Рус Чабаксарында яңа ФАП
13 сентябрьдә Рус Чабаксарында яңа ФАП ачу тантанасы булды. Җир казу эшләрен подрядчы Шәүкәт Сабиров бригадасы 16 августта башлаган, ә сентябрь башында исә заманча модульле медпункт беренче пациентларын кабул итәргә әзер иде.
Рус Чабаксарында 150 дән артык кеше яшәгәнне һәм шуның күпчелек өлеше өлкәннәр булуын исәпләсәң, заманча җиһазландырылган яңа ФАП бик урынлы, өстәвенә иске бина нык тузган иде. Яңа корылмада процедура, табиб кабул итү бүлмәсе, башка кабинетлар да бар. ФАП ачылу көнендә җирле халык, яңа бинаның хуҗабикәсе - медик Татьяна Ерохина хезмәттәшләре - район ФАПларыннан мөдирләр белән район үзәгеннән һәм Казан шәһәреннән кунакларны бик җылы каршылады. Чабаксар АҖ клубы хезмәткәрләре зур булмаган концерт хәзерләгәннәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов авыл халкын котлап, изге теләкләрен җиткерде, төзелеш барышында турыдан-туры үзе катнашкан авыл җирлеге башлыгы Николай Парамоновка, Шәүкәт Сабировка рәхмәт әйтте. - Республикада, шул исәптән кечкенә авылларда халык сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. ТР-ның Сәламәтлек саклау министрлыгының безгә ярдәм итүенә, Рус Чабаксарын яңа ФАПлар төзү буенча республика программасына кертүенә без бик канәгатьбез. Заманча җиһазландырылган башлангыч медицина ярдәме күрсәтү пункты эштә нык ярдәм итәчәк, - дип ышандырды Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Ришат Билалов.
Татьяна Ерохинаның өй туе хөрмәтенә район исеменнән Вячеслав Козлов - факс белән телефон, ә РҮХдән Ришат Билалов компьютер тапшырдылар. Бинаның эчке ягын бизәү өчен АҖ башкарма комитетыннан Николай Парамонов картина бүләк итте.
-Бездә күптәннән яңа бина төземәделәр, башлангыч мәктәп бар иде, анысын да быел яптылар. Яңа ФАП безнең күренекле урын булачак. Авыл халкы исеменнән безнең сәламәтлегебезгә игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерергә телибез. Фельдшерыбыз Татьянага аерым рәхмәт әйтәсе килә. Менә дигән белгеч булуы өстенә, ул әле искиткеч яхшы кеше дә. Фельдшердан уңдык без. Чакыр гына, ул шунда ук ярдәмгә ашыга, һәркемгә ягымлы сүзен таба белә, исәнлегеңне сорашмыйча беркайчан да яныңнан узып китмәс, һәр баланы иркәләп үтәр, хәлен сораштырыр. Фидакарьлеге һәм кайгыртучан булуы өчен без Татьянага рәхмәтлебез һәм аның өчен шатбыз, ул шундый эш урынына лаек, - дип үзләренең фикерләре белән уртаклашты авыл халкы.
Вакыйгалар турында үз фикерләрегез белән уртаклаша һәм башка фоторәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев