Планлы эш алып барыла
Район үзәгендә предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева 2012 елда Палатаның эше турында хисап тотты. Узган елда район бюджетына салымнан булмаган керемнәр 3,5 млн. сум күләмендә (шуның 2 млн. сумы - милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирүдән, 1,5 млн. сумнан артыграгы...
Район үзәгендә предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева 2012 елда Палатаның эше турында хисап тотты.
Узган елда район бюджетына салымнан булмаган керемнәр 3,5 млн. сум күләмендә (шуның 2 млн. сумы - милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирүдән, 1,5 млн. сумнан артыграгы милек һәм җир сатудан) җыелган. Ел дәвамында милекне арендага тапшыру буенча 3 аукцион, милек һәм җир сату буенча 8 аукцион уздырылган. Район үзәгендә 2 бина (ритуаль хезмәтләр һәм спорттехклуб) һәм кулланышта булган 6 автомашина сатылган. Ел дәвамында гомуми мәйданы 408 гектар тәшкил иткән 103 җир кишәрлеге сатылган. Аларны сатудан кергән табыш - 1,7 млн. сум тирәсе. Муниципаль милектән һәм җир участокларыннан нәтиҗәле файдалану максатларында агымдагы елда да шушы эш дәвам иттереләчәк. Хосусыйлаштырылырга тиешле һәм ачык аукционнарда турыдан-туры сатыласы милек һәм җир участоклары исемлеген муниципаль район Советына тәкъдим иткәннәр һәм ул чираттагы утырышта каралачак. Авыл җирлекләре карамагында (милкендә) муниципаль торак - 208 фатир бар, 1 мартка чаклы аларны хосусыйлаштырырга мөмкин. 2012 елда 64 фатир хосусыйлаштырылган, шуның 36-сы - район үзәгендә.
2012 елда индивидуаль торак төзелешенә 25 җир участогы бирелгән (район үзәгендә - 15). 143 ишле гаилә бушлай җир участоклары алган, алар торак һәм дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык алып бару өчен (районда барлыгы 258 ишле гаилә - алар бушлай җир участоклары алу хокукына ия, 151 гариза кергән, 8-есе баш тарткан). Тубылгы Тау һәм Әдәмсә АҖ-дә участоклар һәммәсенә бирелгән, Шахмай, Акъяр һәм Чабаксар АҖ-дә яшәүче ишле гаиләләрдән гаризалар күп кергән.
Район үзәгендә бүгенгесе көндә Парк (10 участок) һәм Д. Бедный (1 участок) урамнарында торак төзү өчен буш җир участоклары бар. КМС заводы тирәсендә Көнбатыш микрорайоны участокларын ызанлау бара.
Шулай ук яңа объектлар (автовокзал), бассейн, Акбүре клубы һ.б.) һәм алар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү эшләре дә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев