Президент белән очрашуга
6 мартта район хатын-кызлары делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты.
Очрашуга безнең делегация составында "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ-нең машина белән сыер саву операторы Җария Гыйльманова (узган ел ул 223 тонна сөт сауган), тәрбиягә 9 бала алган ана, пенсионер Мингаян Хәйдәрова (ул конкурста катнашу өчен Казанга алданрак китте), Черемухово урта мәктәбе директоры Валентина Курбатова һәм район башлыгы урынбасары Наилә Закирова барды. Алар бар да районның җәмәгать тормышында актив катнашалар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бик җылы шартларда узды. Кунаклар хөрмәтенә концерт бирелде, бәйрәм сые да булды.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев