Сабан туе гөрләде
9 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде. Быел, районның юбилей елында, Сабан туе утызынчы мәртәбә үткәрелде.
Район бәйрәмен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы үткән елларга караганда да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре урнаштырылган иде. Махсус машиналардан тыш, мәйданга бер генә җиңел автомашина да кертелмәде, бу исә халыкның иминлеген тәэмин итте, уңайлыклар тудырды. Авыл җирлекләре башлыклары 4 авыл йортын хәтерләткән корылма җиһазлап куйганнар, мәйдан тирәсендәге урыс, татар, чуаш һәм керәшен "ихатасында" кунакларны милли ризыклар һәм чәй белән сыйладылар, ә үзешчән сәнгать артистлары төрле җырлар башкардылар, биеделәр. Бәйрәм алдыннан мәйданда яңачишмәлеләр һәм күп санлы кунаклар каршында бәйрәм киемнәре (костюмнары) кигән балалар, зур курчак киемнәре кигән Савин бабай һәм Фатыйма әби чыгыш ясадылар. Спортчыларның мәйданга чыгуын һәм бәйрәм уеннарын тәкъдим итү дә аеруча матур килеп чыкты. Театральләштерелгән күренеш уйналды, бусы инде беркемне дә битараф калдырмады. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы районның алдынгы механизаторы, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дән Анатолий Барсуковка бирелде.
Район Сабан туе кунаклары арасында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов, элеккеге район башлыгы, Совет рәисе урынбасары - Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Чистай район башлыгы урынбасары Рөстәм Хаматов, район башкарма комитетының элеккеге рәис урынбасары Николай Филиппов һәм Куйбышев исемендәге колхозның элекке җитәкчесе Ефим Данилов, Домодедово шәһәр округы татар диаспорасы вәкилләре, район территорияләрендә урнашкан нефть компанияләре вәкилләре бар иде.
Бәйрәмне муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул җыелган халыкка иң изге теләкләрен - ныклы исәнлек, бәхет, иминлек теләде. Район башлыгы районның алдынгы механизаторлары адресына: "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дән Анатолий Барсуковка, "Кулон" агрофирмасыннан Алексей һәм Сергей Насейкиннарга, "Кулон" агрофирмасыннан машина белән сыер савучылар Нина Лапшинага һәм Татьяна Абрамовага,
Архангельское" КФХ" ҖЧҖдән Светлана Урядниковага, "Зубов В.С." КФХ-дан Розалия Фәхретдиновага, "Садыйков М.Х." КФХ-дан Фәүзия Миннебаевага рәхмәт белдерде. Ул кырларда һәм фермаларда тир түгеп хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга һәм студентларга, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә безнең иминлегебез сагында торучыларга, нефть чыгаруда, бизнеста, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре ирештерде. Вячеслав Михайлович химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Минсәгыйть Шакиров яңачишмәлеләрне Сабантуй бәйрәме һәм район юбилее белән котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде, КПССның Яңа Чишмә райкомы икенче секретаре булып эшләгән 80 нче елларны искә алды, барысына да бәхет һәм исәнлек теләде. Шахмай АҖ башлыгы Рифкат Миръякуповка, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдиновка һәм Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюкка ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын, ә районның 30 еллыгы уңаеннан район башлыгына картина тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Барановка һәм фермер хуҗалыгы башлыгы Фәргат Вәлиевка "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән күкрәккә тага торган билгеләрне һәм аларның таныклыкларын ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов тапшырды. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе - Совет рәисе Николай Владимиров Ленино авылының "Сурэкэ" фольклор ансамбленә ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Домодедово шәһәр округы татар диаспорасы вәкиле Рәшит Айнетдинов яңачишмәлеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлады.
Сабантуй мәйданында беренчеләрдән булып иң авыр 80 нче елларда - Яңа Чишмә районын яңадан торгызу елларында эшләгән район ветераннарын хөрмәтләделәр. Аннан соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын һәм районның башка тармакларында эшләүче хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасы районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгышы белән үрелеп барды.
Ә аннан соң Илназ Шәйхетдинов башкарган «Мин, без, сез, алар» җыры астында һәм барлык чыгыш ясаучылар катнашында бәйрәм салюты бирелде.
Җитештерү алдынгыларын хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануны игълан иттеләр. Күп кеше атлар карарга ашыкты. Казан ипподромы хезмәткәре Наталья Цыганова атлар узышына аңлатма биреп барды.
Юртаклар узышында 25 юртак (былтыр бары 13 иде) көч сынашты. Быел узышлар район оешуга 30 ел тулу хөрмәтенә, озак еллар Куйбышев исемендәге колхозны җитәкләгән (Петропавел Бистәсе) Ефим Данилов хөрмәтенә һәм вакытсыз вафат булган район башлыгы Александр Губкин, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Белоглазов һәм ХХ партсъезд исемендәге колхозның элекке рәисе Александр Поликарпов истәлегенә үткәрелде.
Үз узышларында беренче урын алучылар: "Скоков Н.А." КФХдан "Гипс"та Айрат Халиков, "Козлова М.И." КФХдан "Невада"да Павел Мананников, "Скоков Н.А." КФХдан "Ганновер"да Наталья Сөләйманова, Чистай элеваторыннан "Адмирал"да Сергей Брагин һәм "Скоков Н.А." КФХдан "Легенда"да Дмитрий Булыгин. Атаклы "Бекас"та финишка беренче булып килгән Николай Скоков җиңүче Кубогына ия булды.
Менге атлар чабышында 16 ат катнашты (2012 елда 10 иде). Быел былтыргы бәхәс кабатланмасын өчен саф токымлы һәм ярым саф токымлы атлар җирле токымлы атлардан аерым чаптылар (былтыр бергә иделәр). Чабышлардан соң саф токымлы атлар арасында Түбән Кама районы Красный Ключтан "Политен"да Виталий Рухтин җиңүче дип танылды, ә җирле токымлы атлар арасында финишка беренче булып Чистай районы Галактионово авылыннан "Акустика"да Александр Сидоров килде, икенче һәм өченче урыннарны безнең атлар алды - район үзәгеннән "Болеро"да Илназ Хәйруллин һәм Акбүредән "Арабелла" да Рәмис Нуриев.
Чабыш атлары һәм юртаклар чабышында җиңүчеләрнең барысына да акчалата премияләр тапшырылды. Казан шәһәреннән ат спорты мәктәбе спортчылары чыгышын тамашачы бик яратып күзәтте.
Сабантуй үткәрелә торган урынга «тимер аты» булмаган халык автобусларда бушлай килде, ә кайберләренә барыбер автобусны озак көтәргә туры килгән һәм шуңа түземсезләре 100 сумга такси чакырткан. Ничек кенә булмасын, халык килергә тырышкан, шулай булмыйни, мондый бәйрәмне тагы кая күрәсең дә, кая ишетәсең, бу бит авыл халкының төп бәйрәмнәренең берсе.
Тәм-томнарсыз, бүләкләрсез нинди бәйрәм бәйрәм булсын ди?! Моның өчен Шушма елгасының бер ягында - сәнәгать әйберләре белән сату итүче сәүдә рәтләре, икенче ягында күчмә кафелар тезелгән иде.
Халык әлләни күп булмагангамы, шашлык һәм пешкән камыр ризыклары исе килеп торган урыннарда зур чиратлар юк иде. Бәлки тәмлене яратучыларны - гурманнарны - "тешли торган" бәяләр куркыткандыр, бәяләрне икеләтә диярлек арттырган иделәр. Бәйрәмдә тамашалар да күп иде: Чуаш Чабаксары, Красный Октябрь, Ленино һәм Зирекле авыл җирлекләреннән алып килеп күргәзмәгә куелган мини-музейлар, "Сувенир" ВИА чыгышы дисеңме һ.б.
Кечкенәләргә дә күңел ачарга мөмкинлек бар иде, аларга һич кенә дә күңелсез булмады. Балалар өчен иң кызыклысы - өч төрдәге батутларда сикерү булгандыр, мөгаен, шулай ук курчак театры һәм уеннар да шәп булды, әйтергә кирәк, барысы да бушлай иде.
"Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре кечкенә "мода яратучыларның" битләренә һәм кулларына татуировка (төрле рәсемнәр) ясадылар, барлык спорт учреждениеләрен үз эченә алган Яшьләр бүлеге балаларга төрледән-төрле ярышлар үткәреп, мини-сабантуй оештырдылар, монда хәтта җиңелүчеләр дә бүләк алдылар. Түләүле (50дән 100 сумга чаклы: ишәктә, мотоциклда йөрү, кыска саплы сөңге атуда) уеннарда катнашучылар күп булмады. Бәйрәм азагында лотерея билетлары сатып алучылар арасында үткән уенда төп приз (мультиварка) Ольга Перевезенцевага эләкте. Сатылган 700 билетның (10 сумлык) 500гә якыны отышлы булды. Отышлар зур суммада булмаса да, лотерея хуҗалары кызыксынып уйнадылар.
Полиция хезмәткәрләре үз эшләрен намус белән башкардылар, халык арасында спиртлы эчемлекләр эчәргә омтылып торучылар да, исерек хәлдә йөрүчеләр дә бик күренмәде, юлларда да тәртип булды. Кизү торучы медиклар да бик тыныч эшләделәр: бәхетсезлек очраклары булмады.
Сабан туе тагы кайсы ягы белән яхшы соң - ул спорт ярышларында аның катнашучыларына шактый уңай эмоцияләр өстәп, үз көчеңне һәм җитезлегеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, ярышларны үткәрүдә үзгәрүчән график катнашучыларга ярышларның берсен дә күздән ычкындырмаска мөмкинлек бирде. Халык күңел ачуларга һәм төрле конкурсларга бик теләп кушылды, җитмәсә, бүләкләр дә бик шәп иде.
"Кулың белән балык тот" уены катнашучыларны, бигрәк тә малайларны, шактый җыйды, алар ярышларның башлануын түземсезлек белән көттеләр. Башта узыша-узыша "яр буеннан" балык тоттылар, суга җибәрелгән кечкенә балыклар аз калгач, чынлап торып су астында аулау оештырдылар. Шау-шу, чәрелдәү һәм су чәчрәтүләр дисеңме - бар да булды.
Быел призлар эленгән вертикаль багана мәйданнан читтәрәк иде. Акъярдан Рамил Халиков беренче үрмәләп, багана башындагы итекләрне алу бәхетенә иреште, аңа төп приз - тузан суырткыч бирелде. Икенче булып үрмәләүчегә кроссовкалар эләкте. Әтәч исә өченче табыш иде, аны беренче менүдә үк Рамилның абыйсы - Рөстәм Халиков алды.
Шунда ук өлкәнрәк ир-атлар, балалар кебек үк, таяк тартышу конкурсына керештеләр. Чүлмәк вату - төрле яшьтәге халык өчен иң яраткан уеннарның берседер, мөгаен, пластик чүлмәкләр (балчыктан ясалган чүлмәкләрдән ким түгел) катнашучылар туры итеп сугу белән ярылып та киттеләр. Шуннан ерак түгел генә катыктан акча эзләүче ирләр һәм малайлар мәш килде. Ә акчаны бер хатын-кыз оста таба алды.
Бу вакытта мәйданда балалар кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерделәр, ә аннары аларның әниләре һәм әтиләре дә уенга кушылдылар. Көянтәгә сулы чиләкләр алып йөгерергә дә осталык кирәк?! Бу, беренче карашка, шаян ярышның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: ярышта, гадәттә, яшь кызлар ярыша, чөнки шул рәвешле яшь кәләшләрнең пөхтәлеге һәм сакчыллыгы тикшерелә. Утын кисү һәм утын яру кебек яңа конкурска малайлар күбрәк җәлеп ителде. Әлбәттә, моңа кадәр мастер-классны ир-атлар күрсәтте. Мәйдан артында аркылы борыста капчык белән сугышуда катнашучылар шаяра-шаяра бер-берсен "кыйнадылар".
Сабантуй әләме артыннан Зирекледән Илфат Садыйков йөгерде һәм алып килде, аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Сабантуйда гер спорты һәм армрестлинг ярышы да зур уңыш белән уза. Гер күтәрүчеләр һәм кул көрәштерүчеләр ярышларга бик җитди карадылар. Армрестлингта 67 кеше үз көчен сынап карарга булды, гер спортындагы кебек үк, анда да 1-3 урыннарга акчалата призлар тапшырырга вәгъдә бирделәр.
Гер күтәрүчеләр арасында ул 4 категория буенча (яшүсмерләр, өлкәннәр, ветераннар һәм кунаклар) узды. Ярышның бу төрендә икенче ел инде кызлар да катнаша. Барлык призлы урыннарны Тубылгы Тау спортчылары яулады, беренче урында быелгы Европа һәм дөнья чемпионкасы - Гөлгенә Исмәгыйлева. Ветераннар арасында беренче урында (туган көненә зур бүләк!) яңачишмәле Александр Попков.
Быел авыш баганага бәйләнгән тәкәне алуга куелган шартлар кырысрак иде: аркылы борыста туктау һәм көтеп тору тыелды. Шуңа да карамастан, үз көчен сынап карарга теләүчеләр байтак (40 кеше) иде. Әлеге кагыйдәләрне бозмыйча, беренче дәгъвачыга беренче омтылыштан ук бәхет елмайды. Ул Красный Октябрьдән Антон Фокеев иде. Аркан тартышуда чертушлыларга тиңнәр булмады.
Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды. Кагыйдә буларак, көрәшне балалар башлап җибәрде, алар 6 авырлык категориясендә көч сынашты. Өч сәгать ярым бил алышканнан соң, көрәш буенча баш судья Рәфис Вафин ярдәмчеләре Марат Садыйков, Фәргат Вәлиев, Шәүкәт Госсаметдинов, Ринат Миннебаев, Илгизәр Гайнуллин, Рөстәм Мифтахетдинов һәм Ленар Мостафиннар белән җиңүчеләрне билгеләделәр. Элекке еллардагыча, җиңүчеләрнең күпчелеге, егетләр милли көрәш белән җитди төстә шөгыльләнүче, Акъяр, Шахмай, Чаллы Башы һәм Чертуш авылларыннан.
40 кг-га чаклы авырлыкта беренче урынны Чаллы Башыннан Илсаф Хәбибуллин яулады, икенче урында Акъярдан Ранис Шәйхетдинов, өченче урында - Зирекледән Инсаф Садыйков; 45 кг-га чаклы авырлыкта пьедесталда бары шахмайлылар булды: җиңүче - Динар Миннебаев, икенче урында - Ранис Баһаутдинов, өченче - Инсаф Баһаутдинов; 50 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Динар Шәйхетдинов җиңде, икенче урында Тубылгы Таудан Илгизәр Саримов, өченче - Аксубайдан килгән кунак Нияз Сабиров; 60 кг-га чаклы авырлыкта Шахмайдан Ленар Миннебаев - беренче урында, Чертуштан Нәзир Әхмәтвәлиев - икенче, Әдәмсәдән Раил Гибадуллин - өченче урында; 70 кг-га чаклы авырлыкта Шахмайдан Рәмзил Лотфуллинга тиңнәр булмады, икенче урында Әдәмсәдән Нияз Гатауллин, өченче - Чертуштан Рияз Хәлиуллин; 70 кг-нан югарырак авырлыкта Шахмай Сабан туе батыры Раил Заһретдинов җиңү яулады, икенче урында Чаллы Башыннан Самат Әхмәтҗанов. Балалар арасында абсолют батыр - Раил Заһретдинов.
Кунаклар арасында Түбән Камадан Ришат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады, ә кунаклар арасында узган ел җиңү яулаган Чаллыдан Илдар Сафиуллин быел икенче урында, Чистайдан Никита Жирнов - өченче.
Сабантуйның баш батырын ачыклау берничә сәгатькә сузылды. Көрәшчеләрнең күпчелеге бик матур һәм гадел көрәш күрсәттеләр: 65 кг-га чаклы авырлыкта Чаллы Башыннан Нәфис Миннебаевка тиңнәр булмады (сүз уңаенда, ул тиздән булып узачак Универсиадада катнашу өчен Рәсәй командасы составына кертелгән), икенче урында Шахмайдан Айгиз Ганиев, өченче - Акъярдан Дилүс Гайнуллин (былтыр авыл Сабан туенда батыр калган егет); 75 кг-га чаклы авырлыкта беренче урынга Илмир Гайнуллин лаек булды, икенче - Айнур Госсаметдинов, өченче Чаллы Башыннан Радик Гатауллин; 85 кг-га чаклы авырлыкта Чертуштан Булат Мусин җиңде икенче урында Акъярдан Илнур Госсаметдинов, өченче урында - Тубылгы Таудан Ринат Гыймадиев; 85 кг-нан югарырак авырлыкта "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Якупов беренче булды, икенче урында Шахмайдан Айнур Галимов (2012 ел авыл Сабан туе батыры), өченче - Зирекледән Илгиз Садыйков (атаклы көрәшче Марат Садыйковның ике улы да призлы урыннар алды). Ветераннар арасында Горшководан Шәүкәт Госсаметдинов җиңде, икенче урында Чертуштан Равил Гыймадиев, өченче - Тубылгы Таудан Ринат Гатин.
Быел да Сабантуйның баш батыры Чертуштан Булат Мусин булды. Аның җилкәсенә традицион приз - тәкә салдылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата призлар тапшырдылар.
2013 ел Сабан туе менә шулай оешкан төстә үтте, халык көн буена күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Ә якшәмбе, 16 июнь көнне безнең районнан зур делегация Мәскәү өлкәсендә Домодедовода узачак Сабан туенда катнашачак.
Азат МУСИН,
Евгений СТАРОВ,
Лариса ФЕДОРОВА,
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев