һәр көнгә сөенеп яшиләр
Яңа Чишмәдә Күл аръягы урамында өлкән яшьтәге кешеләр бик аз калган, анда күбрәк яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр яши.
Өлкәннәр ункөнлегенә язма әзерләү уңаеннан әлеге урамга килгәч тә, без Госман ага Вәлирахмановны йорты янында “Ока“ машинасын ремонтлап яткан чагында очраттык. Госман ага шул арада безнең күңелне җәлеп итеп, өенә чакырды. Анда безне хуҗабикә – Минҗиян апа бик җылы каршы алды.
Өйгә килеп керү белән заманча җиһаз, бүлмәләрнең бик матур эшләнгән булуы, тәртип һәм чисталык күзгә ташлана. Асылмалы түшәм, бүлмә ишекләре, диварлар, люстра, телевизор, горка, йомшак җиһаз – бар да яңа. Монда өлкән яшьтәге кешеләр түгел, ә яшьләр яши диярсең.
Уллары Рафис 5 ел элек өйдә капиталь ремонт ясаган. Хәзер ике ел инде ул әти-әнисе белән бергә яши, төзүче булып эшли. Аның ике баласы җәен Башкортстаннан әби-бабалары янына кунакка кайтып йөри. 12 яшьлек Алсу һәм 7 яшьлек Алмаз әби-бабаларына кайтуларына сөенеп туя алмыйлар, чөнки монда аларга яхшы, уңайлы, җылы, кыскасы, әкияттәге күк. Әбиләре тәмле бәлешләр пешереп сыйлый, бабалары белән балыкка йөриләр, рәхәтләнеп урамда уйныйлар. Эш, әлбәттә, бәлешләр белән сыйлауда гына түгел, алар дәү әти һәм дәү әниләренең мәхәббәтен тоеп, игътибар үзәгендә торалар. Һәр атна саен Әлмәттән тормыш иптәше белән оныклары Ильмира да кайтып йөри. Әби-бабалары янында алар да ял итеп китәләр, авыл мунчасы керәләр, ә Шахмай авылында Ильмираның шәхси эше – бизнесы да бар, ул кибет тота. Ильмираның әнисе Гөлсирә бер атна Әлмәттә эшләсә, бер атнасын әти- әнисе янында үткәрә, әнисенә өй эшләрендә булыша, чөнки Минҗиян апа әле савыгып кына килә, тезенә операция ясаткан. Уллары Рәмис тә апасы белән бер шәһәрдә яши . Менә шулай алар бер дә кешесез тормый, яшьләр арасында яшиләр.
Элек бу йортта Вәлирахмановларның өлкән улы Фәнис яшәгән, ә әти-әнисе шушы тирәдә генә бер йортта гомер иткән. Уллары 1992 елда фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, алар бу йортка күченә.
Минҗиян апа һәм Госман аганың бергә тормыш корып яшәүләренә – 54 ел. Алар Яңа Чишмәгә 70 нче елларда Яңа Ибрай авылыннан күчеп киләләр. Аларга чаклы монда ике татар гаиләсе була инде. Бу Фәйзрахман белән Миннеруй Галимовлар ( яңачишмәлеләр аларга Федя һәм Маруся дип йөри) һәм Флюра белән Нурислам Шәйхетдиновлар (халык телендә Фая һәм Николай). Вәлирахмановлар өчен Яңа Чишмә җире, туган авыллары күк, якын һәм кадерле. Чөнки монда җибәргән тамырлары тирәндә һәм нык.
- Килгәч тә, эшкә урнаштым, русча бер сүз дә белми идем. Авыр булды, әмма вакыт узу белән өйрәндем, - дип көлә Минҗиян апа. Шуны да әйтеп үтми булмас, хәзер ул русча бик яхшы сөйләшә. 17 ел ашханәдә (хәзерге “Марина“ кибете урынында) эшләгән. Ашханә ул вакыт җирле халык һәм узгынчы кешеләр арасында бик популяр иде. Анда һәрвакыт бик тәмле пешерә иделәр, буфетта үлчәп сатыла торган каймак, 3 литрлы банкаларда төрледән-төрле соклар, башка продуктлар, папирос, сигарет сатып алырга була иде. Ир-егетләр ашханәне агызып сатыла торган мичкәдәге сыра өчен дә якын итәләр һәм эштән соң бик еш шунда булалар иде. Йомшап киткәч, буфетта балаларына конфет та сатып алалар иде. Балалар үзләре дә конфет артыннан буфетка бик еш килә иделәр. Минҗиян апа монда кухняда эшли, җыештыручы да була, пешекчене дә алыштыргалый. Шуннан лаеклы ялга чыга. Моңа чаклы 12 ел заправкада эшли, ел ярым “Сельхозтехника“да җыештыручы булып хезмәт куя, аның хезмәт стажы – 38 ел. Госман Хуҗиәхмәт улының хезмәт стажы – 40 ел, шуның иң күп елы “Сельхозтехника“да узган. Әлеге оешмадан гаиләгә кечкенә генә йорт бирәләр, шунда яшәп, хезмәт куйганнар, дүрт бала үстергәннәр.
- Яңа Чишмәгә килгәч тә, башта шунда шофер булып эшкә урнаштым. Курслар тәмамладым, аннан “Сельхозхимия“ дә тракторда эшләдем, пенсиягә “Агро- снаб“тан чыктым. Анда тракторда, машинада, аннан техник куркынычсызлык буенча инженер, мехотряд начальнигы, остаханә мөдире, гараж мөдире, баш инженер булып эшләдем, - дип, Госман ага үз вазифаларын санап чыкты. - Дөрес, мин 7 сыйныф кына тәмамладым.
Шуңа да карамастан, җитәкчелек аңа эшне ышанып тапшырган, чөнки ул үзен тәҗрибәле, грамоталы белгеч буларак күрсәтә алган.
Әңгәмәдәшемә сорауларны бераз кычкырыбрак бирергә туры килде.
- Колак аппаратына һич кенә дә ияләнә алмый. Кия дә, сала, әй, уңайсыз, ярар, ишетермен әле, - ди Минҗиян апа, сүзгә кушылып. - Бакча тулысынча аның өстендә, аннан өйгә дә керәсе килми. Элек умарталар, сарыклар, сыер тоттык, хәзер тавыклар гына калды.
Госман ага “Ока“сына утырып һәр көнне мәчеткә йөри, бер дә калдырмый. “Аллага шөкер, йөри ала!“ - дип сөенә аның өчен Минҗиян апа.
Киләсе елга Вәлирахмановлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәчәк. Хәзер бер-берсен кайгыр тып яшәргә тырышалар. Ходайдан сәламәтлек кенә түгел, тигезлектә яшәргә язсын дип тә сорыйлар,бер-берсеннән аерыласылары килми. Госман агага 76 яшь булса, Минҗиян апага нибары 72 генә. Өстәвенә алар оптимистлар! Тормышны яратып, һәр көнгә сөенеп яшиләр.
Ольга Иванова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев