Һәр җирдә шулай эшлисе иде!
Райондагы урман массивлары берничә лесничествога карый һәм алар бар да урманнарны ышанычлы сакларга, сакчыл мөнәсәбәт булдырырга, чистартырга, яңартып торырга тиешләр. 20 ел урманчы булып Валентин Коробочкин эшләгән «Аксубай лесни-чествосы» ГКУның Ибрай участок лесничествосында шундый сакчыл мөнәсәбәт үрнәген күрергә мөмкин. Урман массивының читләре, янгыннардан саклану чарасы буларак, сөреп чыгылган, урманнарга керү...
Райондагы урман массивлары берничә лесничествога карый һәм алар бар да урманнарны ышанычлы сакларга, сакчыл мөнәсәбәт булдырырга, чистартырга, яңартып торырга тиешләр.
20 ел урманчы булып Валентин Коробочкин эшләгән «Аксубай лесни-чествосы» ГКУның Ибрай участок лесничествосында шундый сакчыл мөнәсәбәт үрнәген күрергә мөмкин.
Урман массивының читләре, янгыннардан саклану чарасы буларак, сөреп чыгылган, урманнарга керү юлларында шлагбаумнар тора. Яңа Чишмә - Чуаш Чабаксары юлында урман остасы Валентин Коробочкин бер урман аланын үз көче белән ял итү урынына әверелдергән. Аланда өстәлләр, эскәмияләр куелган, урманны сакларга һәм чүпләмәскә өндәгән плакатлар, шашлык яки башка төр ризык пешерү өчен урыннары да бар, чүп-чар җыю өчен махсус чокыр ясалган, һава торышы бозыла калса, кечкенә генә өйчек тә бар.
Урманнарга чыкканда без еш кына көнкүреш калдыкларына, шешәләргә юлыгабыз, бераз үзебезне мәдәниятлерәк тотсак иде, ашагач-эчкәч, ял иткәч, үз артыңнан чүп-чарны гына җыештырасы бит, чисталык һәм тәртип күзләрне иркәли, ул үзебез өчен кирәк.
Башка лесничестволарда эшләүче урман каравылчылары да табигатькә, урманга сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аларның чисталыгын, сакланышын тәэмин итәргә тиешләр, ә югарыда аталганнар алар өчен әйбәт үрнәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев