Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Пенсионер Гатауллиннар: “Авыл яшәргә хаклы“

Разыя һәм Миңнекаиф Гатауллиннар инде җитмеш яшьне узган, гомере буе авыл җирендә яшәгән кешеләр, алар авылда сыерлар мөгрәмәсә, әтәчләр кычкырмаса - авыл үлә, дип саныйлар.

Алар гомерендә андый хәл дә булган - авыллары үлеп беткән. Бар да шуннан башлана: яшьләр, әти-әниләре кебек үк, иртәдән кичкә кадәр кырда бил бөгеп, кыска ял сәгатьләрен үткәрер җир тапмый (клубы да, юлы да юк), шәһәргә китү ягын карыйлар. Алар артыннан өлкәннәр дә цивилизациягә якынрак булган җирне үз итәләр. Адамча (Пещерка) авылыннан Гатауллиннар гаиләсе соңгы кешеләр булып кузгалалар, бу 1979 ел була. Әдәмсәдә йорт төзиләр, анда өч бала үстерәләр, малларын да (мәчедән алып МЭТкә чаклый) калдырмыйлар - үзләре белән алып киләләр һәм бөтен барлыкларын биреп хезмәт итәләр. Миңнекаиф Шаһвәли улы баштан шофер булып эшли, аннан Алабугада ветврачка укып кайта, фермада бригадир булып эшли башлый. Умартачы да, нефтьче дә була. Разыя Әгъзам кызы 25 елдан артык авыл кибетендә сатучы булып эшли. Шулай да йортларында сыеры да мөгри, кош-корты да кытаклый. Балалары үсеп җитеп шәһәргә китеп урнаша: олы уллары Рәшит гаиләсе белән Яр Чаллыда төпләнә, Рәфис белән Изилә (гаиләлеләр) Түбән Камада яшиләр. Гатауллиннар балалары артыннан шәһәргә ашкынмыйлар - авылда яшәүне өстен күрәләр, башта бу авыл да үләр дип куркалар. Тик юкка! Нефтьче булып эшләүче авыл яшьләре яңа коттеджлар корып җибәрәләр, гаилә фермалары, КФХ-лар оеша, социаль объектлар да төзелә башлый. Авылыбыз яшәячәк, дип сөенәләр алар.
-Иртә шатландык, хәзер бу авыл түгел, шәһәр тибындагы поселокка әвереләчәк, - дип сөйли Миңнекаиф абый.
-Ни өчен?
-Авылда сыерлар мөгрәргә тиеш! Ә алар елдан-ел кими бара. Әнә тирә-якта бер генә сыер да юк. Яшьләргә нәрсә, терлек карап мәшәкатьләнеп тормыйлар, сөтне сатып алуың җиңелрәк, диләр. Сыер булмаса, каян сатып аласың, дисәң, булыр әле, - диләр.
-Аларны да аңлап була анысы, - дип яшь күршеләренең сүзен хуплады Разыя апа. - Терлекне алар кайчан карасын соң? Сыерны бик тә аны гел карап торсаң гына. Бигрәк тә җәй көне кыенрак: көтүлеккә куарга ерак, ә без пенсиядә - безнең ашыгыр җиребез юк, аларга эшкә барасы бар, - диде.
-Нишләп ерак? Монда бөтен тирә-як иркен ич.
-Бу болыннар шәхси болынга әверелде бит. Әнә кар астында печән кибәне череп ята, шул печәнне ашатырга терлекләре юк аларның. Алар җирне алдылар, ә сыерлары юк. Минемчә, дәүләт җирен бирәсең икән, дәүләткә сөт тапшыру планын да куй син аларга. Ә менә без кечкенә бозаулар да асрый алмабыз, мөгаен, аларга иркенлек, кояш, яңа үскән үлән кирәк. Ә безнең бозау бәйләп куярлык урын да юк, - ди Разыя Әгъзам кызы.
- Хуҗалыкларда сыерлар булмагач, маллар көтү чираты да ешрак җитәдер?
Без үзебез көтү көтә алмыйбыз инде, акча түләп көттерәбез, - дип җавап бирә Разыя апа.
- Азык хәзерләү белән эшләр ничегрәк бара соң?
- Тырышабыз инде, безнең үз тракторыбыз бар.
- Социаль хезмәткәр сезгә ничек булыша?
- Әлегә без үзебезне үзебез карый алабыз, аның кем икәнен белмибез дә әле. Кирәге чыга калса, белешербез.
Ишегалдында йомшак кына кар яуган, Миңнекаиф абый белән Разыя апа сүз куешмый гына йортка чыгып, кар көрәргә тотындылар, шул тавышка, хуҗаларына көч биргәндәй, сыер белән бозау да мөгрәп куйдылар.
"Тынгысыз, тиктормас" кешеләр", дип уйладым мин, Гатауллиннардан саубуллашып чыгып киткәндә.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев