Сугыш чоры балалары бик иртә олыгайган: якыннарын югалту ачысы, тормыш "арба"сына иртә җигелү үзенекен иткән. Аларның бар күргәннәре - авыр хезмәт. Яңа Чишмәдә яшәүче Александр Михайлович һәм Нина Николаевна Благовещенскийлар да шушы чор балалары. 31 гыйнварда алар өчен истә калырлык көн - шул көнне алар язмышларын бергә бәйләгәннәр.
Саша Благовещенскийның әтисе сугыш башланганчы, 1939 елда ук дөнья куя, әнисе исә 3 елдан соң - сугыш башлангач вафат була. Бу вакытта Сашага нибары 6 яшь була. Алар бәлки тормышта югалып та калган булырлар иде (абыйсы Иван белән аны балалар йортына озатырга телиләр), тик 14 яшьлек апалары аларны үз канаты астына алып, гаиләне таркатмый кала.
Шулай итеп, алар туталары белән бергә тормыш көтәләр, үсәләр. Тыйнак, тыңлаучан ятимнәрне колхоз бригадирлары да жәлләп тормый, иң авыр һәм куркыныч эшләргә җибәрәләр, хәзер 14-16 яшьлек үсмерләрнең кышларын көрткә батып урман кисүен, йөк төягән атларны үзләре тартып кайтуларын күз алдына да китерүе кыен. Алар электр линиясе өчен баганалар хәзерлиләр. Александр армиядән кайткач электрчы булып эшли башлый һәм үзе кискән баганаларга сузылган линияләргә хезмәт күрсәтә. Армия хезмәте турында сөйләгәндә (Александр Михайлович Житомирда һәм Винницада хезмәт итә) Украина вакыйгаларына да кагылмый үтеп булмады. -Мин бандеровчыларның уртасында хезмәт иттем, - бик катлаулы халык иде, Украина яңалыкларын тыңлаганда, аларның Колыма турындагы үзгә җырларын хәзер дә искә төшерәм,- ди ул.
Нина (кыз фамилиясе Козлова) 1942 елны туган һәм яшь ярымда ук әнисез калган. -Аллаһ ярдәм бирде инде, бер елдан соң әниле булдым, ул үлгәнче миңа карата ягымлы, игелекле мөнәсәбәттә булды. Энеләрем-сеңелләрем (алар бишәү) пәйда булдылар. Мин олырак бала булганга, аларны карарга, хуҗалыкта әти-әнигә булышырга, кул арасына керергә туры килде, тик бу күңелле мәшәкатьләр иде. Шул чагымда үзем күрсәткән игелегем үземә кайта: безнең гаиләдә балабыз булмады, хәзер авырыйбыз, безне үзем үстерешкән энеләрем - сеңелләрем (ни кызганыч - берсе арабызда юк инде), аларның балалары караша. Аларның оныклары безнең оныкларыбыз булды, - ди Нина Николаевна.
Җиде сыйныфны тәмамлагач Нина колхозда эшли башлый, дуңгызчылык фермасында алдынгы терлекче булып, 18 яшендә кияүгә чыга.
Еллар үтү белән ир белән хатынның эше дә үзгәрә: ире-терлекчелек бригадасы бригадиры, хатыны ашлык складлары мөдире булып эшли. Шулай итеп, гомерләренең күпчелек өлеше эштә үтә, кичләрен йорт эшләрен башкарып, кичке ашка гына бергә җыелып, аралаша - сөйләшә алалар.
-Нәрсә турында сөйләшә идегез соң?
-Үзебезнең эшебез, аралашкан, дус булган кешеләр турында сөйләшә идек. Мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде. Нәрсә сатып алырга, ничек төзергә, картлык көнебездә авыр хәлдә калмас өчен нәрсә эшләргә - барын да алар белән киңәшләшә идек. Һәм бергәләшеп үз көндәлек тормышларын шулай итеп корганнар ки, күреп, күңел сөенә: матур, уңайлы. Хәзер Благовещенскийлар яңа җиһаз да сатып алалар, димәк, бу яшьтә һәр кешедә дә була, интектерә торган авыруларга да карамастан, алар әле тигезлектә, пар канатлы булып озын-озак еллар яшәргә җыеналар.
-Гаиләне бер-береңә булган җылы мөнәсәбәт, хисләр, уртак балалар яшәтә диләр, сезнең 55 ел дәвамында бергә булуыгызның сере нидә? - дигән соравыма, икесе дә бер-берсенә карап елмайдылар гына, ә сорау җавапсыз калды.
-55 ел! Бу елларның узганын без сизмәдек тә. Әйе бит, дустым, - ди, иренә мөрәҗәгать итеп, Нина Николаевна.
-Дус түгел мин, ә сине интектерүче, - ди Александр Михайлович, көч-хәл белән урын өстеннән күтәрелеп. -10 ел авырыйм, ә син мине карап җәфаланасың...
-Син нәрсә, сине, шушы гомер иңгә-иң куеп яшәгән кешемне карау нинди газап булсын, яшә генә, янәшәмдә генә бул. Син сулыйсың икән - мин дә сулыйм, син күрмисең генә - мин икебезне дә карыйм. Ходай ярдәме белән үз өлешебезгә тигән гомерне икәү бергә яшәп уздырырга язсын.
Ә мин үз соравыма алар әйтә алмаган җавапны таптым - әлеге ике өлкән яшьтәге кешене шушы яшьтә дә бер-беренә булган мәхәббәт яшәтә.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев