Россия Президенты премиясен алды
2011 елда Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган Миләүшә Галиуллина РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен каралган 2011 елгы премияләр тапшыру исемлегенә кертелгән. Ул укучыларның "Перспектива" дип аталган инновацион фәнни-техник проектларының II Төбәкара (VI республика) конкурсында әйбәт дип табылган проект эше өчен бүләкләнгән.
Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тоткан "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты рәсәй яшьләренең инновацион потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Милли проектның бу юнәлеше Рәсәй төбәкләреннән ел саен 5350ләп талантлы яшьләрне билгеләүне (ачыклауны) күздә тота. Рәсәй Президенты указы нигезендә рәсәй күләмендә һәм халыкара олимпиадаларда җиңгән 1250 бала 60ар мең сум премиягә лаек булган, төбәкләрдә җиңгән һәм россия олимпиадаларында призлы урыннар яулаучылар (Миләүшә Галиуллина да шулар арасында) 30ар мең сум премия алалар.
Миләүшә үзенең әнисе - Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы Тәслимә Галиуллина җитәкчелегендә "Авыл хуҗалыгы һәм урман промышленносте" темасы буенча проект өстендә эшләгән. Хәзер Миләүшә Казан химия-технология институтының I курс студенткасы, премиясен ул үзенең алдагы үсеше өчен тотачак.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев