшли, өлкәнәйгәч дәүләт тарафыннан ветеран буларак бирелгән "Ока" машинасында йөри. "Быел бабай картаеп китте, йөри алмый, шуңа бик эче поша", - ди әби. Заводта эшләп кайтып, куяннар карап, колхозда төрле эшләрдә эшләп йөргән Бисал апа соңгы елларда Аръякның дәрәҗәле абыстае булып, халыкка дини хезмәт күрсәтә. - "Шатлык белән кайгы һәрвакыт янәшә йөрде", - ди әби, сугыштан соңгы елларны искә алып. "Ул елларда халык ач булса да, эшләде, иң беренче - икмәк, инде яшьләр ачлык күрмәсен", - ди ул. Өлкәннәребез гаиләсендә ел саен - юбилей: быел парлы гомер итүләренә 65 ел булса, киләсе елга икесенә дә 90 яшь тула.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сезнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгыгыз алдында баш иябез, тормыш сынаулары алдында югалып калмавыгызга сокланабыз! Рәхмәт сезгә!
Лидия ШАКИРОВА,
Әдәмсә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев