Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Прытковлар гаиләсе:

Бүген без Черемухово Бистәсеннән Валентин һәм Надежда Прытковлар гаиләсе турында сөйлибез.


Гаилә моннан 15 ел элек корылган. Зур гаиләдә туып үскән Валентин (җиде малай һәм кыз) балалар күп булмый дигән төшенчәне яхшы белә һәм моны гаиләнең өстенлеге дип саный. Надежданың исә сайлау мөмкинлеге була: институтны тәмамлап, финанс өлкәсендә карьера төзү яисә Валентинга кияүгә чыгып зур гаиләдә бәхетле булып яшәү. Һәм ул дөрес юл сайлаган (хәзер үзе шулай дип исәпли): 3 курстан институтны ташлап авылга кайткан.
Хәзер Прытковларның биш кызлары үсеп килә, аларны тәрбияләүгә, беренче карашка, әлләни аерым караш та таләп ителми кебек. Әлбәттә, кызлар тыныч һәм игелекле холыклы була,  аларның уеннары да куркынычсызрак, шулай булгач, алар аяк-кулларын авырттырып керерләр, үзләренә тагын ниндидер зыян китерерләр дип кайгырып торасы түгел кебек. Тик, Прытковларның кызлары бөтенләй үк “йорт кошлары” түгел икән, алар бик актив балалар, 14 яшьлек Саша, мисал өчен, спорт секцияләрендә шөгыльләнә, волейбол белән мавыга, спорт ярышларында катнаша һәм болар бар да телефон тотып яки телевизор карап утырудан мөһимрәк, кызыклырак.
Настяга 13 яшь, ә ул мәктәптән һәм өйдәге эшләрдән буш вакытларында сәнгать түгәрәгеннән тыш авиа – һәм автомодельләштерү кебек җитди түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Шушы февраль көннәрендә Аняга 9 яшь тулган – мәктәптән соң ул китапханәгә сәнгатьле итеп уку һәм кул эшләре түгәрәкләренә йөри, ә кичен әтисе белән терлекләр карый.
Дүрт яшьлек Люба балалар бакчасына йөри. Бәйрәмнәргә багышлап шигырьләр өйрәнүләре һәм уйнаулары турында сөйли. Ә өйдә исә ул Сашага дәресләр әзерләшергә “булышырга” ярата (әгәр өлгерсә). Әмма еш кына өлгерми кала: аңа билгесез сәбәпләр буенча олы апасы сеңелесе бакчадан кайтып җиткәнче дәресләрен эшләп бетерергә тырыша. Ә болай, нигездә, аның барысы да яхшы, тик менә аңа еш кына: “Люба, бераз тынычрак бул әле”, “Люба, буталып йөрмәсәнә”, диләр. Ә ташып торган энергиясен кая итәргә соң аңа? Шулай итеп гаилә аңа да бер эш йөкли: чүлмәкләрдә үсеп утырган гөлләрне карарга (гөлләре бик күп аларның). Бу шөгыльгә кызчык җаваплылык тоеп карый, ә туганнары исә бу вакыт аның җитдилегенә сокланалар гына. Күпмедер вакытка кадәр Люба гаиләдә бөтенесенең иң яратканы була, ә хәзер исә гаиләдә яңа туган Валюша да бар.
Әлеге зур һәм җылы өйдә бишенче бала узган елның декабрендә туа. Сабыйлар турында бирелгән: «Валюша тугач гаиләнең йокысы туямы?» - дигән традицион сорауга гаилә башлыгы:
- Бу кызлар балага хәтта тавышын чыгарырга да ирек бирмиләр. Җырчы да була алмастыр инде ул мөгаен, чөнки аның тыны да чыкмый, бик тыныч. Бераз гына селкенеп алса да, бөтенесе бергә аңа таба йөгерәләр, кайсы беренче килә, шул кулына ала. Ә Валя барысына да елмая гына, - дип җавап бирде.
Әтиләре йоклаган сабыйны кат-кат сыйпаган арада Аня да аның янына килеп сыена, Люба да алар арасына керергә тырыша. Ә әниләре зуррак кызлары белән моңа елмаеп кына торалар, шул чакта «Кемгә ошап шулкадәр игелекле һәм кайгыртучан балалар соң болар?» - дип уйлап куйдым. Балалар – ата-аналар чагылышы, дип дөрес әйтәләр шул.
Минем гаҗәпләнеп кызларның ничек итеп әтиләренә сарылуын күзәтүемне сизгән Надежда, елмаеп: “Бездә мондый мизгелләр (бер нәрсә дә эшләмичә гаилә белән бергә җыелу) еш булмый. Валентинның йортта эше күп: кая чистартырга, кая кадакларга дигәндәй. Иртән һәм кичен терлек карарга гына да шактый вакыт кирәк. Эштән соң ял итәргә дә вакыт юк. Шулай булгач, күпчелек  вакытыбыз әтиебездән башка уза, кызлар белән кухняда нинди дә булса тәмле ризык әзерләп, әтиебезне сөендерергә тырышабыз.
Йорт хуҗасына чыннан да эш җитәрлек: сыерлары гына да дүрт баш аларның. Ә башкача зур булмаган хезмәт хакына гына яши алмыйсың. Валентин агрофирмада терлекче булып эшли, Надежданың даими эш урыны юк, килешү буенча эшләгән. Ә чыгымнар зур: нинди зур йорт төзегәннәр – ипотеканы түләргә кирәк. Кредитны да вакытыннан алда каплыйсылары килә, шулай булмыйни – өлкән кызлары алга таба да укуларын дәвам итәр көн дә ерак түгел, ә бу өстәмә чыгымнар дигән сүз.
Лариса Федорова.
Автор фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев