Районыбыз – гомуми йортыбыз,
Учреждениеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре территорияләрен, беркетелгән участокларны, юл кырыйларын, урамнарны, зиратларны, урман посадкаларын һ.б. төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча игълан ителгән 2 айлыкка бер айдан артыграк вакыт үтте.
Шушы чор эчендә төзекләндерү буенча байтак эш эшләнгән, авылларыбыз чистарды һәм матурланды, күпчелек учреждение тирәләрендә ясалган чәчәк түтәлләренә карап сокланырлык, яңа гына буялган коймалар пәйда булды, зират өсләре, чүп-чар ташлау урыннары тәртипкә китерелде. Үзебезнең торак пунктларны төзекләндерү эшләре 2 айлык төгәлләнгәч тә тәмамланмаячак, ә җәй буена дәвам итәчәк. Район башкарма комитет җитәкчесе, 2 айлыкны үткәрү буенча штаб начальнигы Ринат Фәсахов безнең белән сөйләшкән вакытта күпчелек учреждениеләрдә төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән, дип ассызыклады.
-Штаб утырышларында без ТКХ КПП, юл хезмәте, мәдәният бүлеге, РМБ, лесничество, Яңа Чишмә авыл җирлеге кебек оешмаларның төзекләндерү һәм санитар-чистарту мәсьәләләре буенча эшчәнлекләрен карап тикшердек, - дип билгеләп үтте ул. -Юллардагы чокырчыкларны ремонтлау, чүп-чарларны ташу ( түгү), агачлар һәм куаклар утырту буенча шактый эшләр башкарылган. Белем бирү учреждениеләре мәктәп участокларында яшелчә культуралары утыртканнар, күпчелек учреждениеләр чәчәкләр өчен клумбалар ясадылар һәм хәзер гимназия, 118 нче ҺУ, РҮХ, Мәшгульлек үзәге һ.б. территорияләре бик матур булып күренеп тора.
Көнкүреш калдыклары полигоннарын төзекләндерү, коймаларны буяу-агарту буенча эш дәвам итә, буяганнан соң тукталыш павильоннары, юл билгеләре һәм юл күрсәткечләре аеруча матур күренә. Төзекләндерү буенча эшләр дәвам иттереләчәк.
- Төзекләндерү буенча максатчан эш барлык авыл җирлекләрендә дә алып барыла, - диде район башлыгы урынбасары Наилә Закирова. - Соңгы 5 ел эчендә күпчелек авыл зиратлары тәртипкә китерелде. Май, Җиңү көне, Радоница (мәрхүмнәрне искә алу көне) бәйрәмнәре алдыннан авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге зиратларны чистарту һәм төзекләндерү буенча актив эшләделәр (үз туганнарының һәм якыннарының каберлекләрен генә түгел, ә исемсез кабер тирәләрен дә чистартканнар). Юкка гына: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", димиләр бит. Әлеге эшне нәтиҗәле үткәргәннәре өчен Зирекле, Тубылгы Тау, Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш, Акъяр, Акбүре авылларында, Архангел, Волчья, Петропавел, Екатерина Бистәләрендә яшәүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерәсе килә.
Икеайлык башланыр алдыннан АҖ башкарма комитетларыннан (район үзәгеннән кала) һәр йортка үзләренең йорт яны территорияләрен чистарту буенча конкрет нәрсәләр эшләргә тиешле чаралар исемлеге язылган күрсәтмә (предписание) тарату уңай традициягә әверелгән.
Наилә Закирова Әдәмсә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Любовь Котованың төзекләндерү буенча яхшы эшләвен аерым билгеләп үтте. Яхшы оештыру сәләтен күрсәтеп, ул авылның барлык урамнарын, юл кырыйларын, чишмәне, ике зиратны чистартуга халыкны туплый алган.
Кызганычка каршы, Черемухово, Волчья, Архангел, Екатерина Бистәләрендә, Красный Октябрьдә, Акбүре авылларында төзекләндерү эшләре буенча әллә ни активлык күзәтелми. Әлеге авылларда бу юнәлештәге эшләрне яхшыртырга кирәк. Урамнарда төзелеш материаллары, утын, техника һәм арбалар, кыскасы, ни генә юк, боларның берсе дә авыл урамнарын бизәми. Монда төзекләндерү белән, нигездә, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Шулай ук ККК полигоннарын тәртипкә китерү буенча эшлисе эшләр дә байтак (чүп-чарларны ишеп төшерү һәм өю буенча). Районның кайбер авылларында, үз ишегалларындагы чүп-чарны илтеп түккәндә, кайбер намуссыз кешеләр еш кына чүп түгү урыны янына кадәр барып та җитми, чүпләрен юлда гына ташлап калдыралар. Шул рәвешле ККК полигоннарының "филиаллары" (яки санкцияләнмәгән урыннар) барлыкка килә дә инде, аларның барысы да бетерелергә тиеш. АҖ башкарма комитетларында проблема да юк түгел - аларда махсус техника - бульдозер юк, финанс кыенлыклары да бар.
Төзекләндерү буенча алып барылган максатчан эшнең без үз җимешләрен бирүен күрәбез, авыл урамнарында пәйда булган чәчәк түтәлләре күз явын алырлык, алар көннән-көн арта бара. Май азагына чаклы без төзекләндерү буенча барлык эшләрне дә төгәлләргә тиешбез, районның һәр кешесе үз йортында чисталык, тәртип булдырырга һәм шул ямьлелекне сакларга тиеш.
Киңәшмә башланганчы авыл авыл җирлекләре башлыклары һәм кайбер район оешмалары җитәкчеләре Акбүре авыл җирлеге территориясен карап әйләнделәр. Чүплекләрне тоту, урамнарны төзекләндерү буенча җитди кисәтүләр ясалды. Аерым йортлар тирәсен тәртипкә китерсәләр дә, бакча артларында чүп-чар, утын байтак, җирле чүплектә бернинди тәртип юк, санкцияләнмәгән чүплекләр дә бар, авыл урамнарын тигезләмәгәннәр, чокыр-чакыр, кипкән елга янында кара-кура күп.
Авыл мәдәният йортында төзекләндерү буенча икеайлыкның барышы турында район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады. Аның чыгышы слайдлар белән тулыландырылды, алар эшләнгән эшне чагылдырды. Төп йомгак югарыда басылган язмада яктыртылды. Шуны әйтергә кирәк, үткәрелгән киңәшмәдә икеайлыкта җиңүчеләрне бүләкләү турында карар кабул ителде. Бу үз территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсендә артта калучыларга да стимул бирергә тиеш.
Киңәшмәдә шулай ук административ комиссия секретаре Ирина Филиппова һәм ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова чыгыш ясадылар. Административ комиссия утырышларында торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен карала торган эшләрнең тиешенчә булмавы һәм никахлашучылар аллеясына, бала тууны теркәү, юбилярлар, призывниклар һәм башка вакыйгалар уңаеннан агачлар утырту буенча эшнең йомшак оештырылуы билгеләп үтелде. Икеайлык азагына чаклы ведомствога караган территорияләрне тәртипкә салу эшен активлаштыру бурычы куелды.
Азат МУСИН,
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев