Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Һәр яңа туган көнгә сөенеп яши

Үзенең 85 яшьлеген бәйрәм итә алуы белән бөтен кеше дә мактана алмый! Шул яшькә кадәр яшәү - ул батырлык, бигрәк тә күңелне төшерми, күтәренке кәефтә булганда!

14 февральдә Шахмай авылында яшәүче Кашапова Зәмзәмия Мирсәйҗан кызы менә шушы истәлекле датаны билгеләп үтте, - дип хәбәр итте редакциягә авыл клубы мөдире Резидә Абдуллина. Сәнгать җитәкчесе Вәсилә Гатауллина һәм авыл китапханәчесе Ләйсән Заһретдинова белән алар Зәмзәмия әбине өенә барып юбилее белән котлаганнар.
Алар аңа ныклы исәнлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек теләгәннәр. Зәмзәмия Мирсәйҗан кызының бөтен хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. 13 яшьтән инде ул "Татарстан" колхозының кырчылык бригадасында эшли: чәчүлекләрне утарга йөри, көтү көтә. "Фермада бар эш тә кул көче белән башкарылды: сыерларны саудык, тиресне җыештырдык, азыкны ташыдык. Һәр эшче дә яңа туган бозауны кабул итеп алып, бер ай тирәсе карарга тиеш иде. Мин бер эштән дә куркып тормадым һәм һәрвакыт намус белән, җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, - ди Зәмзәмия әби.
Ул бик иртә тол калган, ире үлгәндә аңа нибары 30 яшь кенә була, хәтта балалар тудырырга да өлгерми калганнар. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел. Яшәгән, яңа туган һәр көнгә сөенә, авылдашларын ихластан ярата. Зәмзәмия әбинең өй стеналарында үзе чиккән бик матур чигешләр эленгән. Ул һәрвакыт сокланырлык итеп чиккән, үзенең эшләрен якыннарына һәм танышларына бүләк иткән, хәтта заказга да чиккән. Зур булмаган уңайлы өендә шушы әйберләрдән җылылык бөркелеп тора шикелле. Һичшиксез, бу яшьтә рухи ярдәм дә бик мөһим. 85 яшьтә кешенең сәламәтлеге дә шәптән булмавын туганнары һәм күршеләре яхшы аңлый, шуңа да әбигә ярдәм итеп торалар, ә юбилей көнендә матур теләкләрен дә җиткергәннәр.
Ныклы исәнлек һәм яхшы кәеф сезне беркайчан да ташламасын, Зәмзәмия әби! Көннәрегез һәрчак шатлык белән узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев