Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Рәхәтләнеп йөзим дисәң...

19 но­ябрь­дән баш­лап Яңа Чиш­мә­дә көн са­ен сә­гать ир­тән­ге 8 дән 22.00 гә чак­лы "Жем­чу­жи­на" йө­зү бас­сейны үз кли­ент­ла­рын кө­тә. Йө­зү се­ан­сы 1 сә­гать дә­вам итә: йө­зү­гә - 45 ми­нут, ә 15 ми­ну­ты ки­е­нү­гә, чәч кип­те­рү­гә то­ты­ла. Бас­сейн­да йө­зү күп­че­лек ха­лык өчен кү­ңел ачу һәм ва­кыт уз­ды­ру­ның яңа тө­ре бул­са,...

19 но­ябрь­дән баш­лап Яңа Чиш­мә­дә көн са­ен сә­гать ир­тән­ге 8 дән 22.00 гә чак­лы "Жем­чу­жи­на" йө­зү бас­сейны үз кли­ент­ла­рын кө­тә. Йө­зү се­ан­сы 1 сә­гать дә­вам итә: йө­зү­гә - 45 ми­нут, ә 15 ми­ну­ты ки­е­нү­гә, чәч кип­те­рү­гә то­ты­ла. Бас­сейн­да йө­зү күп­че­лек ха­лык өчен кү­ңел ачу һәм ва­кыт уз­ды­ру­ның яңа тө­ре бул­са, үсеп ки­лү­че бу­ын өчен бу әле физ­культура һәм спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү дә. Мон­да кил­гән һәр ке­ше үзен ыша­ныч­лы хис ит­сен­ ө­чен, ка­гый­дә­ләр­не бе­лер­гә ти­еш:

1. Бас­сейн­га кил­гән ке­ше үзе­нең шәхси фо­то­рә­се­ме ябыш­ты­рыл­ган про­пуск яки кас­са че­гын (бассейнга даими йөрмәгәндә) күр­сә­тер­гә ти­еш. Про­пуск­ны баш­ка ке­ше­гә би­реп то­рыр­га яра­мый.

2. Хез­мәт күр­сә­тү ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча бас­сейн­га ки­лү­че ке­ше те­ра­певт (пе­ди­атр) та­ра­фын­нан языл­ган йө­зәр­гә рөх­сәт ител­гән та­биб бе­леш­мә­сен күр­сә­тер­гә ти­еш. 10 яшь­кә­чә бул­ган ба­ла­лар­га өс­тә­мә рә­веш­тә эн­те­ро­би­оз­га да бе­леш­мә бу­лу шарт.

3. Мәк­тәп­тә­ге төр­кем­нәр­дә мөс­тә­кыйль за­ня­ти­е­ләр­гә ба­ла­лар 10 яшь­тән баш­лап кер­те­лә. 7 яшь­тән алып 10 яшь­кә чак­лы бул­ган ба­ла­лар за­ня­ти­е­ләр­гә фә­кать әти-әни­лә­ре, яи­сә ин­ди­ви­ду­аль өй­рә­тү үт­кә­рү­че инст­рук­тор бе­лән ге­нә кер­те­лә. 7 яшь­кә чак­лы ба­ла­лар бас­сейн­да­гы за­ня­ти­е­ләр­гә кер­тел­ми.

4. Бас­сейн­га 7 яшь­тән алып 10 яшь­кә­чә бул­ган ба­ла­ла­ры бе­лән кил­гән әти-әни­ләр ти­еш­ле рас­пис­ка би­рә­ләр.

5. Басс:ейн­га ки­лү­че үзе бе­лән бас­сейн­да ки­яр­гә ярак­лы ал­маш аяк ки­е­ме алып ки­лер­гә, ә 1 сен­тябрь­дән 31 май­га чак­лы чор­да өс ки­е­мен һәм урам­да кия тор­ган аяк ки­е­мен па­кет­ка са­лып гар­де­роб­ка тап­шы­рыр­га тиеш.

6. Ак­ча һәм кыйм­мәт­ле әй­бер­ләр­не сак­лау ка­ме­ра­сы­на тап­шы­рыр­га.

7. Бас­сейн­га ке­рү про­пуск­та күр­сә­тел­гән рас­пи­са­н­ие (кө­не һәм сә­га­те) бу­ен­ча баш­ка­ры­ла. Су­га ке­рү кил­гән­нән соң 15 минут узгач кына рөхсәт ителә. Суда булу вакыты (бер занятие) 45 минут тирәсе. 15 ми­нут­ка соң­га ка­лу­чы ке­ше за­ня­ти­е­ләр­гә кер­тел­ми.

8. Бас­сейн­га ки­лү­че­дә ко­е­ну ки­е­ме, баш­лык, сөл­ге, са­бын, губ­ка бу­лыр­га ти­еш, бо­лар бул­ма­ган­да, ке­рү рөх­сәт ител­ми. Ги­ги­е­на әй­бер­лә­ре плас­тик са­выт­та һәм па­кет­та са­лын­ган бу­лыр­га ти­еш.

9. Су­га кер­гән­че бас­сейн­га ки­лү­че ги­ги­е­на ча­ра­ла­ры кул­ла­нып, әй­бәт­ләп душ­та юы­нып чы­га, шун­нан соң гы­на бил­ге­лән­гән ва­кыт­та бас­сейн­га ке­рә.

10. Су­га ке­рү һәм ан­нан чы­гу инструк­тор­ рөх­сә­те бе­лән аның ко­ман­да­сын­нан (кың­гы­рау шал­ты­ра­гач) соң баш­ка­ры­ла. 45 ми­нут тул­мый то­рып ке­ше су­дан чы­гар­га ни­ят­лә­сә, бу хак­та инст­рук­тор­га хә­бәр итәр­гә ти­еш.

11. Бас­сейн­да бер до­рож­ка­да бер­ни­чә ке­ше йөз­гән чак­та уң як­ны то­тар­га, сул як­лап узар­га, до­рож­ка­ның поч­мак­ла­рын­да ял итеп алыр­га, бер-бер­се­нә ко­ма­чау­ла­мас­ка ти­еш.

12. Су­га яки бо­рын­га су кер­гән оч­рак­та ан­нан арын­ган­да ае­рым ка­нау­лар­дан фай­да­ла­ныр­га ки­рәк.

13. За­ня­тие тә­мам­лан­гач, бас­сейн­нан чык­кан ке­ше 5-7 ми­нут дә­ва­мын­да душ ке­реп, йө­зү кос­тю­мын сы­гып, сөл­ге­гә сөр­тен­гәч ке­нә ки­е­нү бүл­мә­се­нә уза.

14. Бас­сейн­га йө­рү­че за­ня­тие бет­кән­нән соң 15 ми­нут­тан соң­ла­мый бас­сейн­нан ки­тәр­гә ти­еш.

15. Ан­да йө­рү­че­ләр бас­сейн­ның эч­ке тәр­тип ка­гый­дә­лә­рен, тех­ни­ка кур­кы­ныч­сыз­лы­гы, ян­гын­га кар­шы ка­гый­дә­ләр­не, са­ни­та­рия-ги­ги­е­на та­ләп­лә­рен тө­гәл үтәр­гә, бас­сейн пер­со­на­лы та­ләп­лә­рен, шул исәп­тә са­ни­тар-ги­ги­е­на та­ләп­лә­рен үтәү бу­ен­ча бас­сейн­ның ме­ди­ци­на пер­со­на­лы та­ләп­лә­рен үтәр­гә ти­еш­ләр.

16. Бас­сейн­га йө­рү­че җә­мә­гать тәр­ти­бен һәм го­мум ка­бул ител­гән тәр­тип нор­ма­ла­рын үтәр­гә ти­еш, баш­ка­лар­га, бас­сейн пер­со­на­лы­на ка­ра­та их­ти­рам­лы бу­лыр­га, үз га­мәл­лә­ре бе­лән әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр­гә кур­кы­ныч ту­дыр­мас­ка ти­еш.

17. Чис­та­лык һәм тәр­тип бо­з­арга, бас­сейн­га кил­гән баш­ка ке­ше­ләр­гә инст­рук­таж би­рер­гә, алар­га за­ня­ти­е­гә ка­гы­лыш­лы ре­комендаци­я­ләр би­рер­гә рөх­сәт ител­ми.

18. Бас­сейн­га ки­лү­че бас­сейн мил­ке­нә сак­чыл бу­лыр­га, аны бо­зар­га яки югал­ты­р­га ти­еш тү­гел, за­ня­ти­е­ләр бет­кәч кул­лан­ган ин­вен­тарь­ны һәм җи­һаз­ны уры­ны­на ку­яр­га ти­еш.

19. Бас­сейн­да ты­ел­ган га­мәл­ләр:

- йө­ге­рү, бас­сейн­ ча­ша­сын­да яла­на­як йө­рү, бор­тик­тан бас­сейн ча­ша­сы­на чу­му, до­рож­ка­да ар­кы­лы­га яки буй­га чу­му, сай җир­дә баш бе­лән чу­му, ласт­лар, кө­рәк­ләр, мас­ка кул­ла­ну, тын алу­ны тот­кар­лап су­га чу­му, чә­ер чәй­нәп су­га ке­рү, тә­мә­ке тар­ту, исерт­кеч эчем­лек­ләр эчү, нар­ко­тик­лар, агу­лы мат­дә­ләр кул­ла­ну, исе­рек ки­леш, нар­ко­тик һәм баш­ка исерт­кеч мат­дә­ләр кул­лан­ганнан соң су­га ке­рү, за­ня­тие ва­кы­тын­да кә­рәз­ле те­ле­фон­нан, баш­ка элем­тә ча­ра­ла­рын­нан фай­да­ла­ну, бас­сейн пер­со­на­лын­нан мах­сус рөх­сәт ал­мый то­рып­ фо­то­га, ви­де­о­га тө­шү, бас­сейн­ның баш­ка бүл­мә­лә­ре­нә (слу­жеб­ный, тех­ник) ке­рү, ин­же­нер-тех­ник җи­һаз­ла­рын үз­бел­де­гең бе­лән көй­ләү рөх­сәт ител­ми.

Бас­сейн­да­гы за­ня­ти­е­ләр рас­пи­са­ни­е­сен сез "Жем­чу­жи­на"­да бел­де­рү­ләр так­та­сын­нан бе­ле­шә ала­сыз.

"Жем­чу­жи­на" йө­зү бас­сей­ны сез­не кө­теп ка­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев