Россия Саклык банкы
2013 елның 21 июненнән "Рәсәй Саклык банкы" ААҖнең элек 2555 номерлы Чистай бүлекчәсенең 2555/054 номерлы өстәмә офисы (универсаль) үзгәртеп төзү һәм өч бүлекчәне бергә кушу сәбәпле "Россия Саклык банкы" ААҖнең 8610 нчы номерлы "Татарстан Банкы" бүлегенең 8610/0850 нче номерлы "Көньяк бүлекчәсе" (идарә системасында) өстәмә офисы итеп үзгәртелгән (физик шәхесләргә хезмәт...
Бүгенгесе көндә Саклык банкы зур күләмле хезмәтләр тәкъдим итә, болар: исәп-хисап - касса хезмәте күрсәтү, төрле төрдә акча күчерү (сумнарда, валюталарда, кыска вакыт эчендә һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасына). 2013 елның беренче ярты еллыгында район халкы тарафыннан «Колибри» 136 переводы ясалган, бу үткән елның I ярты еллыгы белән чагыштырганда 48 гә күбрәк. Һәм болар вкладлар күләме, компенсацияләр… һ.б. буенча рәсмиләштереләчәк переводларны исәпләмәгәндә. Банк физик затларга кредитлар, консультацияләр бирү, банк продуктларын иминиятләштерү, саклык сертификатларын, истәлекле тимер акчаларны сату һәм саклау, лотерея билетларын сату, озак вакытлы поручениеләр, васыять язуларын, ышаныч кәгазьләрен (түләүсез) счетлар буенча рәсмиләштерү, онлайн-хезмәтләре тәкъдим итә.
Районда 4 банкомат (берсе Ленинода "У моста" кибетендә) һәм үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү җайланмасы (2) урнашкан, берсе - район хакимияте бинасында. Районның сәүдә нокталарында ("Пятерочка+", "Казанские аптеки", яңа "Фронтайм" кибете, "У моста" кафе-кибете) 7 түләү терминалы урнаштырылган, бу исә төрле түләү системаларын һәм төрле банк этитентларын үз эченә алган пластик карталары булган клиентларга сатып алган товарлар өчен акчалата түләмәү мөмкинлеге бирә. Бу ялган купюралар алу очрагын киметәчәк. Пластик карталар белән исәп-хисап ясаучы Саклык банкы клиентларына сатып алу күләменнән бонуслар исәпләнелә, бер бонус бер сумга тигез, үз чиратында аны кибет - партнерларда төрле сатып алуларга алмаштырырга мөмкин. 8610/0850 номерлы өстәмә офиста тәүлек әйләнәсенә хезмәт күрсәтү зонасында банкомат һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмасы куелган. Аннан кала, клиентларга хезмәт күрсәтү зонасында интернет-киосклар да бар, аның ярдәмендә теләсә кайсы клиент Саклык банкы-Онлайнда эшли ала. Клиент әзерләнгән картаны алган чакта хезмәткәрләр аңа Саклык банкы - Онлайнда ничек эшләргә икәнлеген күрсәтеп бирәләр, бу клиент киләчәктә банкка кермичә дә үзе генә эшли алсын өчен эшләнә. Өстәмә офиста 1 июльгә хезмәт күрсәтүдә 34489 счет исәпләнелә, бу узган елдагыдан 4116 счетка күбрәк. Шушы көнгә физик шәхесләрнең кертемнәре 188 млн. 530 мең сум тәшкил итә. Ел башыннан 22 млн. 700 мең сум акча салынган, узган ел ярты елга бу сан 16 млн. 251 мең сум булган. 1 июльгә райондагы 751 пенсионерга пенсияне Саклык банкы филиалы аша күчерәләр. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмасы аша I яртыеллыкта 10981 берәмлек түләү - 23 млн. 291 мең сум акча кабул иетлгән. Шуларның 2102 се кәрәзле элемтә өчен түләү, 375-се кредитлар, 5126-сы коммуналь хезмәтләр өчен түләү, 2428-се карталарны тулыландыру, 738-се картадан картага күчерү, 212-се кертемнәр. Беренче ярты елда Саклык банкы аша 5147 лотерея билеты (132 мең сумлык) сатылган (2012 елдагыдан 872 билетка, 26 мең сумга күбрәк). Өстәмә офиста сатуда төрле тематикага кагылышлы истәлекле тәңкәләр бар. Беренче ярты еллыкта 40 мең сумга ике алтын тәңкә, 21 мең 300 сумга 7 көмеш тәңкә сатылган.
25 млн. 396 мең сумлык 186 кредит бирелгән, шул исәптән 40 кредит шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә (6 млн. 279 мең сум). 2012 елда бу саннар: 153 кредит - 19 млн. 596 мең сумлык, 18 кредит - ШЯХ буенча.
1 июльгә физик затларның уртача көнлек калган акча күләме 62 млн. 370 мең сум тәшкил иткән, бу 4 млн. 860 мең сумга күбрәк. Күп балалы гаиләләргә һәм район предприятиеләрендә эшләүче шәхесләргә ипотека кредитлары бирү турында төзелгән килешүләр кысаларында оешмалардан бирелгән рөхсәт язулары нигезендә 2 млн. 100 мең сумлык 3 ипотека кредиты бирелгән булган. Әлеге моментта кредит комитеты тарафыннан тагы 2 заявка хупланган һәм клиентлар ипотека кредиты бирүгә документларның икенче пакетын җыялар.
Авылларда күчмә касса операциясе пунктлары (ККОП) эшли, әлеге төр хезмәт күрсәтүдә 8 млн. 244 мең сум калган акчасы булган 213 счет бар (шул исәптә пенсия алу өчен 12 счет бар) һәм аларның саны һәр ай саен арта бара. 14 июньнән алып ККОП график буенча Акъяр, Акбүре, Кр. Октябрь, Зирекле, Чуаш Чабаксары авыллары, Петропавел, Екатерина Бистәләренә йөри. 2013 елның I яртыеллыгында ККОП тарафыннан 1670 берәмлек күләмендә коммуналь һәм башка төр түләүләр кабул ителгән (бу үткән елның шул ук чорына караганда өч тапкырга диярлек күбрәк).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев