Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Петропавел Бистәсенең озын гомерле кешеләре

19 ноябрьдә Петропавел Бистәсендә ике авылдаш – ике иптәш Анатолий Иванович Апраксин һәм Михаил Иванович Васливанов 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар бергә үскәннәр, үсеп буй җиткәннәр, бер колхозда эшләгәннәр.

 Ике юбиляр да-хезмәт ветераннары, аларның хезмәттәге уңышларын яшьтәшләре дә, яшь авылдашлары да яхшы хәтерли.

Агымдагы елның 20 сентябрендә Михаил Иванович Васливановның тормыш иптәше Вера Ивановна юбилеен билгеләп үтте, һәм без газетабызда аларның гаиләсе турында язган идек инде. Бүген кыскача гына укучыларның  исләренә төшереп китик, Михаил күп балалы гаиләдә туган, колхозда 10 яшьтән эшли башлаган, 1949-1952 елларда армиядә хезмәт иткән: Көнбатыш Украинада, алар җирен фашист миналарыннан һәм снарядларыннан чистарткан.  Ә бүген ул: «Без үз тормышыбызны куркыныч астына куеп, алар тыныч яшәсеннәр дип тырыштык, ә алар янә нацистларны керткәннәр», - ди. Армиядән кайткач, авыру әнисе турында кайгырта, туган җирендә эшли, гаилә кора, дүрт бала үстерә. Хәзер алар хатыны белән бергә тыныч картлык кичерәләр: үткәннәре турында хәтер-хатирәләрне искә алып, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән очрашулар көтеп яшиләр. Үз вакытында балаларын авылда, үзләре янында калырга үгетли алмауларына бик үкенәләр. Тышкы дөнья белән телевизор һәм телефон ярдәмендә элемтәдә торалар, өйдән ерак чыгып йөри алмыйлар.
Юбилей алдыннан Михаил Ивановичны хастаханәгә салганнар, анда ул диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча үзенә билгеләнгән дәвалану уза. Михаил Васливанов Бөек Ватан сугышы ветераннары палатасында ята: якты, чиста палата, душ, бәдрәф, яхшы мебель белән җиһазландырылган, микродулкынлы мич, телевизор бар (нигәдер эшләми).  Дәвалаучы табиб Фәридә Сабирова һәм хирургия бүлеге шәфкать туташлары үз эшләрен чын күңелдән башкаралар, хастаханәнең башка хезмәткәрләре дә кайгыртучанлык күрсәтәләр. «Монда яхшы, әмма өйгә кайтасы килә», - дип бераз моңсулана Михаил Иванович. Дәвалану белән, ул кунакларны каршы алу, күп санлы котлаулар кабул итү өчен өенә яхшы кәеф белән кайтачак.

Анатолий Иванович Апраксин өч яшеннән апасы белән өлкән яшьтәге туганнарында яши, чөнки, йортларын һәм терлекләрен алып, әти-әниләрен раскулачить итәләр, ә үзләрен һәм тагын алты баланы Архангел өлкәсенә озаталар.
- Аннары әти-әни авылга әйләнеп кайтты, әмма тиздән әтине хакимияткә үпкә белдергән өчен төрмәгә утырттылар, гаиләне хезмәт белән тапкан бар мөлкәттән мәхрүм иттеләр. Чит җирдә әти үлде, ә безгә аннан башка салкын һәм ач балачак булды, - дип башлады сүзен Анатолий Иванович. – Өченче сыйныфтан соң мин колхозга эшкә кердем, чөнки ашыйсы килә иде, ә анда, басуда эшчеләргә икмәк кесәле пешерделәр. Өйдә үлән ашадык.  Мин басулар буйлап атта су ташыдым, буем кечкенә булганга, атны әнием җигеп бирә иде.  Бераз үскәч, кышын мине агач хәзерләүгә җибәрделәр. Бик авыр булды, бер мин генә түгел, Бистәнең ярты кешесе бу сынауны үтте: урманда нәрсә киеп эшләсәк, шуның белән йокладык та, өскә ябыныр нәрсә юк иде. Төнгә баракларны, ат абзарлары кебек үк, йозакка биклиләр иде - бу берәү дә өйгә качмасын өчен кирәк. Сугыштан соң, әлбәттә, җиңелрәк булды. Абыебыз Дмитрий да фронттан әйләнеп кайтты, ә икенче абый - Михаил һәлак булды, без аның каберен дә белмибез, әмма аны хөрмәтләп искә алабыз.
Анатолий Иванович авылдашы Мария Егоровна Веревинага өйләнә. Икесе дә колхозда эшли (ул күп еллар бригадир булып эшләгән, ә пенсиягә чыкканнан соң тегермәнче булган), үз хуҗалыкларында мал-туар асраганнар, дүрт бала тук булсын, кирәк-яракка мохтаҗлык булмасын дип тырышканнар.  Балалар мәктәп тәмамлап, шәһәрләр буйлап таралышкан.  Өлкән уллары Александрга инде 65 яшь, гаиләсе белән Казанда яши, 1956 елгы Люба Әлмәттә яшәгән, әнисе авырап киткәч Бистәгә кайткан, хәзер әтисе дә ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәме белән өйдә чиста һәм уңайлы. Бердәнбер проблема шунда ки, барлык уңайлыклар – ишегалдында.
-Озак вакытлар шәһәрдә яшәдем, ә авылга кайткач: «Ниһаять, мин янә өйдә», - дип шатландым ди Любовь Анатольевна. - Балалар һәм оныклар еш кайта. Әти белән күп сөйләшәбез, ул үткән гомер турында сөйли, безнең ничек тату гаилә булып яшәвебезне искә алабыз. Хәзер әни дә, ир туганым Иван да безнең арада юк, аның кызы һәм ике оныгы калды. Кече ир туганым Михаил Яр Чаллыда яши, ике баласы һәм ике оныгы бар.
– Иң байы мин, - дип сүзгә кушыла Анатолий Иванович, - минем 11 оныгым һәм 18 оныкчыгым бар, кызым янәшәдә, ул күңелсезләнеп утырырга ирек бирми.

Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев