Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Һәрвакыт яхшыга өметләнеп яшәгән

12 апрельдә Зирекле авылында яшәүче Сәлимханова (Хөсәенова) Разыя Минвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.


Разыя апа хезмәтчел гаиләдә туган. Әтисе Минвәли – гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышына инвалидлыгы аркасында чакырылмаган. Ә әнисенең күзләре авырткан. Разыя апа яшьтән үк һәрчак әтисе янәшәсендә булган. Әтисе исә һәр эшнең остасы: авылда мичләр чыгарган, калайчы (суык тимерче) булган – комганнар, тазлар ясаган, самавырлар ремонтлаган, ә кечкенә Разыя аңа булышкан: нидер биреп торган, кайсын алып килгән, әзерләгән.
Балачак узган, яшьлек чоры җиткән. Разыя апа күрше кызлары белән бергә колхоз эшләренә йөргән, ә кичләрен – кич утырулар. Аның янәшәсендә күршедәге дус кызлары Зәйнәп Хәлиуллина, Мәүлия Камалова, Сания Вафина, Җөмһурия Биктимерова, Миннеруй Газыймова, Факия Гайнатуллина һ.б. Алар эшләргә дә, бергә күңел ачарга да вакыт тапканнар. Разыя апа бу елларны иң бәхетле чор дип искә ала, гәрчә ул елларда ач-ялангач булсалар да. Мисал өчен менә бу очракны гына алыйк: олы апасы Мөшәрәфә бераз булса да ашарга булыр дип кесәсенә бер уч бөртек салып кайтканда, аны тентиләр һәм бөртекне алалар. Кызны шуның өчен 2 елга хөкем итәләр.
Сугыштан соң Зирекле кызларының күпчелеге вербовка буенча Балахна, Горький шәһәрләренә торф чыгаруга китә, Разыя апа да аларга кушыла, ә 1951 елның 1 декабрендә кече лейтенант, танкчы, сугышта катнашучы Зирекле егете Исмәгыйль Сәлимхановка кияүгә чыга. Аңа 22, ә егеткә 27 яшь була.
Ни өчен Исмәгыйль шулай бик соң өйләнгән? Бу сорауга ул кайчандыр үзе җавап биргән, алар бик тә ярлы яшәгәннәр. Сугыштан кайткач, аның туган йорты эчке яктан дүрт терәүдә генә торган. Чыннан да, аларның өе авылда салам түбәле бердәнбер йорт булып калган, ул әле 1971 елга кадәр торган. Яшь хатынны Исмәгыйль менә шушы йортка алып кайткан.
Үз тормышын җайга салырга кирәк. Ул авылда беренче электрик була һәм 1948 елда Кичү елгасында төзелгән электр станциясен эшләтеп җибәрә, ә аннан соң “Яңа тормыш” колхозы (1958 елга кадәр ул шулай аталды) Исмәгыйльне Бөгелмәгә механик белгечлегенә укырга җибәрә. Ике елдан соң ул туган колхозына кайта һәм байтак еллар аккумуляторщик булып, ә Разыя апа колхозда төрле эшләрдә эшли. 1969 елда булачак балалар бакчасын ремонтлау буенча эшләүче бригадада эшли башлый, ул 1970 елның декабрендә ачыла. Шуннан бирле пенсиягә кадәр һәм пенсиягә чыккач та Разыя апа “Йолдыз” балалар бакчасында эшләде, иң яраткан хезмәткәр була, ул теләсә кайсы эшкә алынган – урманнан утын да ташыган, аларны кискән, ярган, мич яккан һәм балаларны да караган.
Исмәгыйль һәм Разыя Сәлимхановлар биш бала тәрбияләп үстергән: Әбүзәр (1953 елгы), Асия (1955), Шәйхелислам (1958), Ихсан (1960), Ильяс (1972). Аларның бергә иңгә-иң куеп 60 елга якын яшәүләренә - юбилейга нибары 6 ай гына җитми кала.
Разыя апа улларының барысы да армия хезмәте узуын, бүген гаилә корып яшәүләре, балалар, инде оныклар да үстерүләре турында горурланып сөйли. Аның 15 оныгы, оныкчыкларының да байтак булуын әйтеп торасы да юк. “Сезнең шулай озын гомерле булуыгызның сере нидә? – дигән сорауга ул елмаеп: “Хезмәт, хезмәт һәм иртәгәсе көннең бүгенгесеннән яхшырак булуына ышаныч”, - дип җавап бирде. Бу ышаныч расланган: бүген Разыя апа бәхетле.
Ул нефтьче-оператор булып эшләүче кече улы Ильяс гаиләсендә яши, килене Гөлгенә Зирекле участок хастаханәсендә шәфкать туташы, оныгы Рания Зирекле лицеенда 2 сыйныфта укый (барысы да рәсемдә). Разыя апа бүгенгесенә сөенеп яши һәм: “Әй, бу матур тормыш аз гына элегрәк булган булса иде”, - ди елмаеп, мине озатканда.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев