Петропавел Бистәсенең ике йөрәге
Вероника Акифьева ("Республика Татарстан") Редакциядән: Шушы язма "Республика Татарстан" газетасының 6 декабрь санында дөнья күрде. Петропавел Бистәсенең ике йөрәге - бу авыл уртасындагы борынгы һәм янәшәсендә төзелгән яңа чиркәү. Язма район газетасында басылганчы яңа "йөрәк тә тибә башлады" - яңа чиркәүдә гыйбадәт кылына башлады. Аның беренчесе 6 гыйнварда" Раштуа көне...
Вероника Акифьева ("Республика Татарстан")
Редакциядән: Шушы язма "Республика Татарстан" газетасының 6 декабрь санында дөнья күрде. Петропавел Бистәсенең ике йөрәге - бу авыл уртасындагы борынгы һәм янәшәсендә төзелгән яңа чиркәү. Язма район газетасында басылганчы яңа "йөрәк тә тибә башлады" - яңа чиркәүдә гыйбадәт кылына башлады. Аның беренчесе 6 гыйнварда" Раштуа көне алдыннан булды.
Петропавел Бистәсе - ул борынгы казаклар авылы, 17 гасырда ук алпавыт Мельников тарафыннан төзелгән чиркәүне авылның йөрәге дип атарга мөмкин. Нәкъ менә чиркәү торгызылганнан соң тирә-юньдә йортлар калка, авыл зурая башлый.
Совет чорында бу Аллаһ йорты химик ашлама саклау урыны булып торган, аның стеналары нык ашалган (тузган), шуңа да реставрация белән генә эш барып чыкмаган. Хәзер меценатлар акчасына ике йөз квадрат метр мәйданлы чиркәү --часовня төзелә. «Бу эш Мария Козлова һәм аның уллары ярдәме белән башкарылды. Алар фермерлык белән шөгыльләнәләр, Мария Ивановна үзе биредә туып үскән», - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая.
Петропавел авыл җирлеге территориясендә ике торак пункт урнашкан - Петропавел Бистәсе һәм Андреевка авылы. Биредә меңгә якын кеше яши, шуның яртысы эшкә яраклы халык. Хәзер авыл халкы да шәһәргә китә, авылда халык саны арта дип мактана алучы авыллар хәзер бик аз. Петропавел Бистәсе - шундыйларның берсе. Соңгы өч елда бирегә 18 гаилә кайткан. Элек биредә яшәгәннәр кабат туган авылларына кайталар. Кешеләр иске булса да йортлар сатып алып, аларны торгызалар, Бистәнең йөзе ямьләнә, яңа фасадлы, пөхтә албакчалы йортлар саны ишәя бара. Авыл җирлеге төзекләндерү икеайлыгы кысаларында районда инде берничә ел алдынгылар сафында бара. "Авылны төзекләндерүгә күп көч куйдык,- дип сөйли Светлана Дворецкая. - Кайдадыр авыл кешеләре белән әрләшергә дә туры килде". Җирле хакимият белән бистәлеләр арасында мөнәсәбәт тә шактый катлаулана. "Кайчандыр без Петропавел Бистәсеннән һәр көнне шикаять ала идек, шалтыраталар, язып җибәрәләр иде , - дип сөйли район башлыгы урынбасары Наилә Закирова. - Болар бар да артта калды, халык белән мөнәсәбәтләр җайланды, нәтиҗәсе күз алдында - авыл аша үтүе дә күңелле. Урамнарда хуҗасыз маллар да, чүп-чар өемнәре дә күренми, җәен бөтенләй ямьле - чәчәк түтәлләре, яшел чирәм күзне иркәли, - ди.
Петропавел Бистәсенә тормыш биргән йөрәк бар, хәзер анда тормышны дәвам иттерүче дә бар - бусы авыл хакимияте. Биредә документларны рәсмиләштерергә, көндәлек проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итәләр, кирәкле мәгълүмат та бирәләр, киңәш-тәкъдим белән дә ярдәм итәләр.
Әйтергә кирәк, бу орган бик көйле эшли. Поселок газлаштырылып беткән, су кертелгән, яңа клуб, балалар бакчасы эшләп тора, мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, спорт заллары да бар. Шуны да билгеләп үтик, Яңа Чишмә районы грант отты, шуның кысаларында районның күпчелек торак пунктларында балалар мәйданчыклары җиһазландырылган иде. Шул исәптә Петропавел авыл җирлегендә дә. Җәен авылга балалар бик күп кайта, шуңа да таучыклар, таганнар, песочницалар популяр була.
Җирле власть өчен финанс мәсьәләсе - иң мөһиме. Табыш китерүче төп салымнар - җир һәм милек салымы. Әле тагын физик затларның керемнәренә салына торган ун процент салым да бар. Вакытында муниципалитетлар җир дә, милек тә "эшләсен" өчен үзләренең салым базаларын киңәйтергә тиешләр, дип күп сөйләнде. Менә хәзер исә боларның барысы да бар - биш ел эчендә авыл җирлегендәге барлык йортларга да инвентаризация ясалды, һәр җир кисәгенең хуҗасы бар. Болар бар да әле алынмый калган пай җирләренең күп булуы өстенә, нәтиҗәдә милекчеләр суд тәртибендә билгеләнде. Гомумән, муниципаль органнарга бәйле булган бар нәрсә дә эшләнгән һәм, дөресен әйткәндә, салымнарны җыеп булмаячак дигән сүз (бу очракта җир һәм милек салымын). Ә муниципалитет дотацияле булып санала, шулай ук район үзе дә.
"Әлбәттә, средстволар безгә җитми, -дип борчыла авыл җирлеге башлыгы. - Җыемнар системасын яңадан карарга кирәк. Мисал өчен, алтмышка якын кеше (Петропавелдан) безнең территориядә урнашмаган нефть предприятиесендә эшли, ә НДФЛ аны теркәгән урын буенча түләнә. Минем карашка, бу дөрес түгел, кешеләр безнең авыл җирлегендә яши, судан, газдан, социаль өлкәдән файдаланалар, ә салымнар башка бюджетка китә". Хәер, кешеләрнең нефтьчеләрдә эшләвендә авыл җирлеге өчен уңай яклары да бар, чөнки бу оешма еш кына химаячелек ярдәме күрсәтә. Мәгълүм булганча, муниципаль органнарның техникасы юк, шуңа да чүп-чар җыештырганда, юллар чистартканда яисә төзекләндерү буенча шуның ише мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгәндә, авыл башлыгы иң беренче чиратта нәкъ менә нефтьчеләргә мөрәҗәгать итә.
Яңа Чишмә районы зур түгел һәм авыл җирлекләре район хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлектә, шуңа күрә район хакимияте күзлегеннән караганда нинди иң мөһим проблемалар барлыгы турында без Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловтан сораштык:
- Иң элек "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруда төп принциплар турында"гы Федераль закон җитди үзгәрешләр кичерә, ә урыннарда хакимиятнең вәкаләте тулы түгел дип, үз фикере белән уртаклашты. - Законда ул язылган, тик финанс яктан тәэмин ителмәгән, ә акчасыз власть ул инде власть түгел. Әгәр кеше үзен борчыган мәсьәлә белән авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итә икән, ә анда берни эшли алмыйлар икән, бу нинди власть булсын ди инде?! Барысы да финанс ресурсларына килеп терәлә.
- Без дотацияле район, өстәвенә аның территориясендә нефть чыгарыла бит әле. Җирле властьның авыл халкы проблемаларын хәл итү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен салымнарның күп өлеше урыннарда калырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев