Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Үрнәк һәм абруйлы гаилә

27 августта Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң әйбәт гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итүгә 50 дән артык гаилә чакырылган. Безнең районнан кабул итүдә Әдәмсәдән Борисовлар гаиләсе катнашачак.

Бу гаилә районда үрнәк һәм абруйлы гаиләләрнең берсе. Ир белән хатын икесе дә ишле гаиләдә үскәннәр, әти-әниләре аларны әйбәт, хезмәт сөючән кеше итеп тәрбияләргә, тиешле белем бирергә тырышканнар.
Педагогия институтын тәмамлагач, яшь гаилә (алар 5 нче курста укыганда өйләнешәләр) юллама белән 1972 елны Ленино урта мәктәбенә эшкә килә. Вера Ильинична - математика, ә Михаил Александрович физика фәненнән укыта. Икесенә бергә педагоглык стажы 62 елга җыела.
1975 елны Михаил Борисов мәктәп директоры итеп билгеләнә. 1983 елны район оешкач, яшь, энергияле директорны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар, җитәкче кадрларның алты айлык әзерлек курсларыннан соң аны күрше Әдәмсә авылында "Калинин" исемендәге колхоз рәисе итеп куялар һәм гаилә яшәргә шушы авылга күченә.
-Таныш булмаган тармакта эш башларга кыен булдымы?
-Әлбәттә, җиңел булмады. Белгечләр, район җитәкчеләре, хезмәттәшләрем булышты, үзем дә авылда үскән кеше булганга авыл кешесенең тормышын әйбәт белә идем, акрынлап кереп киттем, - ди.
Хуҗалык белән ул 1999 елга чаклы җитәкчелек итә һәм кабат педагогик эшчәнлегенә кайта - башта укытучы, ә 2005 -2011 елларда Әдәмсә урта мәктәбендә директор булып эшли. Вера Ильинична 2008 елга чаклы математика укыта. Нәтиҗәле эшлиләр - укучылары район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар.
Тату гаиләдә Борисовлар бер кыз һәм ике ул үстерәләр. Кызлары Наталья Казанда яши, стоматолог булып эшли, аның улы Линар КФУның геология факультетының 3 курсында укый; уллары Геннадий "Ямашнефть" НГДУ да цех начальнигы булып эшли, хатыны Лилия белән алар өч бала тәрбиялиләр. (Альбертка - 15 яшь, Владиславка - 10, Виолеттага - 9 яшь).
Лилия мәктәптә эшли, тарих укыта (ул "Нечкәбил" республика конкурсында 2 нче урынны яулаган); икенче уллары Валерий "Ямашнефть" НГДУ цехы начальнигы урынбасары булып эшли, хатыны Лилия - мәктәптә китапханәче.
Борисовлар зур матур йортта яшиләр (уллары да әти-әниләре янәшәсендә йорт төзегәннәр), хуҗалыкларында 4 баш МЭТ, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, йортлары чәчәккә күмелеп утыра.
-Мин 2008 елдан бирле лаеклы ялда, үземне тулысынча гаиләмә багышладым,- дип сөйли Вера Ильинична. - Чәчәкләр, төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә яратам (гадәти кыяр-помидор исәпкә керми, аларның бакчасында карбыз, кавын һәм виноград ише культуралар үсә - А.М.), кышлыкка барын да әзерлим (тузганак кайнатмасы да бар), барын да ясарга тырышам.
-Бүген әле бездә тыныч, - дип елмаеп сүзен дәвам итә ул. -Өйдә әлегә без Миша һәм әнием Анна Андреевна белән генә (аңа 85 яшь). Алайса һәр көнне балалар, оныклар килә, аннан без канәгатьлек һәм сөенеч кенә алабыз. Бер вакытны без биш буын бергә яшәдек - әби, әни, без һәм улы белән кызыбыз.
Михаил Александрович, пенсия яшендә булуга карамастан, бүген дә физика укытучысы булып эшләвен дәвам итә. Ә җәйге ялларында оныклары белән булышырга ярата, бакчада кайнаша, маллар өчен азык хәзерли.
-Диңгезгә фәлән ял итәргә бармадыгызмы? - дип сорыйм мин.
-Күптән инде, 80 нче елларда хатыным белән Чехословакиягә барган идек, башка җиргә барган булмады. Без чит илләрдә йөрергә яратмадык, безгә үзебездә дә бик рәхәт, ә балалар йөрергә яраталар, - дип көлә Михаил Александрович. -Мин тагын балык тотарга яратам (бер тапкыр 3 кг-лы сазан да тоткан идем), ауга да чыккалыйм (юбилеема ау мылтыгы бүләк иткән иделәр).
Борисовлар бер-берен аңлап, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, гаилә тормышын башлаган яшь парларга үрнәк булып яши беләләр.
-27 августта сезне Татарстан Президенты үзе кабул итәчәк, бу нисбәттән әйтер сүзегез юкмы?
-Ни өчен бу тантанага сәфәргә нәкъ менә безне сайлаганнардыр - без белмибез, без гадәти гаилә, - диләр алар. -Андый гаиләләр районда җитәрлек, югыйсә. Президентка сорауларыбыз юк, бар җирдә дә иминлек, муллык булсын, бар кеше сәламәт һәм бәхетле булсын дигән теләкләребез генә бар.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев