Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Рәхәтләнеп ял иттеләр

3 ав­густ­та Карт­лар йор­ты хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­рен­дә яшәү­че­ләр өчен Са­бан туе үт­кә­ре­лә тор­ган урын­да бәй­рәм оеш­тыр­ды­лар - карт­лар­ны та­би­гать ко­ча­гы­на алып чык­ты­лар. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Яңа Чиш­мә карт­лар йор­тын­да ял­гыз кал­ган ке­ше­ләр яши. Мон­да яшәү­че әби-ба­бай­лар­га һәр көн­не аның таш сте­на­ла­ры ара­сын­да го­мер үт­кә­рү кы­ен­рак. Җан ди­гә­нең яңа­лык, кы­зык­лы­рак нәр­сә те­ли. Ел са­ен та­би­гать ко­ча­гы­на сә­я­хәт­кә чы­гу уңай хис­ләр ту­ды­ра. Карт­лар йор­тын­да яшәү­че­ләр­нең күп­че­ле­ге бу көн­не ра­йо­ны­быз­ның бик ма­тур җи­рен­дә - По­пов поч­ма­гын­да бул­ды­лар. Бәй­рәм ашы­на чаклы өл­кән­нәр хәт­фә­дәй яшел үлән­нәр­гә ба­сып, кош сай­рау­ла­рын тың­лап, рә­хәт­лә­неп, һәр нәр­сә­гә сок­ла­нып, ка­рап йөр­де­ләр. Карт­лар йор­ты мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Оль­га Ко­лес­ни­ко­ва өл­кән­нәр өчен үзен­чә­лек­ле ми­ни-Са­бан­туй оеш­тыр­ды, кү­ңел­ле кон­курс­лар һәм ярыш­лар үт­кәр­де, шун­да җи­ңү­че­ләр бү­ләк­ләр дә ал­ды­лар, ә иңң­нә­ре­нә бү­ләк сый­фа­тын­да сы­ра тап­шы­рыл­ды, бу­сы исә эс­се көн­дә бик тә ярап куй­ды. Һәр ке­ше бе­рәр ста­кан туң­дыр­ма ал­ды. Пер­чат­ка ки­еп ки­е­нү, күз­ләр­не бәй­лә­гән ки­леш ба­нан аша­ту, җеп­кә элен­гән бү­ләк­ләр ки­сү, шар­лар­ны өреп ту­ты­ру һ.б. бу­ен­ча үт­кә­рел­гән кон­курс­лар бик кы­зык­лы ки­леп чык­ты.

Бәй­рәм та­бы­ны бик ях­шы ясал­ган иде. Әби­ләр һәм ба­бай­лар өчен сый-нигъ­мәт­ләр ту­лы өс­тәл әзер­лән­гән: ан­да пеш­кән ка­мыр ри­зык­ла­ры, ка­бым­лык­лар һәм җи­ләк-җи­меш­ләр дә бай­так иде. Өл­гер­гән кар­быз­лар ае­ру­ча кү­ңел­гә хуш кил­де. Бо­лар­дан тыш, хуш ис­ле шаш­лык та ме­нә ди­гән итеп әзер­лән­гән иде. Карт­лар йор­ты ди­рек­то­ры Ми­ха­ил Де­ми­дов өл­кән­нәр­не га­дәт­кә ке­реп кит­кән та­би­гать­кә чы­гу уңа­ен­нан кот­ла­ды. Ул алар­га исән­лек-сау­лык, һәм кү­ңел­ле итеп ял итү­лә­рен те­лә­де.

Төш­ке аш­тан соң төр­ле атт­рак­ци­он­нар һәм уен­нар дә­вам ит­те. Кө­не буе әби-ба­бай­лар өчен, алар­ның яшь­лек­лә­рен ис­кә тө­ше­реп, шул чор­лар­ көй­ләре яң­гы­рап тор­ды, кү­бе­се би­еп тә ал­ды. Та­би­гать ко­ча­гын­да ял итү ва­кы­ты бик тиз үтеп тә кит­те, өл­кән­нәр­нең исә ма­тур та­би­гать ко­ча­гын­нан ае­ры­ла­сы­ла­ры бер дә кил­мә­де.

Бу көн­не Карт­лар йор­тын­да яшәү­че­ләр үз­лә­ре­нең яшь­лек­лә­рен ис­кә ал­ды­лар, ка­ру­сель­ләр­дә, та­ган­нар­да атын­ды­лар, кыс­ка­сы, ял сә­гать­лә­рен бик ма­тур, кү­ңел­ле итеп үт­кәр­де­ләр. Та­би­гать­кә шу­шын­дый сә­я­хәт оеш­тыр­ган­на­ры өчен Карт­лар йор­ты җи­тәк­че­ле­ге­нә һәм шун­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр­гә алар их­лас кү­ңел­дән рәх­мәт бел­дер­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев