Районга яңа имам-мөхтәсиб сайланды
5 июльдә Акбүредәге Мәхмүт Залаков исемен йөртүче мәчеттә район мөхтәсибәте җыелышы булып үтте һәм анда районның яңа имам-мөхтәсибе сайланды. Җыелышта ТР Президенты Аппараты вәкиле, дини берләшмәләргә кагылышлы мәсьәләләр белән эш итүче Шамил Ибраһимов, район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты.
Барлык татар авылларыннан җыелган имам-хатыйблар, авыл җирлекләре башлыклары белән җылы, дустанә аралашу булды, күп кенә сорауларга җаваплар бирелде. Аерым алганда, Шамил Ибраһимов мәчетләрне һәм чиркәүләрне ягып җылыткан өчен газга түләү мәсьәләсе хәл ителү стадиясендә, бу исә акчаны шактый янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, диде.
Аннан Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръәннән сүрәләр укыды, вәгазь сөйләде, иминлек мәсьәләләренә тукталды. Имам-хатыйбларны мәчеткә яки авылга килгән таныш булмаган, чит-ят кешеләр белән аралашканда уяу булырга чакырды, имам-хатыйбларга яңа таныклыклар һәм Коръән китаплары тапшырды.
Районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына Сөлчәбаш мәчете имам-хатыйбы Газизулла хәзрәт Зартдинов тәкъдим ителде һәм ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды.
Сүз алып, ул барысына да ышаныч белдергән өчен рәхмәт белдерде һәм шушы ышанычны акларга тырышуын, бу бик зур һәм җаваплы вазыйфа һәм үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләгәндә генә без уңышларга ирешәчәкбез, дип билгеләп үтте.
Үз теләге белән вәкаләтләрен калдырган район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов бердәм эш иткән өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм алда да район мөселманнарының дини тормышыннан аерылмавын белдерде.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова теләсә кайсы диннең изгелеккә генә өйрәтүен,безнең районда конфессиональара мөнәсәбәтләрнең үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләүгә корылуын, барлык мөселманнар һәм православие динендәге халыкларның үзара дус һәм килешеп яшәүләрен билгеләп үтте. Ул әлеге постта 3 ел дәвамында хезмәт куйган Илгиз Әшрәповка рәхмәт белдерде (район башлыгы Вячеслав Козлов та рәхмәт сүзләре җиткергән), яңа имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен теләде, барысын да мөселманнар өчен изге Рамазан ае керү белән котлады.
Шулай ук Шамил Ибраһимов та яңа имам-мөхтәсибкә һәм районның барлык мөселманнарына уңышлар теләде һәм барысын да безнең өчен традицион хәнәфилек мәзһәбе юнәлешендәге дин юлында булырга чакырды.
Аннан соң шунда ук мәчеттә җыелучыларның һәммәсе өчен дә акбүрелеләр көче белән әзерләнгән тәмле чәй табыны оештырылган иде.
Тагы да күбрәк фотосурәтләрне сез безнең сайтта карый аласыз.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев